Туган як

Икеләтә хыянәт хәерлегә илтми

Мәктәп елларын искә төшергәндә, ахирәт дуслар турында сүз булмый калмый. Бер-берсенә тагылып йөргән теге ике дускай һаман серләрен бүлешәме икән? Менә шул сер бүлешүдә чама белмәү кайберләрен гомерлеккә аера да куя.

Айсылу белән Зәринә иртән мәктәпкә гел бергә чыгып китәләр иде. Зәринә бер яшькә олырак, шуңадыр, барын да белә, яңалыклар турында гел хәбәрдар кебек тоела иде Айсылуга. Ул үзе тыйнак кызлардан, китабына төртелсә, якын-тирәдә ниләр барын күрми дә. Чәч толымын тартып йөдәтүче малай-шалайны урынына утырта алмый, физкультурага чыкканда чаңгысын киеп өлгермичә аптырап бетә.

Үсә төшкәч, чаңгысын эләктереп бирүчеләрне дә, мәктәп чараларыннан озатырга теләүчеләрне дә күрә башлады. Уку алдынгылары рәтендә район буенча төрле бәйгеләргә җибәрә калсалар, Идрис исемле өлкәнрәк сыйныф укучысы булды аның терәге. Барганда-кайтканда ул кызны үзеннән калдырмый, рәттән урын алып куя, ә юлда сөйләшү гел бирем сораулары тирәсендә бөтерелә иде. Эх, болай чишәсе калган, җавабы башта гына йөргән икән бит! Күңеле Идрискә тартылу хисенә бирешмәскә тырышса да, күзләре тәнәфес вакытында гел аны эзләде, очраша калсалар, шул мизгел башыннан чыкмады.

Серләшергә дусты бар ярый, юкса, эчке халәте хисләр ташкыны белән тулы. Идрис дәресләрдән соң озаткалаганда, сүзләре бетмәде. Җәйләрен кызыклырак урынга барганда, юксынып утырмасын дип, Айсылу кайчагында иптәш кызын да ияртә иде. Мәктәпне тәмамлауга ук Зәринә, кыска гына курслар үтеп, эшкә урнашты. Идрис техникумда укый башлады да җайлы гына эш табылгач, укуын читтән торып дәвам итте. Айсылу исә мәктәптән соң ук Идрис укый торган шәһәрдә институтка керде. Идрис сессиягә килгәндә очрашулар гына җитмәгәнен аңлап, Айсылу да «заочка»га күчү турында уйлый башлады. Ә ул ял көннәрендә кайтканда, бер-берсеннән аерылмадылар, күңел ачуларга Зәринәне дә үзләреннән калдырмадылар.

Дус-дус, тик дустыңның кесәсенә кермә, диләрме. Керде инде Зәринә, дустының «йөрәк парәсе»нең нәкъ бәгыренә үрмәләп керә башлады. Башта егетне күзләре белән ашады, сәбәпле-сәбәпсезгә сыланып алгалады, үзен генә очраткаларга сәбәп эзләде. Идрисне Айсылу белән бергә күрүләрдән бөтенләй көнләшүгә сабышты. Ә бер көнне Зәринә Фәрит исемле егет белән танышты. Эреп китә алмады аның назларына, ә кайчакларда, Идрисне күз алдына китереп, үзе үк кочагына атылды. Балага узганын белгәч, тәмам аптырашта калды. Идриснең хыялында гына калуы белән һич килешергә теләмәде. Вакыт үтә торды, баланы төшертү нияте белән кабинетка атлап кергәч, балага җан кергән, озакламый әни буласыз дип котладылар, табибка кайчан күренеп торасын өйрәтеп җибәрделәр. Фәрит сөенде генә, никах һәм туй хәстәренә кереште. Киленне җылы кабул иттеләр. Туй мәҗлесенә чакырылган Идрис белән Айсылу, сер итеп кенә, үз туйларына да әзерлек баруын әйтеп куйдылар. Алтын көз дә килеп җитте, дусларының туй мәҗлесе гөрләп үтте. Берничә айдан Зәринә туптай малай алып кайтты. Юанып яшәргә язмагандыр, ярты ел да тормыйча, Зәринә бәбиен күтәреп әниләренә кайтты. Яратмаган ир белән тора алмады. Яшь әниләр арасында уртак сүз тиз табыла.

Айсылуның үзенең дә малае тугач, дус кызы белән еш киңәшләшә торган булып китте. Сораулар көн дә чыгып тора: бәби коендырганда нинди үлән төнәтмәсе кушасы, елаган саен имезәсеме, беренче прививканы кайчан ясатасы? Зәринәнең тәҗрибәсе беразга булса да күбрәк, баласын күтәреп, дусларының өйләренә дә баргалады. Бәби белән утыру бар вакытны ала, ә яшь әниләрнең үз мәшәкатьләре дә чыгып тора бит, я табибка күренәсе, чәчне дә рәткә кертеп торасы килә, даруханәгә яки кибеткә чыгып керүне әйткән дә юк. Менә шундый чакларда дус кызлар ике бәби белән чиратлашып кала торган булды.

Ә бервакыт Айсылуга кала табибларына күренергә кирәклеге ачыкланды. Балалар белән Зәринә утырырга ризалашты. Баргач ук эләкмәде Айсылу кирәкле белгечкә, иртәгә генә кайтасын әйтеп шалтыратты. Ничек шулай ышанып аулакта калдырды соң әле ул үзе өчен иң якын булган бу ике кешене? Дустының инде ялгыз хатын булуы бер дә шикләндермәде аны?

Бу сорауларны бик күп мәртәбә башыннан әйләндерде Айсылу, тик соңыннан, инде хыянәт кылынганы ачыклангач. Аның яшьлек мәхәббәте үзендә туган вәсвәсәле тойгысына бик тиз бирешкән булып чыга. Азгынлык дип кабул итте аның йөрәге иренең Зәринә белән аларның уртак түшәгендә төн үткәрүләрен. Ә ничек ачыкландымы? Башта ире эштән соңарып кайта башлады, ә бер көнне бөтенләй өйдә кунмады. Икенче һәм өченче көнне дә кайтмады. Яман хәбәрне җиткерүчесе тиз табыла бит ул, Зәринә белән яшәвен әйттеләр.

Кояшлы көндә яшен суккандай булды аңа бу яңалык. Башта нык гаҗәпләндерде, аннан уйяландырды, димәк, үзе юл куйган: күрмәгән, сизмәгән, үзенең алыштырмас булуына ышанган, ачык авыз булып йөргән, нык якын китергән... Кияүгә чыккач дус кызларыңны оныт, дигән бик гади гыйбарә бар халык телендә. Иреннән аерылып кайткан яшь хатынны шулай гел чакырып торалармы соң инде гаилә ояңа? Соң, инде соң... Никахлы иренең дус кызы Зәринәгә китүен ике яктан китереп бәргән, икеләтә авыр хыянәт итеп кабул итте Айсылу. Ир бирмәк – җан бирмәк, дигәннәр. Җан ярасын ничек дәваларга белмәде, өнсез, терәксез калды яшь хатын, тик рәнҗемәде, каргамады. Улын үстерәсе, аякка бастырасы бар, алда нинди сынаулар көткәне бары Аллаһ кодрәтенә бәйле.

Ә Идрисе үтә алмады язмыш сынауларын. Үз бәхетен нигә алыштырганын аңлап алгач, тиз коелып төште, эчүгә сабышты, эшсез, акчасыз ирнең Зәринәгә кирәге калмагач, аннан да аерылып, Себер якларына китеп югалды. Зәринәгә башка өйләнүче булмады, хәер, ирләрсез дә тормады. Тәрбия җитмәгәнгә, улы мәктәп яшеннән үк милициягә эләккәләде, үскәч тә әнисенә игелек күрсәтмәде. Айсылу исә уфтанып утырмады, хәер, вакыты да юк иде, эшләде, институт дипломы алды, улын шугалакка, бераз үсә төшкәч, төрле шөгыль түгәрәкләренә йөртте. Балачакта авыр бирелгән чаңгыга басты, улын да ияртте. Ә бер чыгуларында чаңгы юлында бер ир үзен уздырып җибәрүләрен сорады, бик итагатьле генә итеп. Каядыр күргәне дә бар бугай аны Айсылуның. Шулкадәр үз дөньясына кереп баткан икән бит, эш буенча килгәләгәне булды шул бу кешенең, хезмәттәшләре хатынының авариядә һәлак булганын да сөйләделәр әле. Бик фаҗигале булып беткән диделәр, үзе руль артында утырган ул яшь хатын. Ул ир аның эш урынында тагын пәйда булгач, Айсылу аңа игътибар итте, күптәнге танышлар кебек елмаештылар. Кавыштылар, бераздан гаилә булып, бергә яшәп киттеләр. Зәринә белән очрашкаладылар, әлбәттә. Тик берсе дә сүз башларга кыймады. Айсылу икенче баласы, үзенеке кебек дулкындулкын чәчле кызы белән чутчут сөйләшеп барганда, нәкъ каршына килеп чыкты элекке дусты.

Яшьлектәге җилбәзәгрәк Зәринә түгел инде, басынкыланган. Бер мәлгә карашып тордылар. «Кызың нәкъ үзең төсле, карашы бик нурлы», – дип әйтеп куйды Зәринә. Аннан: «Кичер мине... кичерә алсаң», – дип өстәде дә, тиз-тиз китеп барды. Язмышка үпкәсен җиңә алмыйча, гомер буе күңел төбенә утырган төер белән яшәүчеләр тормыштан тәм таба алмый, хәтта кеше бәхете дә аның йөрәгенә тоз салып тора. Шундый бер бәхетсез булып күренде Айсылуга кайчандыр дусты булып саналган Зәринә. Тик бу юлы үз язмыш төеннәрен ачып тормады, үз гаилә оясына якын да китертмәс ул андый «сердәшче» булып йөрүчеләрне. Яхшы сабак алды.

Суфиян Минһаҗев

Фото: 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: