Туган як

Изгелек җирдә ятмый

Рания белән Риф бер-берсен бик яратып, ике якның да әти-әниләренең ризалыкларын алып, никах һәм ЗАГС аша матур гына гаилә корып яши башладылар. Туган-тумачалары, дуслары аларга сокланып карадылар, эш урыннары да әйбәт, яшәр урыннары да бар.

Ел артыннан ел уза торды, яшьләрнең әти-әни булу теләге көчәя барды. 7 еллап вакыт узгач, алар табибларга күренеп, өметләрен өзмәделәр.
Табиблар да: «Сезнең физиологик яктан бернинди тайпылыш-кимчелек юк, сабыр булыгыз, киләчәктә булыр», дип юаттылар. Ләкин вакыт аккан су кебек узды – тиздән икесенә дә 30ар яшь тулды. Ә бала һаман юк...
Рания түземлеге бетеп, иренә балалар йортына мөрәҗәгать итү турында сүз кузгата башлады.
– Рания, кадерлем, түзик инде, табиблар да, психологлар да өметне өзмәскә кушты бит. Ул бала йортындагы сабый нинди әти-әнидән туган бит әле?..Сәламәтлеге нинди? – дип уеннан кире кайтарырга тырышты ире.
Хатын алай да үз дигәненә иреште, сөйләшә, үгетли торгач, әниләреннән һәм Рифтан бер кечкенә кыз бала алып кайтырга ризалыкларын алды. Ире белән ул уллыкка алучылар өчен дәресләргә дә йөрде, белгечләр белән аралашты. Рания хыялларында кечкенә кызларының толымнарын үрде, аңа матур күлмәкләр кидерде.
Риф белән балалар йортына килеп кергәч, аларга 7-8 яшьләр тирәсендәге чем-кара күзле малай якынлашты, сораулар бирә башлады, яннарыннан китәргә ашыкмады. Рания сумкасыннан аңа шоколад алып бирде, Риф та күрсәтмичә генә нәрсәдер тоттырды. Малай рәхмәтен әйтте дә, «Бездә барысы да бар, кирәкми», диде.
Рания кыз аласы килүе турында онытты, Риф белән икесе арасына Илдарны утыртып, озак кына сөйләштеләр, сораштылар. Ә аерылышканда малай:
– Сез миңа ошадыгыз. Тагын килерсезме? – дип сорады.
Кайтканда, ир дә, хатын да, күпмедер вакыт сөйләшмичә барды. Аннары Риф:
– Әнисе, әллә Илдарны алабызмы? Ул миңа бик ошады. Өстәвенә, ятим. Тәрбиячесе әйтүенчә, аның әнисе дә балалар йортыннан булган. Авариядә үлгәч, баланың башка туганнары табылмаган һәм аны балалар йортына китергәннәр. Аны алып, әтиле-әниле итсәк, Илдарны да бәхетле итәрбез, үзебез дә бәхетле булырбыз, – дип сүз башлады.
Рания каршы килмәде. Берничә көн узып, ире белән балалар йортына барып, директордан нинди документлар кирәклеген сораштылар, аннары тагын берничә тапкыр Илдар янына килделәр, малайдан һич тә аерыла алмадылар. Рөхсәт булса, шул ук көнне алып китәргә риза иделәр.
Документлар әзер булгач, Риф эш буенча берничә көнгә командировкага китте. Кайткач, беренче эш итеп, ир Ранияне эштән каршы алды һәм алар Илдар янына килделәр. Бала Рифны күрүгә, йөгереп килеп, муенына сарылды:
– Мин сезне сагындым, килмәссез дип курыктым. Бүтән алай озакка китмәгез, – диде.
– Иртәгә сине үзебезгә алып кайтырбыз, Илдар. Син безнең улыбыз булачаксың, ә безгә әти һәм әни дип дәшсәң, каршы килмәбез, – диде Риф.
Кайтып кергәч, Раниягә соңгы тапкыр күренгән табибның шәфкать туташы телефоннан шалтыратып, икенче көнне табиб янына килергә кирәклеге турында әйтте. Ир белән хатын борчуга калды. Яман диагноз, начар хәбәр җиткерсәләр?..
Икенче көнне иртән Риф һәм Рания табибка юл алдылар. Табиб аларны елмаеп каршы алды:
– Мин бит сабыр булыгыз дидем. Менә нәтиҗәсе дә көттермәде. Рания ханым, сезне йөккә узуыгыз белән котлыйм! Риф әфәнде, әти булачаксыз! – диде ул.
Ир белән хатын башта ни дияргә белмәде, аннары елап җибәрделәр. Бер көнне ике бәхет: Илдарны да өйгә алып кайталар, тугыз айдан бәбиле дә булалар. Дөм ятим Илдар әти-әниле булды, ә Рания төшләрендә күргән матур кыз бала тапты. «Изгелек җирдә ятмый» дип юкка гына әйтмиләр, димәк...

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: