Туган як

Әгәр белгән булсам...

Яшүсмер чакта Зәй шәһәрендәге туганнарга кунакка бара идек. Олы юлга чыгабыз да, очраган машинага кулны күтәрәбез һәм утырып та китәбез. Курку дигән нәрсә дә булмаган, әллә дөньясы тыныч булган. Бер уйласаң, нинди кеше туры килмәс, Аллаһ саклагандыр дип уйлыйм инде хәзер.

Туганнар белән күрше фатирда бик чибәр, чәчләрен һәрчак матур итеп йөртүче, киемнәре бик пөхтә, үзенә килешле бер апа яшәде. Без авыл балаларына аннан да матур кеше юктыр кебек тоела иде. Ул апа әнисе белән генә яшәде, икесе дә бик пешеренергә яратты. Без алардан чыгып та тормадык. Сөйкемле сөякләребез булдымы, үз балалары булмагангамы, апалар безне үз иттеләр. Өйгә кайткач, яңа өйрәнгән ят ризыкларны пешереп карадык.

Бер көнне шулай апабыз Гөлмәрьям: «Кызлар, мин кияүгә чыгам. Әниемнең хәлен белгәләп йөрегез. Мин, бәлки еш кайтып йөри алмам», – диде. Күңелсезләнеп калсак та: «Ярый әле әнисен дә алып китми», – дип сөендек.

Шулай дисә дә, вакыт табып Гөлмәрьям апа әнисе янына кайтып төште. Тик шактый үзгәргән: чәче дә элекке кебек матур итеп җыелмаган, киеме дә башкачарак. Безнең аптыраганны күреп: «Әй, чәч карарга вакыт та юк, нигә кирәк, барыбер кухнядан ары китмим. Көне буе иремә ашарга әзерлим. Төрледән-төрлене пешерергә тырышам. Мин эшләгән дә җиткән дип, ирем эшкә чыгармый» – дип куйды.

Артык майлы кикертә диләрме әле, ир дә тора-бара эштән соңлабрак кайта башлый. Сәбәбе табылып тора: я эштән соң җыелыш, я эш күп, я хезмәттәшләре белән табигатькә чыгулар... Кунарга да кайтмаган чаклары булгалый. Гөлмәрьямнең соравына: «Туйдырдың инде шул ризыкларың белән. Синең бар белгәнең – яңа рецепт», – дип йокы бүлмәсенә юнәлә. Хатынының: «Күлмәгеңдәге иннек эзе дә хезмәттәшеңнекеме?» диюенә дә: «Әйе, аныкы. Без аның белән күптән бергә. Уртак сөйләшер сүзләребез бар. Үзеңне көзгедән кара. Чәчләрең ясалмаган, өстеңдә иске халат. Тырнакларың карарлык түгел. Туйдым мин синең сорауларыңнан. Бакчада үзем генә яшисем килә», – дип, чемоданына киемнәрен тутырып чыгып китә.

Чыннан да, ире турында гына кайгырткан Гөлмәрьям үзе турында оныткан түгелме соң? «Нинди генә булсам да, ирем мине ярата» дип, хаталанмадымы икән...

Әле ире өйдән чыгып киткәч тә, «бакчада ач ятмасын», – дип, тәмле әйберләрен пешеренеп, төянеп, бакчага китте ул. Автобустан төшкәч тә, байтак кына җәяү барасы. Чү, аларның бакча өйләре яна түгелме соң? Анда бит аның Тимербулаты!?. Сумкаларын тотып бәрде дә, ут эченә ташланды хатын. Нәрсәгәдер абынып егылды, нидер килеп төште, Гөлмәрьям аңын югалтты. Бу – Тимербулатын югалтудан курку иде...

– Мин кайда? Нигә мине болай бәйләп бетердегез? Чишегез. Тимербулат кая ул, исәнме?

Табиблар аны: «Бар да яхшы. Азрак йөзегез пешкән, төзәлер, борчылмагыз», – дип юаттылар. Ә аның өчен ут эченә ыргылган Тимербулаты берничә көннән соң гына килде.

– Үзең гаепле, күрә торып ут эченә керәләрмени. Мин сиңа алдадым. Бакчада түгел. Сөяркәмдә яшим. Ул – минем хезмәттәшем. Синең белән кеше арасына чыгып та булмый, куркып качып бетәрләр. Өйгә кайтасы булма, әйберләреңне җыеп үзем илтермен, – бу аның соңгы сүзләре булды.

Кая барсын, дәваханәдән тагын үз өенә кайтты Гөлмәрьям. Биттәге яралар төзәлер дә, йөрәк ярасы төзәлерме?..

Кеше күзенә күренергә оялып, өйдә генә утырырга тырышты ул. Әнисенең: «Ир ташлау берни түгел, ил ташламасын» – дип әйтә торган сүзе бар. Ничә яшьтә, нинди кыяфәттә булса да, әни кеше баласын ташламый. Әле беркөнне Финляндиядә яшәүче апасыннан хәбәр килде. «Тиздән сезне алып китәргә кайтам. Бераз кунак булырсыз» – дигән.

Хатыннан соң, үзе дә озак тормый, кайтып җитте. «Кайгырма туганым, анда сине беркем белми. Яхшы табиб табарбыз, синең чибәрлегең югалырга тиеш түгел. Башың исән – калганы җайланыр», – дип юатты.

Шул китүдән Гөлмәрьям биш ел күренмәде туган якларында. Әнисе «Туган туфракта үләсем килә» дип аптыраткач кына кайттылар алар. Гөлмәрьям элеккедән дә матурайган.

Вокзал тулы халык. Алар туган шәһәрләренә автобус көтеп утырганда, ерак түгел чүплектә казынган, сакал-мыек баскан бер ир игътибарларын җәлеп итте. Кыяфәте танырлык булмаса да, тавышы таныш, йөрәккә сеңеп калган, якын да, шул ук вакытта ят та булган тавыш!

«Сөяркәм юха елан булды. Йортымны саттырып, акчасын үзенә алды. Машинам да аның исемендә. Ә мин менә шушы көнгә калдым» – дип зарланды Тимербулат.

«Хәтерлисеңме, кайчандыр, мине син кемгә кирәк дип мыскыллаган идең. Үз сүзләрең – үзеңә әйләнеп кайтты» – диде дә, борылып китте.

«Әгәр белгән булсам...» – дигән җыр сүзләре генә һавада асылынып калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: