Туган як

"Гаилә" почтасына

Йөрәк ярасы әрнесә дә... Бер мәртәбә күреп сөйләшүгә туганыңдай якынга әйләнгән кешеләр була. Рәхимә апа Гыйльманова минем өчен шундыйлардан. Аны мин беренче мәртәбә совет солдатларының Әфганстаннан чыгарылуына багышланган митингта күрдем. Фотоаппарат объективы аша, кулына солдат улының сурәтен тоткан апаның яшьсез елаучы күзләренә карап тетрәнеп калганым истә. Таулар күтәрәлмаслык кайгысын йөрәгенә...

Йөрәк ярасы әрнесә дә...

Бер мәртәбә күреп сөйләшүгә туганыңдай якынга әйләнгән кешеләр була. Рәхимә апа Гыйльманова минем өчен шундыйлардан. Аны мин беренче мәртәбә совет солдатларының Әфганстаннан чыгарылуына багышланган митингта күрдем. Фотоаппарат объективы аша, кулына солдат улының сурәтен тоткан апаның яшьсез елаучы күзләренә карап тетрәнеп калганым истә. Таулар күтәрәлмаслык кайгысын йөрәгенә яшергән бу ананың башында кардай ак мамык шәл иде. Кара кайгыны да аклык, ак төс белән каршы алу гадәте бар халкымның. Нәрсә бу? Дөньяга сыя алмаслык хәсрәт ишелгәндә дә, кеше сынмасын, яшәүнең дәвам итүен аңласын өченме? Әллә Аллаһы катына кайтучыларны аклык белән озатуны элек-электән өстен күргәнме татар?..

Ул мизгелләрдә күңелемдә әнә шундыйрак уй-хисләр бөтерелгән иде. Соңыннан янына килеп сүз каттым, сөйләшеп киттек. Рәхимә исемле бу апа бирегә ире Әсгать абый белән килгән. Алар миңа уллары Габделфәнил турында озаклап сөйләделәр. Күзе мәңгегә йомылганда да йөрәгенең төзәлмәс ярасы булып калачак улы...

Чистай ягындагы Чаллы башы авылы кызы Рәхимә белән авылдашы Әсгатькә уртак язмышны кемнәр юрагандыр да, кайсы мизгелләрдә алар бер-берсеннән башка яши алмаячакларын аңлаганнардыр. Аларның ул бергәлекләренә инде 54 ел. Авылда кызлар да, егетләр дә күп. Рәхимәгә сүз катучылар да булмаган түгел, булгандыр. Чистай сәгать заводында эшләүче кыз, ялга каршы, авылына кайту өчен олы юлда кул күтәреп торганда күреп алмадымы икән Әсгать озын буйлы ул сылуны... Кызлары Фәниягә иптәшкә энекәше Фәнилне алып кайталар. Төпчекләре дә малай була. Анысына да, баштагы ике туганыныкына охшаш исем сайлыйлар - Фәнис.

Язмыш җилләре аларны 1974 елның ямьле яз аенда Түбән Камага китерә. Рәхимә "химик"ларның спорт клубында кием алып-биреп торучы булып урнаша, лаеклы ялга китәнче шунда эшли. Ә егерме еллап УМСта экскаваторчы булып эшләгән иренең хезмәттә үткән еллары ярты гасырга якынлашкан. Гомерләре эштә үткән гади кешеләр алар Рәхимә апа да, Әсгать абый да. Әмма балаларына биргән тәрбияләреннән чыгып фикер йөрткәндә, бу икәүгә олы-олы дәрәҗәләргә ирешкән, бик югары пост биләүчеләр дә кызыгырлык (гадәттә, ул соңгыларының балалардан бер дә бәхете булмый). "ТАИФ"та эшләүче кызлары Фәния дә, "Камэнергостройпром" җитәкчесенең урынбасары вазыйфасындагы Фәнис тә әти-әниләре кебек үз тормышларын үзләре корып, үз бәхетләрен үз куллары белән төзегәннәр.

Ә Фәнилләре... Рәхимә апаның үзе кебек, айларына, көннәренә кадәр төгәллек белән сөйләргә кирәк аның турында. Шәһәрбездәге 5нче татар мәктәбен тәмамлагач, энерготөзелеш техникумына укырга керә Фәнил. Армиягә китәргә повестка килсә, башка берәү булса, укуы турында уйлап тормас иде. Татарча көрәш белән мавыккан, спортчы Фәнил исә техникумда вакытыннан алда зачетын тапшыра да, икенче көнне армиягә китеп бара. Бу 1980 елның 9 апреле була. Төгәл бер елдан Түбән Камага Фәнилнең гәүдәсе салынган табутны алып кайталар. Солдат улларының батырлыгын раслаучы Кызыл Йолдыз орденын йөрәгенә кысып, Рәхимә апа күпме күз яше түккәндер...

Ул кара көннәрдән соң дистәләрчә еллар узып, улының яшьтәшләре инде илленең өске ягына чыксалар да, Рәхимә апа хәтерендә Габделфәниле, саубулашып армиягә киткән чагындагыча, елмайган сурәттә саклана. Әгәр исән булса, Рәхимә апаның сиксән яше уңаеннан корылган бәйрәм табынында, Фәния белән Фәнис янәшәсендә Фәнил дә утырыр һәм туганнары белән бергәләп, юбилеее уңаеннан котларлар, әти-әниләренә бәхетле картлык теләрләр иде. Фәнил исән булса, бәлки, оныклары да хәзерге кебек дүртәү генә булмас иде...

Вакытны кеше күңелендәге әллә нинди авыр яраларны да төзәтергә сәләтле, диләр. Тик, Вакыт дигәнең мәңгегә унтугыз яшендә калдырган Фәнилнең һәм аның кебек Әфган җирендә һәлак булган солдатларның әниләренә ул сүзләрне әйтә күрмәгез. Яуда башларын салган солдат малайларның аналары йөрәгендәге яра елдан-ел ныграк әрни, сызлый...

Фирая МОРАТОВА.

Иреннән зарланучыларны яратмыйм

Алты малайга бер кыз булып, бик иркә булып үстем. Ялганлама, мактанма, урлашма, дип өйрәтә иде әти. Унсигез яшеннән, 1945 елда сугышка керткәннәр. Брянск урманнарында үлгән солдатларны - үзебезнекеләрне дә, немецларны да аерым җыеп күмгәннәр. 48 яшендә үк үлеп китте әти... Кайбыч районы Борындык авылынннан без. Ирем Кәлимулла белән бер авылда тудык, бергә үстек. Армиядән көтеп алдым. Кайткач, ике елдан соң өйләнештек. Ул ферма көтүе көтте, мин 15 ел сыер саудым. "Башка авылның яхшысы, үз авылымның шакшысы", дип әйтә иде Рәбига әбием.

Башта, өч елдан артык каенана-каената, иремнең ике энесе һәм бер сеңлесе белән бергә тордык. Икенче балабыз туганчы тату яшәдек. Каенатага рәттән ике баланың тавышы ошамады, чыгып китәргә кушты. Ирем Мари ягына йортлык бүрәнәгә киткән иде (ул йортны соңыннан каенаталарга салып бирдек). Түздем. Ирем язын кайтты. Иске өй сатып алып, башка чыктык. Әнием Сәлимә үзе генә яшәсә дә, иремне үзебезгә алып кайтмадым. Армиядән энем Рамилне 1981 елның февралендә табутта алып кайтканнан соң (әллә үзе иде, әллә юк), әни шуның кайгысыннан өч еллап кына яшәде. Төшендә аны гел әсирлектә итеп күрде. Тирмездан Полехумре шәһәренә йөк ташучы колоннада иң актык барган машинада булган энем.

Түбән Камага күченүебезгә киләсе алда утыз ел була. Башта ирем килеп, шин заводына җыючы булып урнашты. Хәзер дә эшли, пенсиягә чыккан булса да. Балалар да үсеп җиттеләр: Айдар - Казанда, Ләйсән - балалар дәваханәсендә шәфкать туташы, Алмаз - мәчеттә укыта.

Үзем 36нчы, 32нче бакчаларда тәрбияче ярдәмчесе булып та эшләдем. Аннан - бройлер фабрикасында, ул банкротлыкка чыккач, базарда көнбагышка кадәр саттым. Идән дә юдым, иллегә якынлашканда КПДда отделочница булырга да туры килде.

Әнием диндар булса да, "Ихлас" догасыннан башкасын, нишләптер, өйрәтмәде. Утыз сигез яшемдә бик каты авырдым, төш күрдем. Кыска сарафан кигәнмен, күкрәгемне япсам, арка ягым ачыла, имеш. Шунда ап-актан киенгән бабай пәйда булып, "теләгендә булганнарны мәчеттә укыталар", диде... Ике мәртәбә хаҗга бардым, андый бабайны күрмәдем.

Ә хаҗга баруым үзе бер могҗизадай булды. Саҗдә саен, күземне ачуга, Кәгъбатулла күз алдыма килә иде. Тик КПД таркалды, тормыш итүе авырлашты. Хаҗ сәфәренә чыгучыларны гел мәчеткә барып озата һәм үземнең дә барасым килеп елый-елый кайтып китә идем. Бай яшәмибез, гади генә, һәммәсе - үз көчебез белән. Хаҗга, дүрт ел элек, ирем үзе җибәрде. Миңа әйтмичә генә акча җыйган. Шул хакта әйткәч, ышанмадым, ник көләсең дим. Ул минем гел шаяртып сөйләшә. Беренче чиратта, Аллаһыга рәхмәт, шундый ир биргәне өчен... Менә быел да, бакча вакыты булса да, каршы килмәде, гомрәгә җибәрде.

Тормыш иткәндә төрлесе була. Ә мин анамның сүзен тотам: ирем кызганда, кызмыйм. Һәрвакыт "атагыз ни әйтер", дип кенә тордым, иремне балалар алдында чүпкә чыгармадым. Балалар 1нче татар гимназиясендә укыганда директорга чакырдылар. Мин эшкә иртәнге алты тулганчы ук китәм, ә улыбыз спорт киеменнән укырга йөргән. Кертмәгез, кайтарып җибәрегез, дидем. Әтиләре балаларга сүз әйтмәде, миннән ачуландырта иде. Бала тәрбяиләүдә һәр чорның - үз алымы. Безгә сыек чыбык булды, ә хәзер телеңне жәлләмичә, йомшаклык белән аңлатырга кирәк. Ирем холкы белән каенанама охшаган, ә каенанам бик әйбәт. Ул Фатыйма исемле. хәзер кече улы Маратта яши. Ирем эшкә киткәндә, исән-сау әйләнеп кайт дип, озатып калам. Безгә тигез картлык бир, балалар рәхәтендә, оныклар куанычында яшәт дип, Аллаһыдан сорыйм.

Үз иреннән зарланучыларны яратмыйм. Бер көнне машинада утыртып кайттык бер хатынны. "Утыз ел элек иремне куып чыгардым, балалар белән калдым, оныклар үстерәбез", дип сөйли. Иреңне эзләп тап, балаларың һәм оныкларың шул ирең хакына булган бит дип, киңәш иттем.

Гаилә таркалмасын өчен хатын-кызга артистлык сәләте дә, сабырлык та һәм бар борчуыңны бер Аллаһыга гына сөйләргә кирәк. Кара полоса артыннан, барыбер, агы килә. Күз ачкысыз кар-бураннар басылгач та, кояш чыга... Сабыр булыйк, хатыннар, ирләребездән зарланып, аларны кимсетмик.

Наилә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Анага сан юк

Сәрия апа иртән үк башы авырып уянды. Төне буе бер ел элек кенә вафат булган ире белән саташып чыкты ул. Юнысы аны үз янына чакыра идеме, нидер кисәттеме, кулларын болгады да, күздән югалды.

"Шәфкатьлелек" үзәгендә ял итүчеләр йоклый иде әле. Бүген ял көне, дәвалау процедуралары юк, шуңа күрә беркая да ашыгасы түгел. Сәрия апа юынып керде дә, тәрәзә янына килеп форточканы ачып җибәрде. Тышта көз хөкемлек итә. Талгын гына җил исә. Җилдә бөтерелгән яфракларга уралып. Сәрия апаның да уйлары үткән тормыш йомгагын сүтәргә кереште.

Теләчедә Шакир абый белән Вәсимә апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала ул. Райком секретаре булып эшләгән әтисе белән инструктор әнисе икесе дә ятимлектә үскәнгәме, бер-берсен хөрмәт итеп, тормыш кадерен белеп яшиләр. Ләкин бәхетле тормышлары алты ел гына дәвам итә. Сугыш башлана. Аның беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була Шакир абый. 1944 ел башында политрук Шакир абыйның батырларча һәлак булуы турындагы кара хәбәр генә килә гаиләгә.

Вәсимә апа 3 баласын ияртеп Шакир абыйның туганнары янына - элекке Шөгер районына кайта. Балаларын ач-ялангач итмәс өчен, берьюлы, авыл советы рәисе, парторг, клуб мөдире вазифаларын башкара.

Сәрия апа медицина училищесын тәмамлый. Үз авылларына кайтып эшли башлагач, Гамирга кияүгә чыга. Ире белән бер кыз, ике малай үстерәләр. Ире корыч холыклы, артык усал була, хатынын санга сукмый. Утыз сигез елдан соң, гаилә башлыгы авырып, мәңгелеккә күчә. Гомер тиз үтә, балалар өчесе дә үз гаиләләре белән яши. Зур улы - Түбән Камада, ә ике баласы чит тарафта гомер итәләр.

Авылында ялгыз яшәве бик авыр булгач, Сәрия апа шәһәрдәге улын туган нигезенә чакыра. Улының шәһәрдәге квартиры бик кысан, эшендә дә рәт булмагач, ул тиз арада авылга кайтып төшә. Шәһәрдәге квартирына кеше кертеп торалар. Авылдагы иске йортны сүтеп, ике катлы таш йорт җиткерәләр. Тыштан бик матур күренгән зур йортта әни кешегә бер кечкенә генә бүлмә кала. Сөйләшүче кеше булмагач, Сәрия апа көннәр буе бүлмәсеннән чыкмый.

Бервакыт күрше Юныс абзыйның карчыгы үлеп китә. 39 яшендә үпкә чире инвалид иткән элекке шахетр Юныс абый бик газапланып яши. Аның авыруы көчәйгәннән-көчәя, җитмәсә, Паркинсон авыруы да өстәлеп, ул кулына кашык та тотып ашый алмый башлый. 69 яшендәге Сәрия апа һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ булган 73 яшьлек Юныс абый янына күчә. Аны бала карагандай тәрбияли, дәваханәгә дәс ала. Шунда яткан чагында, Сәрия апаның соравына, дәвалаучы табиб: "Абыйның үпкәсе бөтенләй суламый, кыш чыгасына өмет юк, барысына да әзер торыгыз", ди. Сәрия апаның Юныс абзыйны дарулар, төрле төнәтмәләр, үләннәр белән дәвалавы, яхшы тәрбиясе эзсез калмый. Табиб белән ике арадагы күңелсез сөйләшүдән соң, дүрт елдан артык яши әле абзый...

Әнә шул чирле Юныс абзыйны карап үткәргән вакытын гомеренең иң бәхетле еллары дип саный Сәрия апа. Юныс абзыйның үзенә һәрвакыт рәхмәт укып утыруын, кибеттән кайтуын тәрәзә янында кул болгап көтеп алуларын сагынып сөйли. Юныс абзыйны соңгы юлга озатып, кырыгын, елын үткәргәннән соң, Сәрия апа төенчекләрен төйнәп, үз нигезенә кайта.

Менә шуннан соң караңгы төннәре башлана да инде. Ике катлы зур йортта әни кешегә урын, дөресрәге, җан җылысы табылмый. Ул үз бүлмәсеннән чыкмый. Ашарга чакыручы да, янына кереп хәлен сораучы да юк. Киресенчә, килен кеше төрле нахак сүзләр сөйләп, ана белән бала арасын боза. Кыскасы, бу йортта ике мәчегә, эткә ашарга ризык та, җылы сүз дә бар. Әни кешегә генә сан юк. Әллә картлар йортына юллама эзләп караргамы икән, дигән фикер дә килә аның башына. Һаман да шул, хатыны ягына тәмам авышып беткән улына авылдашлар кырын карар дип кенә түзгән көне...

Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

Туйдагы усал шаярту

Зөһрә көтмәгәндә, көньякка барган җирендә очратты аны. Егет үзен Данир, дип таныштырды. Кояшта кызынып кап-кара булган егет белән Зөһрә сылу бик тиз дуслаштылар. Ике арада сөю уты дөрләде. Бер-берсен озак сынашмадылар, туй көнен билгеләделәр. Дулкынланып көткән көн килеп тә җитте. Кунаклар күп иде. Яшьләргә бәхет теләп, бокаллар күтәрделәр. Мәҗлес кызганнан-кызды. Тәнәфес игълан ителде.

Зөһрә үзенең аерылмас сердәше Нурия белән, битен-күзен буяштыру өчен, аулак бер бүлмәгә керделәр. Кесә телефонының өстәлдә калганы исенә төшкән Нурия тиз гнеә чыгып китте. Кинәт ишек ябылганын ишетеп, Зөһрә борылды. Анда, мыскыллы елмаеп, элек йөргән егете Тимур басып тора иде. Ул Зөһрәгә ташланып, корычтай куллары белән кочагына кысты. Шампан шәрабы башына киткән кыз үзендә карышырлык көч тапмады...

Биегән җирдә, "бер генә минутка", дип, үзен ялгыз калдырган кәләшен эзләп йөрүче Дамирны күреп, Нурия бүлмә ишегенә кадәр озата килде. Үзе кермәде. Кәләшенең бөгәрләнгән күлмәгенә, тузган чәченә күз төшерүгә, аңы томаланган егет: "Беренче көнне үк хыянәт иттең, мине оныт", дип кычкырды...

Ялгышмы бу, әллә сынаулы ачы күзләренә чыланган язмышмы? Зөһрә Тимурны күптән оныткан иде бит. Ә анда - туй. Кунаклар... Кияүсез кәләш булып, ничек каршыларына чыгып басарга? Ничек итеп аңлатырга аларга үзенең бер тамчы да гаебе юклыгын?

Батып баручы салам кисәгенә тотынгандай, ялварулы карашы белән, Зөһрә Тимурга төбәлде: "Бәлки, син өйләнерсең миңа?".

Үз теләгенә ирешкән Тимурның тавышы кызның башына тимер чүкеч белән китереп суккандай яңгырады: "Булачак иреңә хыянәт иткәнне, миңа хыянәт итмәссеңме?! Ышанмыйм!".

Кара кайгыга уранып ак күлмәктән утырган Зөһрә бу усал шаяртуны дусты Нурия оештырганын бик тиз аңлады. Әмма ул хакта Дамирга сөйләргә генә өлгермәде. Туйдан соң ук, Дамир белән Нурия парлашып, ял итәргә көньякка китеп барганнар иде...

Кәүсәрия Шәйдуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: