Туган як

Ирексездән шаяртты

Үзе белән булган бу хәлне миңа кайнанам кайчандыр сөйләгән иде. «Балаң тормыш иптәшен үзе сайласын, ә син киңәшеңне бир», – дигәнне бер дә онытмыйм.

Ирназ ишектән керә-керешкә шатлыгын әнисе белән уртаклашасы килеп:
– Тиздән син дә килен хезмәтен күрә башларсың, – дип, авызын ерып, әнисен кочаклап ала.
– Рәхмәт, улым. Миңа ошаган, сиңа күптәннән тәкъдим иткән кызгамы?
Хәбирә апа үзенә кирәкле җавапны көтеп, улына текәлде. Гөлфия турында сүз баруын Ирназ аңлап алып:
– Юк, аңа түгел. Минем яратып йөргән кызым бар. Сиңа бик ошар, тиздән таныштырырмын. Мин аны сиңа ошатып яраттым, – дип җавап кайтарды.
Ярамаган сүз дә әйтмәде кебек, әнисенең кәефе китүен күреп уңайсызланып калды Ирназ. «Әйттем, бетте, минемчә булыр Моңа кадәр сүземнән чыкмадың, бу юлы да минемчә булыр, күз күрмәгән, белмәгән кешене килен итеп өемә кертәсем юк», – дип, әнисе сөйләшүгә нокта куйды.
Егет уйга калды. Ни өчен яраткан кешесен яратмаганга алыштырырга тиеш соң әле ул? Чыннан да малай чакта ук әтисе юл хәрәкәтенә очрап булганнан
бирле аны әнисе ялгызы гына аякка бастырды, кеше итте. Улы да аның сүзеннән чыкмады, тәрбияле булып үсте. Аңа беркайчан каршы килмәде, әмма бу очракта?..  Хатыны белән аңа гомер итәсе!
Бу юлы да мәсъәләне уңай хәл итәр өчен тырышырга кирәк. Фәрдәнә белән уртак сүзгә килеп ирек-сездән шаяртырга булдылар. Килен кайнана  туфрагыннан ярала, ачуланышулар берничек тә булырга тиеш түгел.
...Ирназ белән Фәрдәнә институтта укыган чакта бер парта артында утырып, бер-берсенә тиз арада ияләшеп, дуслаштылар. Бу дуслыкның мәхәббәткә әйләнәсе көн кебек ачык иде. Бу турыда Хәбирә апа каян белсен?
Әнисе белән булган сөйләшү турында егет сөйгәненә бәян итте. Бергәләп уйлана торгач, уртак бер фикергә килделәр, «өчпочмак» уенын
уйнарга булдылар. Шулай итеп Ирназ әнисенә ошаган кызны 1-2 атнага «килен» итеп алып кайттып та куйды:
– Менә, әни син теләгән кыз, бергәләп яшәгез, ә мин командировкага киттем. Ике атнадан кайтырмын – дип, «ясалма киленгә» яшерен генә күз кысып, чыгып китә. («Командировка» дигәне Ирназ белән Фәрдәнәнең туйга әзерләнүе икән).
Өйдә калган «килен» Хәтирә апаны яратса да, яшьләр белән дә бик дус иде. Шуңа күрә килешү буенча гел кирегә, усалча кыланырга тиеш була. Күтәрелеп авыр сүз әйтә белмәгән ана таныш кызның үзгәрүенә исе китеп, улының кайтуын төннәрен йокламыйча көтә.
«Нәрсә булган бу балага? Алыштырып куйганнар, диярсең... Бер дә андый түгел иде бит. Әнисе дә итәгатьле кешеләр. Кыз вакытта яхшы булып, килен булып төшкәч үзгәргәнен белсәм?! Улым тизрәк кенә кайтсын иде, теләгенә каршы килмәм», – дип көне-төне уйланды Хәтирә апа.
Кесә телефоннары булмаган заман. Ана тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, улы кайтканын көтә. Анысы да, үч иткәндәй, өйгә ашыкмый. Килене белән узган ике атна ике ел булып тоелды.

– Әни, мин кайттым! Хәлләрегез ничек?
– Бар да яхшы, озак көттердең, – дип әнисе улын кочаклап алды. Аны-моны сөйләп улының кәефен төшерәсе килмәде аның. Яраткан балаң өчен барын да җайларга тырышасың шул. Хәтирә апа да алдагы көннең яхшы булуына өметләнде һәм ялгышмады.
Бүлмә яктан «ясалма килен» чыгып:
– Хәтирә апа, гафу ит, малаеңны яратмыйм, синең киленең була алмыйм, сине рәнҗетәсем килми, син яхшы ана, – дип саубуллашып чыгып китә. Озата чыккан Ирназга:
– Ярый әле ике атнага гына киттең, үзем әниеңне кызганып куйдым, бик каты бәрелмәсәм дә килешүне үтәмичә дә булмый, дип түздем. Ризалашуыма үземне битәрләдем. Бәхетле булыгыз, әниегезне рәнҗетмәгез, аның яхшы кеше икәнен беләм, – дип кулын биреп саубуллашты.
– Минем сүземә карап яраткан ярыңнан аерыла күрмә, балакаем.Сиңа аның белән гомер итәсе. Сиңа миннән теләк шул.
Шулай итеп йортка килен төшә. Авылның саф күңелле «ак әби» булган Хәтирә апаның килене үзе кебек булуына бер дә шик юк.
Ирназ белән Фәрдәнә бик матур гаилә булып гомер иттеләр, яхшы балалар тәрбияләделәр. «Өчпочмак» уены башка телгә дә алынмады. Аның серен сезгә генә чишәм. Дөнья булгач ниләр генә булмый, «ясалма килен» – ул мин идем, яратканнар бергә булсын өчен ниләр генә эшләргә туры килми. Аерылу газаплары берәүләрнең дә гомерләрен кыскартмасын, канатларын аермасын, сындырмасын.

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: