Туган як

«Икенче ярыма кайнанам димләде»

Бу мәкалә Вәсилә ханым сөйләгәннәрдән чыгып язылды.

Авыл балалары, күрше-күлән күзе алдында булганга, үч төбендә кебек үсә. Кыз бала чагымнан ук Вазыйх исемле авылдаш малай белән бер чишмә суын эчеп, үзебез генә белгән аланлыктан җиләк җыеп, ярыша-ярыша бозлыкта шуып үстек, мәктәп юлын бергәләп таптадык, бер үк укытучылардан белем алдык.
Исеп киткән җилдәй тиз үтте балачак. Алдынгы механизаторларның таза тормышын күреп, мәктәптән соң Вазыйх «Үрнәк» училищесына юл алды. Аны тәмамлап, машина, трактор, комбайн йөртү таныклыгына ия булды. Авыл өчен иң кирәкле һөнәр бу. Әле кичке ялны оештыру, концерт- спектакльләр куюга яшьләрне җәлеп итә алу осталыгы да ачылды. Җитез, җор телле булганга, янында кызлар бөтерелеп кенә йөри. Минем югары сыйныфларда укыган чагым. Үземнән ике яшькә олырак шундый чибәр егет җыр-биюгә сәләтемне күреп алгач, аңа ошарга теләү көннән-көн арта барды. Клубка чыгу вакытын минутлап
саныйм, хисләрем ташкын булып кайный.
Авыл җирендә кемнең кемгә күз төшергәне тиз күренә. Шулай безне Вәсилә белән Вазыйх дип «парлап» куйдылар. Әни никадәр шәһәргә укырга китәргә үгетләсә дә, фермада калдым. Сыер саварга өйрәнәм дә, әнинең эшенә җиңеллек китерәм, имеш...  Вазыйхым никадәр җир сөргәне турында сөйләде. Күрешүләрнең һәр мизгеленнән тәм табып, бер-беребезнең сулышын тоеп, ай балкышында күп таңнар аттырдык.
Кичләрнең берсендә Вазыйх мәхәббәтен аңлатты. Бер-беребезгә нык терәк булып яшәргә вәгъдәләштек. Сыйныфташ кызларның кайсы укытучы булырга хыялланды, кемдер авылга фельдшер булып кайтам дип чыгып китте. Әнинең мине авыр ферма эшенә һич җигәсе килмәде, иптәш кызларыма
иярмәмме дип өметләнеп йөрде. Кая ул! Уемда бары Вазыйх кына... Мин ярәшкән кыз бит инде хәзер.
Туй итү бар йоласына китереп уздырылды. Килен төшү вакыты җиткәч кенә никадәр җаваплы адымга баруымны аңлый башладым. Яшем 19 тулыр-тулмас килеш чит йортта хуҗабикә эшләренә кереп китү авыр булыр кебек тоелды. Ипләп кенә эш җаена төшендерде кайнанам, килешмәгәнен килештерде, күңелемә юл тапты, үз итте ул мине. Каенсеңелләр тормышка чыгып кияү ояларына очты. Балага узгач, кыз тапсам иде дип теләдем. Вазыйх малай көтте, әле тумаган улын бер белмәгән һөнәрләргә өйрәтү хыялына чумды.
И куандым соң башта кыз, ә артыннан ук ир бала авыз салгач! Игезәкләр карауда кайнанам нык булышты, ике айдан соң ук эшкә чыгуыма һич каршы килмәде. Мин читтән торып укырга керү турында уйлый башладым. Тәрбияче булу иде теләгем. Вазыйх инде энергетика институтында өченче ел белем
ала.
Тормышыбыз көйле генә тәгәрәде. Вазыйх елга ике-өч тапкыр имтиханнарга барып йөрде. Аның шәһәрдән кайтуы үзе бер бәйрәм кебек тоелды. Бәхет үлчәп кенә биреләдер шул. «Шап» иткәндәй өзелде дә куйды ул. Дүртенче курс имтиханыннан соң Вазыйх кайтмады.
Шулкадәр хафага төштек, ни уйларга да белмәдек. «Ачуланмагыз, мин шәһәрдә калам» дигән хәбәре килеп ирешкәч, кайнана миңа ни әйтергә белми бер мәл аптырап йөргән. Шулай шәһәр тормышы үзгәртте минем Вазыйхны, бер чибәркәе башын әйләндергән дә куйган. Хатыны да, игезәкләре дә тиз онытылган. «Ир бирмәк – җан бирмәк», диләр шул, дөньяда яшәвемнең яме китте. Иртән балалар хакына аякка торып басам, кулымнан эш төшмәсә дә, күңелем гел төшенке. Шулкадәр бирештем ки, хастаханәгә кереп дәваланырга туры килде. Балалар әтиләре кайчан кайтуын сорап үзәкне өзде. Акылга килер бәлки, дигән өмет белән яши бирдем.

Кайнанам белән кайнатамның сүзе шул булды: «Әгәр дә мәгәр башка хатын ияртеп кайтса, бездә урын тапмас. Бары син безнең киленебез, кызыбыз
урынына күрәбез, ә без синең терәгең булырга тырышырбыз».
...Көннәр, айлар, еллар узды. Гомер юлын бергә үтәргә сайлаган ярым гомерлек булмады, димәк. Юллар тәмам аерылганын аңлаганчы ун ел узды. Ир хатыны булып килгән кеше идем, инде ирем янымда булмагач, нигә монда яшим дип, бу йортта үземне чит кеше итеп тоя башладым. Эштә вак-төяк сәбәп табып, еш кына соңарып кайттым. Кыенсынганымны сизде, күрәсең, кайнанам юату сүзләрен табып, үз яннарында калуга күндерә килде. Ике бала белән чыгып китәр чара да юк шул, төп йортта өч балалы энем гаиләсе яши. Каенсеңелләр дә әти-әниләре янында калуымны хуп күрде.
Балавыз сыгып утырырга ирек бирмәде кайнанам. Югары белемле булдым. Камыр ризыкларына, кул эшләренә тәмам остардым. Утыз биш яшем тулу көненә бик мул чәй өстәле әзерләдек. Ә инде кич утырып, чынаяк җыештырырга тотынган гына идем, кайнанам үз фикерен тәгаенләргә булды:
– Без картлар белән вакытың уза, балаларың тәрбиядә, чәчәк аткан чагыңны әрәм итмә. Бүген белән көн бетми дигәндәй, сиңа да гаилә корырга кирәк, дип әйтәсебез килә. Әнә электр эшләре остасы Габдулланың күзе төшкән сиңа, үзе белгертергә кыймый. Ник һаман өйләнми йөрүен әйтте бер көнне, армия елларында хатлар язып торган кызы кайтуына кияүгә чыгып куйган. Үртәлгән бик, күңел ярасын оныттыргансың син, – диюе генә түгел, бигрәк тә, кайнананың яучы булырга теләве нык уйга салды мине.
Кыштан соң яз килә бит. «Яучым» әйбәт булып чыкты дисәм дә артык булмас, ризалаштым. Габдулла белән кушылдык. Кода-кодагыйлар белән сөйләшеп, никах укытып, барлык мәшәкатьләрне үз өстенә алдылар да, шулай кайнанам белән кайнатам мине – киленне кияүгә биреп куйды. Уртак балаларыбыз булмады, Габдулла игезәкләремә нык тәрбия бирде. Ә мине янә парлы иткән кайнанам белән алга таба да аралашып яшәдек, урын өстендә авырып ятуга калгач, кадерләп карадым, хәер-фатыйхаларын алып калдым. Моңарчы туган йортына бер дә күренергә кыймаган Вазыйх әнисен соңгы юлга озатканда гына кайтты. Миңа туры карарга базмады, ә мин исә бер карап алуымнан ук аңа хатын-кыз кадере җитмәвен аңладым. Бүгенге бәхетем өчен кайнанама рәхмәтле икәнемне беләме икән ул!?

Суфиян Минһаҗев

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: