Туган як

Гаиләдә үзара аңлашып яшәү булмагач...

Республиканың онкология диспансерында бүген халык гадәттән тыш күп иде. Ни хәл итәсең, пандемия вакытында пландагы авыруларны кабул итми тордылар шул.

Юлда арып килгән Мөнир коридорда буш урын табып, хәл алырга утырды. Авыруларның ниндиләре генә юк монда: берсе ютәлли, икенчесе эчен тотып утыра, кайсылары күзләрен бер ноктага төбәп, уйга калган.
Мөнирнең игътибарын үз яше тирәсендәге ирләр җәлеп итте. Аларны хатыннары һәм уллары озата килгәннәр. Сырхаулар үзара сөйләшеп утыра, көлешеп тә алалар.
Игътибар үзәгендә булган бу ирләргә карап, Мөнирнең йөрәге кысылып куйды. Ул парлы булып яшәсә дә, хатын-кыз тәрбиясе күрмәде шул. Менә бүген дә кунакка бармый, югыйсә, Түбән Камадан кадәр килеп җитәргә кирәк. Ә аны озатып калучы да булмады. Сумкасына шешә белән чәй, бераз ипи, берничә пешкән йомырка салды да автобуска ашыкты.
Авырулар күп булгач, чиратта озак утырырга туры килде. Анализлар тапшырып, табибка күренгәнче, көн үтеп тә китте. Автовокзалга килеп җиткәндә Түбән Камага соңгы автобус кузгалырга тора иде инде. Җитешә алганына сөенеп, бер урынга кереп утыргач, Мөнир җиңел сулап куйды.
Автобус тәрәзәсенә җил белән килеп сарылган сары яфраклар, ирнең уйларын үткән тормышына алып китте. Басудагы салам кибәннәре аңа үсмер чагын искә төшерде. Җәйге каникул вакытында ул ел саен әтисе белән комбайнда басуда эшләде. Төшке ашка әнисе төреп җибәргән тәмле ашлар, коймаклар күз алдына килде. Тик әтиләре генә кыска гомерле булды шул. Сугышның башыннан ахырына кадәр ач килеш окопларда кунулары эзсез калмаган: әтиләре 50 яшен дә тутыра алмыйча, онкологиядән интегеп, дөнья белән хушлашты. Гаиләдә өлкән ир бала булгач, ир-ат эшләре 18 яшьлек Мөниргә калды. Армиягә китәр алдыннан үзе кайтканчы җи-тәрлек итеп печән, утын әзерләде. Аларны кайтарышырга әтисенең дуслары, авылдашлар булышты.
Армиядә хезмәт вакыты тәмам-ланып килгәндә командиры Мөнирне үзе янында калырга үгетләде. Эшкә урнаштырырга, фатир алырга булышырга вәгъдә итсә дә, егет калып, авылдагы әнисен, үзеннән кече туганнарын ярдәменнән мәхрүм итә алмады.
Хезмәт сафларыннан кайткач, ул Галия исемле кыз белән дуслашып йөри башлады. Берничә айлап кына очраштылар да, тиз арада өйләнештеләр. Ләкин хатын гаилә җылысын саклаучы була алмады. Кияүгә чыкканчы ук ир-атлар белән чуалып, шактый тәҗрибә туплап өлгергән, ир хатыны булгач та, сөйрәлеп йөрүен ташламады. Галия юктан гына тавыш чыгарды, бар гаепне иренә аударырга тырышты, иң аянычы – Мөнирне улы алдында хурлады, кимсетте. Гаиләдә үзара аңлашып яшәү булмагач, Альмир да дөрес тәрбия ала алмады.
Гомер буе барысына да түзеп яшәү үзен сиздерде. Мөнир еш авырый башлады. Кан басымы күтәрелеп интектерә. Өстәвенә, узган ел үпкәсендә яман шеш таптылар...
Автобус шәһәргә кайтып җиткән-че, караңгы төшкән иде инде. Мөнир улына шалтыратты:
– Улым, бик арыдым, хәлем китеп тора. Мине кайтарып кына куя алмассың микән?
Телефонда Альмирның канә-гатьсез тавышы гына ишетелде:
– Шәһәрдә такси тәүлек буена йөри...
Балам әтисез үсмәсен дип, бар тапканын улына биреп яшәгән Мөнирнең бу сүзләрдән башы әйләнеп, чак кына егылмый калды. 
...Такси подъезд янына килеп туктады.
Машина йөртүче яшь кенә егет Мөнирнең агарынган йөзе-нә карап торды да, аңа машинадан чыгарга булышты, кул-
тыклап эскәмиягә китереп утыртты. Көзге салкын яңгыр ява башлады. 72 яшьлек картның җыерчыклы бите буйлап йөгергән күз яшьләре, яңгыр тамчылары белән кушылдылар.

Земфира Гарифуллина

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: