Туган як

Ир, сөяркә, темасын дәвам итеп...

Чын ирләр, идеал хатыннар бармы? Безне, өлкән буын кешеләрен, бүгенге көндә гаиләләрнең тотрыксыз булуы борчый. Беркемгә дә сер түгел, ЗАГС мәгълүматыннан күренгәнчә, дистәләгән чит ил машиналары белән шәһәр урамнарын шау-гөр китереп, әле генә зур-зур туйлар уздырган гаиләләрнең яртысы таркала. Мәхәббәт җимеше булып туган балалар я әтисез, я әнисез кала. Ул...

Чын ирләр, идеал хатыннар бармы?
Безне, өлкән буын кешеләрен, бүгенге көндә гаиләләрнең тотрыксыз булуы борчый. Беркемгә дә сер түгел, ЗАГС мәгълүматыннан күренгәнчә, дистәләгән чит ил машиналары белән шәһәр урамнарын шау-гөр китереп, әле генә зур-зур туйлар уздырган гаиләләрнең яртысы таркала. Мәхәббәт җимеше булып туган балалар я әтисез, я әнисез кала. Ул балаларның ни гаебе бар? Сугыш елларында андый балалар ятим үстеләр, кимсенеп яшәделәр. Балалар йорты төрле ятим, караусыз балалар белән тулды. Инде сугыш беткәнгә дә 70 ел узды. Хәзер балалар йортын бетереп, гаиләләргә тарату белән шөгыльләнә дәүләт.
Минемчә, ныклы гаилә - көчле дәүләтнең нигезе. Гаиләнең бик тиз таркалуына китергән сәбәпләр гади генә: гаилә коруга яшьләрнең җитди карамавы, секс-мекс белән артык кызыксынып, «сулга»йөрүләре, социаль-икътисади кыенлыклар, дин һәм милли гореф-гадәтләрне инкарь итү һ.б.
Хәзерге өлкән буынның да яшь чагы бар иде, әмма гомерлеккә дип өйләнештеләр, аерылышу зур гөнаһ һәм гаеп саналды. Ул елларда гаиләләрдә 5-6 бала үсте. Гаилә башлыгы булып, ирләр саналды. Безне әниләр: «Әтиегезгә әйтермен, болай эшләмәгез», дип кисәтәләр иде. Бу, гаиләдә ата кешенең авторитетын саклауга никадәр зур урын бирелгәнен аңлата.
Шул уңайдан, бер танышымның әле яңарак кына башлы-күзле булган улы гаиләсе турында сөйләгәне искә төште. Беренче айларда тыныч кына йөргән, тавышы да үз яныннан ерак китмәгән килененең үз атасына җикерүен ишетеп, бу танышым бик нык гаҗәпләнгән. Ике кода очрашкач, табында ирләрчә бераз кәефләнеп, сөйләшеп утыру - гадәти нәрсә. Шуның өчен кода кешенең кызы атасын эт итеп сүгеп ташлаган, хәтта каенатасыннан да оялмаган. Икенче берсендә кодагыеның шул ук кодага урам бетереп җикерүенең шаһиты булырга туры килгән бу танышыма. Кунакка кайткан булганнар. Кунак, җитмәсә, кода-кодагыйлары барында акылы булган кайсы хатын гына шулай кыланыр икән? Танышым шул хакта сөйләде дә: «Улымны да киләчәктә шундый ук язмыш көтәр инде, ир кешне, атаны хөрмәт итмәгән гаиләдә нинди тынычлык булсын?! Бердәнбер улым хатыннан уңмады», дип уфтанып утырды.
Моннан нинди нәтиҗә ясыйбызмы? Ирегез үзен чын ир, гаилә өчен җаваплы итеп тотсын дисәгез, иң элек, үзегез акыллы хатын була белегез. Гаилә ул - ирегез белән икегезнең уртак байлыгы, уртак сере, уртак тынычлыгы. Хатын буларак, үз гиаләгез эшенә каенанагызның катнашуын яратмыйсыз бит. Шуның шикелле үк, үз анагыз да сезнең гаиләгә тыкшынмасын. Кияүне яманлау, тырнак астыннан кер эзләгәндәй, гел аннан гаеп эзләү, юк-барга да бәйләнеп тору гадәте бар икән анагызның (тамчы тама-тама ташны тишә), димәк, сез гаиләне таркату юлына баскансыз. Әниегезнең туктаусыз тукып торуы ахыр чиктә үз нәтиҗәсен бирәчәк, ирегез яки сезне ташлап китәчәк, яки сез гомерегез буе аның чит хатыннар янына җан тынычлыгы эзләп чабуына түзеп яшәргә тиеш буласыз.
Сез идеал хатынга тиешле шартларны үтәгән һәм ирегезне һәрчак ачык йөз, тәмле ризык белән каршы алган очракта, гаилә бөтенлеге сакланыр. Әгәр сез үзегез шул идеалның тормышта гәүдәләнеше икән, ирегезнең дә үз хыялыгыздагы идеалга тиң булуын таләп итә аласыз...
Егерменче гасырның соңгы сигез дистә елында безнең җәмгыятьтә ирләрнең гаиләдә роле кимүгә китергән бик күп үзгәрешләр булды. Совет системасы хатыннарны өйдәге аш-су бүлмәсеннән дөньяга чыгарып, ирләр белән тигез хокук биреп бозды. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүгенге көндә кайбер гаиләләрдә, хәтта хатыннар ирләренә караганда күбрәк акча алып, җир җимертеп эшлиләр. Өстәвенә, совет системасын җимереп, ир-атны эшсез калдыргач, ягъни гаиләсен алып барырлык хезмәт хакы алу хокукыннан мәхрүм иткәч, алар баш ташлап эчә башладылар. Эчүчелек шактыен юлдан яздырды.
Ә бит чын ир - нык холыклы (башына ни килде, дөресме-дөрес түгелме, шуны эшләү белән бутамагыз), физик яктан сәламәт, кыю-батыр, юмор хисенә бай, теләсә нинди хәлләрдә дә югалып калмый, хатын-кызның кайбер кимчелекләрен кичерә белә, сүзен эше белән дәлилли, беркайчан да тавыш-гауга чыгармый, хатынының үпкә-ачуын тыңлый белә һәм аны юату юлларын таба. Ул гаиләдәге һәр эшкә хатыны белән киңәш итеп керешергә тиеш.
Чын ирнең дәүләт эшендәге хатынына өйдәге җыештыру-юыштыру, ашарга әзерләүдә (бу ирләр эше, бу хатын-кыз эше дип аермыйча) булышуы, янәшәсендәге хәләлен иркәли белүе дә шарт. Әгәр ир кеше бөтен эшен ташлап, көннәр буе телевизор каршында диванда аунап гомерен уздыра икән, аннан гаилә тоткасы булырлык чын ир чыгуы икеле.
Эштә ачу чыккан, арып кайткан вакытлар була. Шул халәтен хатынына белгертмәскә, аның үзен каршы алуына шатлануын сиздерергә тиеш ир кеше. Чыр ир хатынын акчасызлыкка дучар итмәс, тырышып эшләр. Бик кыйммәтле әйберләр алмаса да, һәр бәйрәм, юбилейларда сюрпризлар оештырыр.
Идеал чын ир һәрбер хатын-кызга кирәк булса да, бүгенге көндә бер генә хатын-кызның да, кайсыбызгадыр бармак белән төртеп, «менә бу чын ир», дип әйтүе икеле. Чөнки алда санап киткән таләпләргә туры килгән ирләр әле тумаган. Чын ир - хатын-кыз хыялы һәм ул реаль тормыштан бик ерак. Хыяллану кирәк, хыял кешене яшәтә, алга алып бара...
Кызганыч, идеал ирләр булмый, идеалдан ерак тотучы сыйфатлар һәрберебездә җитәрлек. Инде идеал ирне үк тапмаса да, хатын-кызга - үзен яратучы, чәчәкләр бүләк итүче, хезмәт хакын тулысынча кайтарып бирүче, үзенең һәр сүзен тыңлаучы ир кирәк.
Әмма ирләрнең кулыннан эш килгәне дә, берни булдыра алмаганы да гаилә башлыгы булып калырга тырыша. Үз кирәген исәпкә алмаганда, акчаны юкка-барга тотуны өнәми, шулай ук, «хатынга ярыйм», дип, системалы рәвештә аш-су әзерли торган газ плитәсе янында басып торуны да кулай күрми ир-ат.
Гаилә учагын саклау, балаларны тигез гаиләдә игелекле итеп тәрбияләү өчен, чын ир булырга омтылучы ир-атка һәм, гаилә учагы җылысын саклау бурычы йөкләнгән хатын-кызга бу язмадагы кайбер киңәшләр ярдәм итәр дип өметләнәм. Без өлкәннәр, моңа ышаныч белән карыйбыз, гаиләләр озын гомерле һәм бәхетле булыр дип ышанабыз.
Суфиян МИНҺАҖЕВ.
 
Соңлаган үкенү
Күзләрен бер ноктага төбәп, хатыны караваты янында ничә көннәр буе йокысыз утыра Әнвәр. Калган гомерен бөтенләй йокламаска да әзер ул, хатыны Нәзирә генә терелсен.
Гомер буе җитәкче булган Әнвәрнең оештыру сәләте дә, кул астында эшләүче хатыннарны алдап-йолдап үз ягына карату сәләте дә булды. Эштә булган кырыслык, үзе белән өйгә дә ияреп кайтты. «Кеше кебек каршы ала да белмисең», «Нигә тузан сөртелмәгән», ашның тозы юк, яки, киресенчә, артык тозлы» - шундый юк-бар белән теңкәсенә тиде ул хатынының.
Андый кешене, тырнак атсыннан кер эзләүче, диләр. Алай гына да түгел, «Саниягә тун алдык», яки «Галиягә кыйммәтле йөзек бүләк иттем», я булмаса «Бүген Наилә белән яңа квартирда булдык», дип Нәзирә апаның болай да яралы йөрәгенә тоз салды. Хатынының туган көне кайчан икәнен дә онытты. Бәйрәмнәр җитсә, нинди дә булса сәбәп табып чыгып китү ягын карады.
Зур гына оешмаларның берсендә кадрлар бүлегендә эшләүче хатынының хезмәте урынына ашкынып торуына аптырый иде, әмма төпченергә теләге булмады Әнвәрнең. Төннәрен йокысыз уздыруына да исе китмәде.
«Бала да таба алмыйсын, кысыр сыер бит син» дип, җай чыккан саен хатынын тиргәсә дә, гаепнең үзендә икәнен Әнвәр аңлый. Бала булмагач, алимент та түлисе булмый дип, артык иркенәеп тә йөрде бугай инде хатын-кыз артыннан. Ә хатыны гомере буе Аллаһыдан бала сорады. Балалы хатыннарга карап, көнләшеп гомере үтте бичара хатынның.
Кеше янында песи кебек йомшак, матур телле булып кыланды Әнвәре, урындыгын да китереп бирде, кочаклап та алгандай итте. «И-и, бигрәк яхшы инде синең Әнвәрең, минеке шулай булса иде», дип үзләре алдында ук мактаучы танышларына Әнвәрне каралытп бер сүз әйтмәде Нәзирә. Елмая гына иде. Көлсәң дә, еласаң да - бер авыз, диләр бит. Әнвәрнең әнисе дә, бер дә зарланмаучы киленен үз итте. «Начарлыкларыңны үлгәч тә онытмамын, ичмасам Аллаһыдан курык. Килер бер көн, үкенерсең, тик соң булыр», дигән иде шул әнисе. Ник шул чагында аны ишетмәде икән Әнвәр?! Кикрик шиңгәч, түрә урындыгыннан төшкәч, чит илләргә үзе ялга ияртеп йөрткән сөяркәләренә дә кирәге калмады Әнвәрнең. Хатыны да авырып, урынга егылды.
Кая гына барып, нинди генә табибларга, әбиләргә күрсәтеп карамады хатынын. «Нервылары тәмам какшаган, бар чире - шуннан», диләр табиблар. Файдасы булса, бар байлыгын да бирергә риза ул. «Бераз катырак та була белмәдең, китәм дип куркытмадың, хәзер дә дәшмисең», дип әллә ачуланып, әллә аптыраганнан, ак җәймә өстендә күзләрен йомып ятучы хатынына эндәшә Әнвәр.
«Терелә генә күр, синнән башка беркемгә дә кирәкмим, ташлап китә генә күрмә», дигән сүзләрне Әнвәр көненә ничә мәртәбә кабатлаганын үзе дә белми. Әмма Нәзирәсе кайтарып бер сүз дә әйтми, әллә хәле начар, әллә Әнвәрне кичерә алмый...
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
 
Сөяркәсе корсак төшертте
Бигрәк сәер икән бу дөнья. Әгәр дә училищеда укыганда, миңа кияүгә чыккач, ирең өстеңнән йөриячәк, сөяркәсе аннан корсакка узачак, дисәләр, тамчы да ышанмас идем. Чәчәктәй саф, күңелнең җырлап кына торган чагы бит. Юлымда очраячак егет тә гомере буе мине генә яратачак, беркайчан да сүзгә килмәячәкбез. Елмаеп-көлеп кенә яшәячәкбез... Әйе, шундый саф уйлар иде башымда. Ирем булачак егет белән озак йөрмәдек, өйләнештек.
Чыннан да, ул бар яктан да килгән ир булып чыкты. Көнләшми, кул күтәрү түгел, авыр сүз дә әйтми. Эше генә авыррак булды. Язу-сызу белән бәйле булгач, кичләрен дә калып утыра, ял көннәрен дә эш урынында уздыра. Хезмәт хакын вакытында алып кайтып тапшыргач, әзерләгән ризыгымны яратып ашагач, улыбызны яраткач, миңа тагын ни кирәк?! Күңелдә чебен канаты кадәр дә шик юк, дөньям түгәрәк, башым күккә тигәндәй яшим.
Әмма бәла аяк астында гына икән шул. Авырдым, дәваханәнең хатын-кызлар бүлегенә салдылар. Авылдан әни килде, өйдә ашарга әзерләп, улыбызны мәктәптән каршы алып-озатып калу өчен. Иремнең вакыты юк, кайсы дәваханәгә ятасымны әйтеп, башын катырып тормадым. Шул дәваханәдә очраттым да инде мин аны. Гаилә торышымны бозган хәл болай булды.
Бер иртәдә коридорда шәфкатьы тыз-быз чабып йөри башлады. Районыбызда хәтәр танылган сәхнә йолдызын, яшь кенә кызыйны китергәннәр икән. Яшь дигәч тә, ире дә, нәни баласы да бар ди үзенең. Бала тапмакчы булган да, яралгы дөрес урынга урнашмаган, канын күп югалткан бу... Барыбыз да кызганабыз үзен (ул чакта каян белим әле иремнең сөяркәсе икәнен). Берничә көннән аякка басты. Әллә ни кеше белән аралашмый, күбрәк кесә телефоныннан сөйләшеп уздыра вакытын...
Берсендә шулай, аскы каттагы бер кабинетка анализ бирергә төштем дә, шуннан үзем яткан катка менеп киләм. Баскыч буйлап тагын аз гына менәсем калды дип, көч-хәл атлый идем, колагыма иремнең тавышы ишетелеп киткәндәй булды. Тутап калдым. Шик юк, ирем кемнедер юата: «Йомшак песикәем, түз инде. Үзеңне ничек яратканымны белсәң иде?! Бала, чынан да, минеке идеме?» Аңа, ана мәче мыраулавыдай, ниндидер иркә тавыш кушыла: «Кемнеке булсын ди инде?! Ирем белән йоклаганым юк. Бала белән ул - бер бүлмәдә, мин - икенчесендә. Синеке иде монысы, башка беркемнеке дә түгел!». Тынып калдылар... Аягыма гер асканнармени, чак-чак сөйрәп, баскычтан атладым. Ирем кочагына сыенып бетеп, теге сәхнә йолдызы үбешеп тора. Күкрәгемне тутырган иңрәү тавышы коридорны яңгыратыр дип уйламаган идем. Болар, ток тоткандай, бер-берсеннән читкә ыргылдылар. Иремнең кулындагы пакеты идәнгә төшеп, алмалары баскыч буйлап тәгәрәде, минем аяк астына...
Күз яшемә төелеп, бүлмәмә кердем, ирем мине, хәтта, туктатмады да, гафу да үтенмәде. Сөяркәсе белән аралары өзелдеме икән, анысын белешкәнем юк. Бер үк квартирда торсак та, ул минем өчен үле! Ә бит тормышыбыз ничек әйбәт иде.
Әлфия СӘЛИМОВА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: