Туган як

"Гаилә" почтасына

«Әнине гомер буе кичерә алмыйм» Олыгаеп барса да, сабый чагында күргән михнәтләрен, бер карашы белән егарлык итеп караган әнисенең рәнҗетүләрен оныта алмый Фәнүзә. Бу танышым сөйләгәннәрне, түкми-чәчми, үзе исеменнән сезгә җиткерәм. Бәлки, кемнәрнедер уйга салыр, кемнәрнедер ялгышлардан саклап барыр. «Башкалар җәберләгәндә, әнинең җылы куллары башыңнан сыйпаса, кайгыларың онытылып, авырткан җирләрең...

«Әнине гомер буе кичерә алмыйм»
Олыгаеп барса да, сабый чагында күргән михнәтләрен, бер карашы белән егарлык итеп караган әнисенең рәнҗетүләрен оныта алмый Фәнүзә. Бу танышым сөйләгәннәрне, түкми-чәчми, үзе исеменнән сезгә җиткерәм. Бәлки, кемнәрнедер уйга салыр, кемнәрнедер ялгышлардан саклап барыр.
«Башкалар җәберләгәндә, әнинең җылы куллары башыңнан сыйпаса, кайгыларың онытылып, авырткан җирләрең төзәлеп киткәндәй булыр иде, - дип башлады сүзен Фәнүзә, - Ә мин, ни теләп тә, «әни» дигән сүзне чын йөрәктән әйтә алмадым. Әни булганы өчен генә шулай атадым. Елмаеп балаларын юаткан әниләргә карап көнләшеп үстем. Күз карашы белән генә җиңә алмагач, кулына нәрсә эләксә, шуның белән кыйнады. Тәнемә тотынсам, һаман да авырта кебек. Нигә таптың син мине, яратмагач, дип сорыйсым килсә дә, сорарга курка идем. Әле дә шул сорауга җавап таба алмыйм, интегәм.
Гаиләдәге өч баланың икенчесе булсам да, эшнең иң авыры миңа төште. Тормышымның бер якты ягы да бар иде, ул да булса - нечкә күңелле әтием. Мин аны әни урынына күреп яраттым. Кул күтәрү түгел, әтиемнең хәтта авыр сүз дә әйткәне булмады.
Әгәр үги ана кулында үссәм, үз әнием булса чит-ятлардан саклар иде, дип юаныр идем. Үз әниең шундый булгач, кимсенмичә, сабый җаны ничек түзсен?! Үсеп җитеп, үз балаларым булса, саклармын да, яклармын да, мин күргән җәберне күрмәсләр дип, бәләкәйдән үк үземә сүз бирдем.
Авылда яшәгәч, печәнен дә әзерләргә туры килде. Әтием гүр иясе булганлыктан, бар авырлык минем өскә төште. Шулай бервакыт, таулар үтеп, печән әзерләргә бардык. Әзерләү белән генә эш бетми, аны өйгә дә алып кайтырга кирәк бит, мин кечкенә булсам да, әни аркама үзенеке кадәр үк печән өеме салды, ә апама - кечерәген. Аякларым печән авырлыгыннан чалыш-чолыш килә, күзләремнән яшь ага. Печәнне исән-сау алып кайтып, өйгә су эчәргә кергән идем, артымнан әнинең: «Син кайда качтың әле?», дигән сүзләре куып җитте.
Ашыйсы килеп, ипи кисәгенә үрелүем була, әни килеп керә дә, кулымнан эләктерә иде. Башкалар ашаган вакытта, мин мал асты җыештырып йөрдем, яки башка эш табылып торды. Сәбәп эзләп тормады, үрелгән бау белән, тәнем күгәргәнче, үз кулларының хәле беткәнче кыйнады. Көтүдән сыер кайтмыйча калса да, мин гаепле булдым. Андый вакытларда әтине сагынып, нигә ташлап киттең мине, әтием, дип елый идем.
Әниле гаиләдә үссәм дә, үземне ярты ятим итеп сиздем шул мин. «Әнием», дип кочаклыйсым, аның да «кызым» дигән сүзен ишетәсем килгән чаклар күп булды. Ни өчен чит итте икән мине әни? Бу якты дөньяга тууымда минем ни гаебем бар иде соң? Кияүгә чыгып туган йорттан киткәч кенә, ниһаять, йөрәгем тынычланды.
Үлгәннән соң, күмәр алдыннан якыннары, балалары соңгы мәртәбә карап калсын дип, безне әни янына чакырдылар. Ни сәбәптер, әнинең авызы ачык калган иде. Үзен агуларга теләп авызын ачкандыр да, ябалмыйча калгандыр кебек тоелды миңа һәм гомерлеккә күз алдымда әни шулай калды, - дип сүзен тәмамлады Фәнүзә.
Тыныч, сабыр танышымның йөрәгендә ачы һәм кара әрнү хисе ятадыр дип уйламый идем. Кичер син әниеңне, сиңа гомер биргәне өчен генә булса да, кичер, үзеңә дә җиңел булып китәр, дип әйттем.
«Чит кешенең гаепләп әйткән сүзләре онытыла, ә үз әниеңнеке онытылмый икән, - ди Фәнүзә. - Тапкан баласын чит күрергә тиеш түгел иде. Нигә дөньяның бар ачуын үз балаңнан алырга?! Бик иртә гүр иясе булды, оныкларын да күрә алмады, бәлки аларга карап күңеле йомшарган булыр иде... «Телем белән, кичерәм дисәм дә, күңелем белән кичерә алмыйм, әни, гафу ит», дип өзгәләнеп яшәгән көннәрем».
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
 
Ялгыш яшәлде шул...
Гомерем яратмаган кешене көйләп үтте. Җитмешкә аяк баскач кына, ялгыш яшәгәнемне аңладым.Училище тәмамлагач та, яшьли сөеп кавышырга вәгъдәләшкән кешем белән гаилә юлыннан атлыйсы идек. Соңгы очрашуыбыз әле дә исемдә. Яр астыннан поездлар кычкыртуын тыңлый-тыңлый, агачлыкта серләшеп утырабыз. Ул заманда әле кызлык намусы дигән дәрәҗә бар иде. Сөйгәнем мине, «киләчәгем» дип, күз карасыдай саклады. Кайчан язылышасыбыз, кайда яшәячәгебез, туачак балаларга нинди исемнәр кушачагыбыз - барысын да сөйләштек. Сабуллашканда кысып кочаклап, иренемнән яндырып үпте. Сукмактан китеп баруы әле дә күз алдымда тора.
Диплом алыр алдыннан, бәхетемнән күкләргә очардай булып йөрдем. Бер-ике генә көнгә авылга да кайтып килдем. Ул да Казаннан кайтырга, очрашырга сөйләшкән идек. Кайтты. Корсагы борынына җиткән зур авызлы ямьсез хатын ияртеп! Чишмәгә баргач, юлыма чыгып, ялгышканын, өйләнергә тиеш булуын сөйләде. Күтәрелеп тә карамадым, бер сүз дә эндәшмәдем.
Икенче көнне үк училищега киттем, Татарстанның иң ерак районына, беркем дә бармый торган юлсыз-нисез авылга эшкә җибәрүләрен сорадым...
Ирем, ул яктагы гадәт буенча, мине урлап алып кайтты. Ул - үзен армиядән көтеп алмаган кызын, мин хыянәтчемне сагынып, икебез ике оя кошлары кебек, яшәлде инде шунда... Яратмасам да, иремне туганым урынына күреп тәрбиялим. Әмма ярты гасыр эчендә бер генә мәртәбә дә ачылып китеп сөйләшкәнебез, уйларыбызны уртаклашканыбыз булмады.
Вәгъдәләшкән ярым белән кавышкан булсак, бәлки, мин иң бәхетле хатын булыр идем, дип, уйлаган чакларым аз түгел.
Мәрзия ГАЙФУЛЛИНА.
 
Тракторчы Мәдинәнең мәңгелек җан ярасы
Түбән Камада чыга торган «Туган як» газетасы кулыма килеп кергәндә, хәрефен дә калдырмыйча укыйм (Казан кыстырып мәҗбүри тараттыра торган урта битләре безнең Мамадышта да бар, анысын әйтмим). Бигрәк тә, «Гаилә» битегездәге гыйбрәтле язмышлар турында укып, тетрәнәм. Үзем дә, хәзерге вакытта сезнең шәһәрдә яшәүче бик яхшы кеше турында язарга булдым.
Гаиләдәге төпчек кыз Мәдинә беренче класска керүгә, сугыш башлана. Фин сугышыннан яраланып кайткан олы яшьтәге әтиләрен сугышка алмыйлар. Әмма, аңа карап, авырлыклар читләтеп үтми. Үч иткәндәй, 1942 елны яшен сугып, өйләре янып китә. Янмыйча калган келәттән өй әмәлләп керәләр. Сыер асрап, бәрәңге утыртып яшәп ятканда, әтиләре Мөхәммәтвәли үлеп китә...
Җиде классны тәмамлагач, Мәдинә үзе ише кызлар белән Бөгелмәдәге тракторчылар хәзерләү курсында укып кайта. Калын толымлы, төз гәүдәле кыз сәхнәдә дә җырлый, өздереп бии, күп егетләрнең күзен яндыра. Үзенең дә яратып йөргән егете бар. Ике апасы да кияүгә киткән Мәдинәнең шарты гына авыррак: «Кияүгә чыгам, тик әнине үземнән калдырмыйм». Егетенә бу шарт ошамый, һәркемнең -
үз әнисе.
Бу вакытта тракторчылар бригадиры булып Гыймазетдин абый эшли иде. Аңа Мәдинә бик ошый да, тик сүз катарга кыймый. Чөнки ул кыздан яше буенча өлкәнрәк, җитмәсә, бераз аксый да төшә. Ә шулай да, ул һәрвакыт Мәдинәгә булышырга тырыша. Ай, ул вакыттагы тракторларны әйләндереп кабызулары! Гыймазетдин абый ничек итсә-итә, барыбер, кызның йөрәген яулый һәм тәкъдим ясый. Ул бик әйбәт ир, кияү, ата булып чыга. Әби - үз урынында, балаларга әйбәт тәрбия бирә. Яшьләр көен-төне эштә. Мәдинә барлыгы 12 ел эшли тракторда. Яңа йорт җиткерәләр, йортларга газ да керә...
Әмма язмыш җилләре аларны Түбән Камага китерә. Гыймазетдин абый авылны бик яратса да, сөйгән хатынының теләгенә каршы килми. Башта шәһәрдә дә бик җайлы булмый: балалар кечкенә, уку яшендәгеләренә мәктәптә русча белмәүләре комачаулый. Тик алар бик тырышалар, русчаны да үзләштерәләр, дүртесе дә югары уку йортларын тәмамлыйлар. Сирень, Илгиз, Нияз үзләре кебек акыллы кызларга өйләнәләр, Сәрияләре дә үз тиңен таба. Гомерләр уза, олылар лаеклы ялга чыга, оныклар үсә.
«Бик бәхетле чакта бер як кителә», диләр, дөрес икән - әтиләре каты авырудан үлеп китә... Балалары бик шәфкатьле Мәдинәнең, бер дә ялгызын гына калдырмыйлар, хәлен белеп торалар, еш килеп йөриләр. Әмма бер килсә килә бит ул, кайгы җиле тагын Мәдинә ишегенә кагыла: бу юлы инде, бер-бер артлы, улы Илгиз һәм оныгы Ринат фаҗигале төстә дөнья куялар. Шундый авыр вакытларда башка балалары, туганнары, дуслары ярдәменнән ташламый аны. Бигрәк тә, химия заводларының берсендә директор булып эшләүче Сирень һәркөнне хәлен белешә. Кызы Сәриянең улы Ришат та гел әбисе янында була. Балалары һәм туганнары да Мәдинәнең үзе шикелле мәрхәмәтле, шәфкатьле шул. Һәм ул, гомерем заяга үтмәде, инсафлы балалар үстердем дип, кулын йөрәгенә куеп әйтә ала.
Маһруза ГАЗЫЙМОВА.
Мамадыш районының Шәдче авылы.
 
Аракыга үрелмәгез
Ислам әдәбендә бер кыз бала үстерү ике ир бала үстерүдән өстенрәк санала, чөнки җәмгыятьнең сәламәт булуына хатын-кыз зур өлеш кертә. Сәламәт ана, сәламәт бала - сәламәт җәмгыятьнең нигезе. Бала сәламәт булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Сәер тоелса да, үзегездән башлагыз дип киңәш итәм.
Тормышыбыздагы яман күренешләрнең берсе булган эчкечелек ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар арасында да чәчәк ата. Эчкечеләр саны ел саен ишәя бара, алкоголизм буенча исәптә торучы, наркология диспансерында дәваланучы асыл затларыбыз хәтсез. Алар арасында ана булу хокукыннан мәхрүм ителгәннәре дә бихисап. Иң аянычы, ата-ана назы, тәрбиясе күрмәгән балалар, яшүсмерләр арасына да эчкечелек чире үтеп керде. Эчкечелек - кешенең үз теләге белән сорап алган чире. Акылың зәгыйфьләнү, хәтерсезлек, ихтыяр көчең йомшару һ.б. сәбәпләрен беләсең килсә, күпме аракы чөмерүеңне тикшерүдән башла.
Инде 1915 елда ук Пирогов съездында түбәндәге резолюция кабул ителә: «Кешенең гәүдәсендә исерткечнең җимергеч тәэсиренә бирелми торган бер генә әгъза дә юк».
Йөккә узган хатын-кыз канындагы алкоголь яралгыны саклый торган сыекчага эләгә һәм яралгыны агулый. Беренче өч айда яралгы тышкы тәэсиргә аеруча тиз бирешә. Нәкъ менә шул чорда эчке әһәмиятле органнарга нигез салына. Яралгының хәмердән агулануы гариплеккә - акыл зәгыйфьлегенә, аяк яки кулларның булмавына, бармакларның ябышып үсүенә һ.б. китерә. Әлбәттә, әхлаклы аналар гына үзләренә охшаган яңа буын тәрбияли ала. Бала мәхәббәткә, игътибар һәм нечкә хисләргә мохтаҗ, аларны исә яхшы, тату, гаилә генә бирә ала.
Урамда тәмәке тартып йөрүче йөкле хатыннар, бала арбасы тартучы тәмәкече аналар, комлыкта уйнаучы нәниләрен саклап, эскәмиядә үз ишләре белән сыра чөмерүче, катлы-катлы сүзләр белән «аралашучы» хатыннар - хәзерге заман чынбарылгы.
Халкыбызның физик һәм рухи яктан сәламәт булуын теләсәк, аналарның әхлагын, тән һәм рухи сәламәтлеген кайгыртыйк. Монысы бүгенге көннең әниләренә, әбиләренә кагыла, чөнки булачак яшь аналарга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү шул ике буын хатын-кызга йөкләнгән.
Зөләйха ФӘТТАХОВА,
29нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: