Туган як

"Гаилә" почтасына

Сагынып яшим Түбән Камага, юллама белән эшкә килгәндә, икебезгә бер чемоданыбыз һәм әле яңарак кына тәпи киткән улыбыз бар иде. Килгәч тә, өч бүлмәле квартирның бер бүлмәсенә урнаштырдылар. Кечкенә йокы бүлмәсе иде ул. Әмма безгә ул чакта хан сараедай тоелды. Эшкә җитәкләшеп бара, кичен бакчадан улыбызны алып кайта идек. Безнең...

Сагынып яшим
Түбән Камага, юллама белән эшкә килгәндә, икебезгә бер чемоданыбыз һәм әле яңарак кына тәпи киткән улыбыз бар иде. Килгәч тә, өч бүлмәле квартирның бер бүлмәсенә урнаштырдылар. Кечкенә йокы бүлмәсе иде ул. Әмма безгә ул чакта хан сараедай тоелды. Эшкә җитәкләшеп бара, кичен бакчадан улыбызны алып кайта идек. Безнең бер-беребезне яратуга бар да сокланып карады. Көнләшү дигәнен белмәгән, самими чакларым...
Кайсыдыр бәйрәмдә (элек эш урынында коллектив белән 8 Март, 23 февральне дә табын корып билгеләп үтә идек) иремне янәшә бүлектәге чибәр рус кызы биергә чакыра-чакыра ардырып бетерде. Ялгыз олыгаеп баручы хезмәттәшебезнең (аңа ул вакытта 27 яшь!) бу кыланмышына көлеп кенә карадым. Янәсе, аның белән биегәннән генә иремнең укасы коелмас әле... Килүебезгә ике ел дигәндә, иремне югарырак урынга куйдылар, хәзер инде ул аерым кабинетта үзе генә утыра. Тора-бара, эштән соң да тоткарлана башлады.
Икенче улыбыз тугач, тормыш мәшәкате башымнан ашты. Кая анда үзеңне карау, чәч тарарга түгел, кайчак ирем кайтуына ашарга да чак пешереп өлгерә идем. Ә аның соңга калулары ешайганнан-ешайды. Яңа елда коллектив белән төшкән фотода теге рус кызы иремнең кочагына ук сыенып беткән иде. Шуны күргәч, йөрәгемне нидер чәнчеп алды. Үзенә әйткәч, көлде генә ирем: «Әллә шул симез хатыннан көнләшәсеңме?! Аның белән төн уздыру өчен, миңа бит бер әрҗә аракы эчәргә кирәк булыр иде».
Аның сүзләреннән соң, элекке тынычлыгым кайтты. Бер ел ярымнан соң эшкә чыктым. Коллектив шул ук, бер үзгәреш тә юк. Минем эшли башлавым кайсыдыр бәйрәмгә туры килде. Мул итеп табын корганнар иде. Ирем, җитәкче буларак, түргә утырды, ә аның янәшәсенә профком рәисе - теге рус кызы кунаклады. Бергә биюләренә исем китмәде, әмма хезмәттәшләребез белән автобуста кайтканда, үзебезнең тукталышта минем белән төшмәвенә гарьләндем.
Икенче көн иртәсендә кайтып керде бу. Күзләрен кая куярга да белми. Минем тавыш күтәргәнне ишеткәч, акланып маташа әле. Янәсе, исерек хатын-кызны ялгыз кайтарып җибәрергә намусы кушмаган. Шуннан соң аның соңарган яки кайтмый калган көннәре ешайды. Тора-бара миннән яшермичә дә очраша башладылар. Ирем уенча, мин түзәргә тиеш идем. Аерылышкач та, иремнең ата-анасы мине сабыр итмәүдә гаепләделәр, шул уй белән бакыйлыкка да күчтеләр.
Ирем, нишләптер, үзе чуалган хатынга өйләнмәде, икенче бер шәһәргә китеп, йортка керде. Инде ул хатыныннан да аерылган, үз улларыннан да яшьрәк бер кызны тапкан дип ишеттем. Киленем кайтып сөйләде, имеш, үзенең хатыннан хатынга йөрүенә һаман да мине гаепли, ди. Аерылырга гариза бирмәгән булсам, гаиләдән китәсе кеше булмаган икән. Миндә дә бер генә йөрәк бит, ул ничек чыдарга тиеш булгандыр... Яшермим, сагынып яшим. Юк, аның минем өстән йөри башлаган чагын түгел, ә студент вакыттагы бәхетле мизгелләребезне.
Камилә СӘЛИМОВА.
 
Тату аш татлы була
Данияне күптән, мәктәп елларыннан ук беләм. Чистай районындагы Каргалы мәктәбен укучыларның бәхетле, шат авазы тутырып торган чорда бергә укыдык. Ул елларда бер класста - өч-дүрт авылдан җыелган балалар. Фатирларда торып укысак та, бәхетле идек. Чөнки иртәгәге көн өчен - ышаныч, тормышта урыныңны табарга өмет бар иде. Шул тулы тормышлы мәктәптә канат үстереп, төрлебез-төрле якка сибелештек. Дания белән дә шактый олыгаеп, кем әйтмешли, аякларга сыер баскач кына очраштык. Соң булса да, шөкер, уң булды. Туксанынчы елларда безне очраштырган бәхеткә рәхмәтле булып, без бүген дә бергә.
Язмышны үзебез төзибез дисәләр дә, бик ризалашасы килми. Әгәр шулай булса, химкобинатта эшен яратып башкарган дустым (ул Казаннан укып кайткан белгеч) озак еллар санитарка булмас иде. Сәбәбе, әлбәттә, бер: яшьли - ирсез, ә балалары әтисез калганга мәҗбүр була ул бу адымга.
Ире Инсаф белән яратышу кавыштыра аларны. Балаларны да Аллаһы Тәгалә аларга соңлап кына бирә. Тупырдап торган ике улларын алар бик теләп, барлык көчләрен куеп тәрбия кылалар. Тик менә гаилә башлыгының тормышы фаҗигале рәвештә - эштән өенә ашыкканда өзелә... Аннан соң шактый еллар уза. Ул хакта кабат сүз кузгатып, дустымның ярасына кагылудан курыктым.
Ике сабый баланы әтисез калдырган җинаятьче дә иректә йөри. Нишләп беркемгә дә, беркая да мөрәҗәгать итмәдең, дигән соравыма ул, озак уйланып, көрсенеп утырганнан соң:
- Ул бит дөньяның асты өскә килгән, ата - улны, ана кызны белмәгән туксанынчы еллар иде. Ике яшь бала белән япа-ялгыз калдым. Гариза язсаң, әлбәттә, җинаятьчене табырлар һәм ул җәзасын алмый калмаган булыр иде. Әмма әнә шул ялгызлык, өметсезлек, акчасызлык куркытты. Балаларыма зыян салмасыннар дигән уй да бер көн дә тынычлык бирмәде. Ярар инде, ул еллар артта калды, ирем гомерен чикләгән адәм Аллаһы Тагәлә каршында җавап бирсен, - дип яшьле күзләрен яшерергә тырышты.
Сынмады, сыгылмады Дания. Тулы гаиләләр дә бирә алмаган тәрбияне бирде улларына. Олы улы Ирек Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә укыды, бик күп секцияләргә йөрсә дә, биюне үз иткән егет, бүгенге көндә үзе эшли торган коллективта биючеләр төркеме оештырып, республикакүләм ярышларда уңыш яулый.
Аллаһы авырлыкларга түзгән, сабыр колына җиңеллеген дә бирә бит ул. Даниянең дә кабат пар канатлы булуына - ике дистә еллап. Балаларын аякка бастырырга, башлы-күзле итәргә, авыр вакытта таянырга ышанычлы кешесе булуына шатланып яши классташым. Гаилә тормышында һәркемнең дә агы да, карасы да була, ызгышсыз гына, сөеп-сөелеп кенә яшәп булмый, анысы. Ничек кенә булмасын, Фәрит белән Даниянең җилкәннәре җилдә сыналган - агым суга каршы йөзәргә дә әзер.
Аларның ишекләре туганнарга, дус-ишләргә, кодак-кодагыйларга һәрчак ачык. Тәмле әйбер пешерсә, мине дә чакырырга онытмый.
Өйләре кечкенә булса да, күңелләре киң, түрләре кунаклы аларның. Әти дип тә әйтә алмаган икенче улы Дамир башлы-күзле булып (исламча туй уздырып), хатыны Алия белән шул ук квартирда яшәп, тыныч кына үзләре дә почмаклы булыр чак җиткәнен көтәләр. Башка яшь гаиләләр кебек, бер дә аерылып чыгып китәргә ашыкмадылар.
Олы улы Ирек, шәһәрнең чибәр кызы - «Нардуган» ансамбле солисткасы Гөлназ белән, бик күпләр сокланырлык итеп яшәп яталар. Көтелгән уллары Азамат - ике яклап та әби-бабайга, шул исәптән, Фәриткә дә олы бүләк. Алар бүгенге көндә үз куышларында тату гомер итәләр. Җае чыккан саен, туганнарын, ике якның да әти-әнисен кунак итәләр. Ял вакытларында бергәләшеп сәяхәт итәргә дә мөмкинлек табалар, әле хәзер дә Кара диңгезгә җыенып яткан көннәре. Тормыш мәшәкатьләрен бергәләп хәл иткәнгә, Даниянең туган авылындагы туып-үскән йортын да карап, тәртиптә тотарга тырышалар. Тату аш татлы була, дигән халык мәкале нәкъ менә әлеге гаиләгә туры килә.
Фәрит белән Дания кабызган гаилә учагы җылысы алга таба да якты күңеллеләрне үзенә җыйсын иде.
Гөлсирә ВИЛДАНОВА.
 
Тормыш юлын ялгыз үтмәс өчен
Хәзерге, бөтенесен акча хәл иткән заманда, күп кенә кызларның күбесе чит ил кешесенә кияүгә чыгарга хыяллана. Сәбәбе - дөрес тәрбия бирмәү. Тәрбия белән шөгыльләнү - гаилә һәм дәүләт эше. Шуңа күрә, балалар бакчасы, мәктәп һәм ата-ана бергәләп, тәрбия эшен җайга салырга тиешләр. Кызларны булачак әни итеп, малайларны булдыклы әти, гаилә тоткасы итеп тәрбияләсәк кенә киләчәктә гаиләләр дә, дәүләтебез дә ныклы булыр.
Менә шушындый бурычны күздә тотып, 27нче бакчада «Гел бергә гомергә, гаилә учагын сүндермик» дигән кичә уздырдылар.
Бу кичәдә 10нан артык үрнәк гаилә катнашты. «Кыя тауга ялгыз менмиләр, тормыш юлын ялгыз үтмиләр», дигән принцип буенча яшәүче Әлфия һәм Илмир Хәмидуллиннар. «Турылык, эш сөю, алдашмау, хатын-кызны хөрмәт итү һәм балаларны тәрбияләүдә актив катнашу мөһим», дип санаучы Гөлназ һәм Зөфәр Әхмәтгалиевләр. «Күпбалалы гаиләдә сабыйлар тизрәк эшкә өйрәнеп үсә. Баласыз дөнья - буш дөнья. Аларның һәрберсе - мәхәббәт җимеше. Аллаһы аларга җан бирә, җан белән бергә сәламәтлеген, бәхетен дә бирсен», дип теләүче Лилия һәм Җәүдәт Кәбировлар.
Чакырылган үрнәк гаиләләрнең әти-әниләре үзләренең балалары белән җырладылар, биеделәр, курайда, гитарада уйнадылар.
Сүз уңаеннан, Кәбировларның, Абдуллиннарның икенче hәм өченче балалары да шушы 27 нче бакчада тәрбия алып мәктәпкә китәләр икән.
Кичәдә, Клара ханым белән 57 ел гомер итүче аксакалыбыз Миңнегаян Ягъфәров та чыгыш ясады. Балаларны игелекле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләүгә гаиләдә нигез салынуын, ул тәрбиянең бакчада, мәктәптә дәвам итәргә тиешлеген искәртте. «Биредәге гаиләләргә, балаларга hәм әти-әниләренә өлкәннәр исеменнән рәхмәт әйтәм, пар канатлы булып гомер итегез, балаларыгызны мәрхәмәтле, игелекле итеп тәрбияләгез, үстерегез, белем бирегез», диде ул.
Чыннан да, баланы зыялы һәм кешелекле итеп тәрбияләү - сабый дөньяга килгән мизгелдән башлап, бакчага йөргәндә һәм мәктәп елларында дәвам иттерелергә тиеш. Шул чагында гына шәхесләр тәрбияли алырбыз.
 
Ике хатын арасында чабулап...
Көннәрдән бер көн, танышымның улы очрады. Яшьлек маҗаралары аркасында ялгышлар җибәреп, ике гаилә арасында буталып яшәүче бу ир, «гаилә җылысын тоймыйм», дип зарланып та алды.
Мәктәпнең чыгарылыш классындагы күпчелек кызлар hәм малайлар парлашып йөриләр. Бу да бер кызны өенә озаткалый. Тора-бара, әхлак чикләрен дә узып китәләр, нәтиҗәдә, кыз авырга кала. Әти-әниләре сизеп, тизрәк туй хәстәренә керешәләр. Классташ малайларыннан калышмаска теләп кенә «мәхәббәт» уйнаган егет, кеше сүзеннән куркып кына ЗАГСка бара. Яратмаган хатыныннан ул армиягә китеп котыла.
Йортта калган хатыныннан хатлар еш килсә дә, үзе сирәк яза, хәтта кызлары тугач та, саран котлау сүзләре белән чикләнә. Бөтен уй-фикере хатынын үзеннән биздереп, кайтуга ук аерылышу була.
Җаны тартмаган хатыныннан аерылышыр җайны үзе үк таба - шәһәргә чыккач, чибәр генә татар кызы белән танышып, армиядән шуны ияртеп алып кайта. Барыбер аерылырга уйлагач, авылда хатыны барлыгын әйтми.
Әмма ул уйлаганча барып чыкмый. Хатынының әтиләре авыл башында алар өчен өй җиткереп куйганнар. Кияүне барысы да үз итеп каршы алалар, нәни кызы да сарылып кына тора... Шулай да, үзенең холкын күрсәтеп, ияртә кайткан яшь хатыны белән шәhәргә китеп, яхшы гына эшкә урнашып квартир, машина юнәлтәләр. Тормышы җайлана. Әмма, авылдагы кызым үзенә тартып тора, дигән булып, ике арада еш йөри. Элекке хатыны да каршы килми. Әле алай гына да түгел, урынны бергә җәеп кунарга да калдыра. Авылдагы хатыны икенче баласын да алып кайта. Улы да тугач, шәhәрдәге кысыр хатынын ялгыз калдырып, авыл ягында еш бутала башлый.
«Ике хатын арасында буталуны, бәлки, кемдер бәхеткә санар. Яшәп караганнар алай уйламас. Гомер бик кыска, мин шул кыска гомерне икегә бүлеп, тагын да кыскартам, - ди бу уфтанып. - Ике гаиләнең берсендә генә төпләнәсем килә, әмма кайсысын сайларга да белмим, икесе дә кызганыч. Миңа нишләргә?»
Аның сөйләгәнен тыңлап торсам да, бу очракта нинди киңәш бирәсең инде җиңел акыллы адәм баласына? Йөрәгеңне тыңла дипме, әллә акылыңнымы?..
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: