Туган як

Ирле ирсез булып яшәп, гомерем әрәм үтә

Булачак иремне яратып кияүгә чыккан идем. Ул - авыл малае, ә мин - шәһәр кызы. Атна саен авылга кайтып, кайнанамның тәмле бәлешләрен ашап, мунча кереп килә идек. Беренче киленнәре мин булганлыктан, кадерләделәр. Балаларны да эшкә өйрәтергә, тәрбияләргә булыштылар. Хәзер икесе дә мәрхүмнәр инде. Алар исән булса, бәлки бу хәлләр дә...

Булачак иремне яратып кияүгә чыккан идем. Ул - авыл малае, ә мин - шәһәр кызы. Атна саен авылга кайтып, кайнанамның тәмле бәлешләрен ашап, мунча кереп килә идек. Беренче киленнәре мин булганлыктан, кадерләделәр. Балаларны да эшкә өйрәтергә, тәрбияләргә булыштылар. Хәзер икесе дә мәрхүмнәр инде. Алар исән булса, бәлки бу хәлләр дә килеп чыкмас иде.
Иремнән зарланмыйм, малай сорап борчымады, ике кызыбызны да бертигез яратты. Ял көннәре җиттеме, кая да булса алып бару ягын карый иде. Дүртәүләп тә ял иткән чаклар булды. Эчеп кайткан чак-
ларында да тавыш күтәреп йөрмәде, акрын гына кереп ята иде. Балаларга андый чакта күренмәскә тырышты.
«Ире үлгән икән, и мескен», дип уйларсыз. Юк, үлмәде ул, үткәннәрне сагынып сөйләргә генә калды. Дүрт-биш еллар элек иремне алыштырып куйдылармени. Безнең шулай матур яшәвебездән көнләшүчеләр табылдымы, әллә берәр сихергә тап булдымы, белмим, көн дә саен салып кайта башлады. Тора-бара эшеннән дә кудылар. Ә бит иремне «алтын куллы», диләр иде. Күрше-тирәдәгеләргә дә гел булышып торды.
Хәзер куллары балта-чүкеч түгел, рюмка гына тотарга ярый. Көненә ничә «чәкүшкә» эчкәнен дә белми. Шешәләр белән өстәл өсте дә, идәннәр дә тула. Баштарак, кеше-кара күрмәсен, дип чүплеккә ата иде, хәзер, киресенчә, «күрәсезме, мин бүген бер шешәгә күбрәк эчтем», дип үзенчә мактана. Өйдәге сасы «перегар» исенә чыдарлык түгел. Чит кешене өйгә чакыру турында уйлыйсы да юк. Кызларым да дус кызларын өйгә китерә алмыйлар. «Сез бик байдыр, шуңа өегезгә кеше кертмисездер», диләр иптәшләре. «Өйгә кеше килгәнне әтием өнәп бетерми», дип котыла кызларым. Бигрәк тә олы кызымны жәллим.
Йөргән егете әти-әнисе белән сорарга килмәкчеләр икән. Никах та кыз өендә укылырга тиеш бит әле. Нәрсә эшләргә дә белмибез. Белеп алсалар, «эчкече кызы кирәкми», дип, кире кагулары да бар. Кече кызым әле яшьрәк. Шулай булса да, алдан фикер йөртә: «Мин егетләр белән йөрмәячәкмен дә, кияүгә дә чыкмыйм», ди. Балаларның ни гаебе бар, әле башланмаган да тормышларын нигә җимерергә? Бергәләп сөйләшеп тә карадык, файдасы гына тими. «Мин алкаш түгел, эчәсем килми, нигәдер эчәм, менә хәзер дә эчәсем килми, ә эчәм, ни өчен икәнен дә бел-
мим», ди.
Кызганып та куям үзен, кайчандыр лачындай ир-егет иде бит ул. Сөйләсә -
сүзе үтә, эшләсә эше куандыра иде. Хәзерге вакытта балалар - әтиләре була торып та әтисез, ә мин 45 яшемдә - ирле ирсез. Ярый әле, балаларым кызлар булганнар. Аллам сакласын, ир бала булып, бергәләп әтиләре белән эчеп йөрсәләр, нишләр идем?! Бер атаның ундүрт яшьлек үз улын сыра эчәргә өйрәтүен күреп шаклар каткан идем. Кеше арасында сүзе үтмәгән әти кеше улы белән тәмәке тартып, сыра эчеп утыргычта утырып көннәрен үткәрәләр.
Иремә акчаны кемдер әҗәткә бирә, эчәргә сораганын белеп торалар, барыбер, бирәләр. Кемдәдер көнлекче булып эшләп әҗәтен дә түли, эчәренә дә кала. Элегрәк әле иске әйбер төзәтештерә иде. Хәзер иске-москы белән бүлмәләр тулды. «Ремонтлыйм, кирәге чыгар, тимә», дип кагылдыртмый да.
Бу минем зарланып язуым түгел, ни булса да, ул - гомер иткән ирем, балаларымның атасы. «Нигә интегергә?! Аерыл», дигән гадәти киңәшне бирер үзе шундый тормышта яшәмәгән кеше. Кул көчем белән туплаган мөлкәтне калдырып яки бүлгәләп әрәм-шәрәм итәсем килми. Яхшы чакларын уйларга тырышам.
«Нигә куып чыгармый-сың», дип әйтүчеләр дә юк түгел. Мин өйдән кусам, кая барыр соң ул? Урамдагы «бомж»лар янынамы? Оятын кая куярсың?
Аны ташлап чыгып китеп, икенче ир тапсам да, үз исерегемнән анысы яхшырак булырмы? Яхшы ирләр үз хатыннарыннан артмый, ә инде һәр тиенен санап вакчылланучы сараннарыннан, начарларыннан Аллам
сакласын.
Аптырыйм, ничә еллар буе көн саен эчүгә ничек эчке әгъзалары чыдый икән? Телевизор кабызсаң, кемдер ялган аракы эчеп үлгән яки агуланган, кемнеңдер үпкәләренә су җыелган, эчкәнлектән, паралич суккан яки йөрәге туктаган, дигән хәбәрләр ишетәсен. Алардан да курыкмый. «Миңа бернәрсә дә булмый, минем эчем спиртланган», дип көлә генә. Эшкә керергә дә үгетләп карыйм. «Эшләп кем баеган, хөкүмәтне баетыр хәлем юк әле», дип яраткан җавабын кабатлый.
Берәр көн айнык булса, сөенеп бетә алмыйбыз, бәлки башка эчмәс, дип өметләнәбез, тик өметебез генә акланмый, акчасы беткән чак кына була икән. Һәр кичне, бәлки төзәлер, башка эчмәс, дигән өмет белән йокларга ятабыз. Әмма яктылык күренми, һаман баш ташлап эчүен генә белә.
Гөлсинә ЯББАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: