Туган як

«Җиләкнең эреләрен генә сайлап җыябыз»

Татар халкы уңган ул. Шәһәр кешеләре дә җәен иренеп тормыйча, җир җиләгенә, гөмбәсенә бара, мәтрүшкәсен дә җыя. Дөрес, соңгы елларда сатып алырга гына теләүчеләр арта бара, әмма җыючылар да һич кимеми.

 

Шундый бер гаилә белән сезне дә таныштырасым килә. Галия һәм Мингаяз Минһаҗевлар кышын урамга бөтенләй диярлек чык­мыйлар. Кибеткә барып, кирәк-ярагын күпләп алалар да, атна буе өйдә утырырга мөмкинннәр.

Әмма яз җитү белән алар – бакча­да. Бер карасаң, инде тавык сатып алганнар, икенче карасаң, мәш килеп теплицага кыяр һәм поми­дор утырталар. Галия апага – 70, Мингаяз абыйга 76 яшь булуы­на карамастан, тынгы белмиләр. Бакчада уңышлары иң яхшысы булырга тиеш: шуңа да иң эре кура җиләге – аларныкы, кеше күрмәгән үлән-чәчәкләр аларда гына үсә, кыяр-помидорны да иң иртә алар ашый башлый.

Ә инде җир җиләге пешә баш­лагач... Бу яшьтә алар кебек җиләккә шулкадәр ашкынучы­ларны күргәнем булмады әле.

– Нишләптер, кечкенә вакытта җиләк җыярга яратмадым. Кияүгә чыккач, ирем белән Лениногорск шәһәренә күчендек. Бервакыт аның хезмәттәше җиләклек та­буы турында сөйләгән. Мингаяз барырга тәкъдим иткәч, кар­шы килмәдем. Ә анда... Маши­на белән килеп туктагач, беркая китмичә диярлек, бер 10 литрлы чиләгемне тутырдым. Лениногорск шәһәре урманында җи-ләкле аланнар күп. 20 дән артык ел шулай йөрдек, – дип искә ала Галия апа.

10 ел элек алар Түбән Камага, туганнары янына күченеп, яши башладылар. Әмма җиләккә йөрүне ташламадылар. Яңадан-яңа урыннар табып җыялар. Кайчандыр «дальнобойщик» булып эшләгән Мингаяз абый кирәк урынга юлны тиз таба. Бер елны Ташлыкка барсалар, икен­че елны – Благодатная авылына. Быел исә Тетвель һәм Зирекле авылы тирәсендә биш литрлы чиләк белән 40 ка якын чиләк җир җиләге җыйганнар.

– Быел җәй җиләкле булды. Без җиләкнең иң эреләрен сайлап кына, бер чиләкне 1,5-2 сәгать эчендә тутырабыз. Барган саен 4-6 чиләк җыябыз. Туктаган­га бер атна гына булды. Саткан­да, кешеләр «үзебез бардык» дигәч ышанмый, «балалары­гыз җыеп бирә дә, сез сатасыз», дип әйтүчеләр күп, – ди Мин-гаяз абый.

Аларны, инде өлкән яшьтәге кешеләрне шулай таңнан китеп, җиләк җыярга нәрсә этәрә? Галия апа әйтүенчә, ул табигатьне, саф һаваны ярата. Шуңа күрә, җәен өйдә утырасы килми дә. Еланнан да курыкмыйлар. Югыйсә райо­ныбызда алар күп. «Без Аллаһыга тапшырып чыгып китәбез, шуңа күрә ул безне саклый», – ди Га­лия апа.

Уңышны ул сатып кына калмый: кайнатма белән чәй эчәргә ярат­кач, анысы да кирәк, туңдыргычка да кышкылыкка куя, ике чиләген киптереп куйган. Кырлыганы (иван-чай), мәтрүшкәсе дә җыелган, мунча себеркесе дә бәйләнгән Минһаҗевларның.

Хәзер алар гөмбә сезонын түземсезлек белән көтә. Гөреҗдә, бал­лы гөмбә, майлы гөмбә... Капчык-капчык җыеп кайткач, төн буе чистартып, эшкәртәсе дә бар бит әле! Әмма алар иренеп тормый.

Җиләккә йөрсәләр дә, бакчала­ры караулы. Бер генә чүп үләне дә күрмәссең. Быел 25 тавыкка да урын табылган. Кайнатмаларын, уңышларын Галия апа күпләп күчтәнәч итеп тә тарата. Тәмләп авыз итсеннәр!

– Кышын тагын кая барырбыз икән дип хыялланабыз. Йөрисе килә бит! Сәламәтлек булган чак­та өйдә утырасы килми, – ди ул.

Лилия Заһретдинова

Галия һәм Мингаяз Минһаҗевлар гаиләсе; Зирекле авылы җиләген җыйгач/ фотолар шәхси архивтан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: