Туган як

"Гаилә" почтасына

Хатынга чыдап булмый.. Кызык та инде бу хатын-кыз. Акчаңны тиененә кадәр алып кайтып бирәсең, ялларыңны өйдән беркая чыкмыйча, диванда телевизор каршында уздырасың. Юк, бәйләнергә сәбәп табып кына тора. «Чүп чиләген түгеп кер, тузан суырт, келәмнәрне кагып кер» - көне буе, бәйләнчек чебендәй, колак төбендә безелди. Кеше төсле ял итәргә мөмкинлек...

Хатынга чыдап булмый..
Кызык та инде бу хатын-кыз. Акчаңны тиененә кадәр алып кайтып бирәсең, ялларыңны өйдән беркая чыкмыйча, диванда телевизор каршында уздырасың. Юк, бәйләнергә сәбәп табып кына тора. «Чүп чиләген түгеп кер, тузан суырт, келәмнәрне кагып кер» - көне буе, бәйләнчек чебендәй, колак төбендә безелди. Кеше төсле ял итәргә мөмкинлек бирми. Гел бәйләнеп, туктаусыз эш кушып торуыннан гарык буласың. Бер минеке генә түгел, иптәшләрнең хатыннары да шундый икән.
Шулардан туеп, эштән соң сыраханәгә тукталабыз. Ирләрчә рәхәтләнеп ял итеп, туйганчы сөйләшеп, соң гына таралышабыз.
Өйдә хатын караңгы чырай белән каршылый, суынган ашны өстәлгә дыңгылдатып китереп куя, сөйләшмәгән була. Харап, дөнья беткән диярсең. Ашамасаң, тотына допросларга: «Сөйрәлчегең тамагыңны туйдырып җибәрдеме? Кем ул? Кайда тора? Мин, җүләр, яшь гомеремне син хайван белән уздырдым. Егетләр карамаслык идемме әллә?! Көтүләре белән артымнан йөрделәр». Салкын ашны берничә кабуда йотасың да, урынга кереп авасың. Иртән торуыңа, кесәләре актарылып беткән чалбарың, һәр номерына кадәр җентекләп тикшерелгән кесә телефоның идәндә ауный. Уятмыйча да эшкә киткән хатынны сүгеп аласың да, чәйнек борыныннан салкын су чөмереп, чыгып чабасың.
Бер-ике көн шул салкын ашы белән интектерә әле хатын. Минеке генә түгел, иптәшләрнеке дә шулай, ди. Үпкәләшүләр онытылып, аралар әйбәтләнеп кенә китә. Тагын тотына колак итен кимерергә: «Тегене тегеләй ит, монысын -
болай». Телевизордагы футбол матчы иң кызган минутта синең нервыңа чүп-чар белән тисеннәр әле?! Сукыр чебендәй күзгә керүче хатынга кычкыруыңны сизми дә каласың: «Соң, чүпрәк баш, футбол бара! Кулың черегәнме әллә бер чиләк чүпне үзең түгеп кермәскә?!»
Үкерә-үкерә кухняга кереп бикләнгән хатын артыннан тапочкаңны тотып атасың, тик инде кәеф кырылган. Кайчак чыдар әмәл калмый. Ник хатыннар шулай ахмак икән ул? Өйдәге вак-төяк - ирләр эше түгел, хатыннарныкы. Ир башым белән, бәрәңге әрчеп, кер юып йөрмәм бит инде. Хатын-кыз булып тугансың икән, үзеңә тиешлесен тыныч кына эшлә дә куй.
Безнең инәйләр гомер буе ашарына да пешерде, мал-туар да карады, колхоз эшенә дә йөгерде. Барысына да җитештеләр. Безнең хатыннар шикелле, аждаһадай, бер дә авызларыннан ут чәчмәделәр. Хәзерге хатыннарны безнең инәйләрдәй эшләтеп карар идем мин.
Галимҗан КӘРИМОВ.
 
Уйнашчыга китте
Иремне гомер буе көйләп яшәдем. Шәһәр квартирында ир-атка эш юк. Шулай да, бер мәртәбә дә чынаяк та юдырмадым. Балаларны да бакчага үзем йөрттем. Көн дә чиста оекбаш, үтүкләнгән күлмәк-чалбар булды өстендә. Яшькә үземнән күпкә олы булгач, сүзеннән чыкмадым.
Ирем генә санламады, йөрде. Эшендәге хатын-кыз белән чуалды, түздем. Балалар үсеп, икесе дә өйләнде. Кечесенең туенда да чит хатын тирәсендә чуалды, озата ук китте. Актан да, карадан да сүз әйтмәдем. Җитмешнең өске ягына чыккач, тынычлангандыр инде дип уйлаган идем. Җәй буе бакчада ятучы аталарын күрәселәре килгәч, улым белән киленнән калмадым.
Бакчада күренмәгәч, күршеләргә кергәндер дип уйлаган идем. Мунчада тавышлар ишетелгәч, бардым. Ишектән аллы-артлы килеп чыктылар. Соңгы эшләгән урынындагы бер хатын белән икәүләп чыгып киләләр. Мине күргәч, ирем әллә нишләп китте, ә уйнаш-
чысы бакча яңгыратып көлде...
Бер сүз дә әйтмәдем, борылдым да, кайтып киттем. Инде ун көн үтте. Күзгә башка күренгәне юк. Бакча күршебезгә шалтыраткан идем, теге хатынның һаман да шунда буталып йөрүен әйтте.
Картайган көндә минем дә кеше кебек яшисем килә. Кайда ялгыштым? Гаебем нидә? Уйларымның очына чыга алмыйм, акылдан язам бугай инде.
Әнисә ГАЙФЕТДИНОВА.
 
Мәңге өзелмәс якты өмет
Ул ялгыз, якыннары да, туганнары да, авырса су алып бирер кешесе дә юк. Картаю дигәнең җитмеш-сиксән яшькә җитү түгел, ә беркемсез һәм беркемгә кирәксез булып калу икән бит. Ни өчен язмышы яралы булды соң әле аның?
Соңгы ике-өч айда Салих төннәрен шулай сызланып, уй эчендә уздыра. Күз алдына, кинодагы кебек, үткәндәге бәхетле көннәре килә. Һай, җиңел-җилпе яшьлек тә, аңа ияреп, гомеркәйләр дә үтеп китеп бара. Әгәр дә яшәвенең шушылай тоташ үкенечкә әйләнәсен белгән булса, Рәсимәсен ил бетереп эзләр һәм тапмый калмас иде. Соң, бик соң ишетте шул аның хәбәрен. Әлмәттәге туганнары туенда Үзбәкстандагы танышы Хәлимәне очратмаган һәм ул Рәсимә турында сөйләмәгән булса да, бәлки, бу кадәр газап утында янмас иде. Үзбәкстандагы ерак яшьлек, бәхетле минутлар татлы бер төшкә генә әйләнгән иде бит инде.
Алтмышынчы еллар башында механика техникумын бетерде. Төркемдәше, үткен телле чуваш егете Гена әйткәнчә, «специалисты широкого профиля с узким окладом» инде. Ташкенттагы, алар эшкә җибәрелгән идарәнең башлыгы «узкий оклад» димәде мондый егетләр килгәнгә бик сөенеп, «аена 3000нән ким алмаячаксыз (ул чагында 1 кг шикәр 10 сум, ипи 1 сум 40 тиен тора иде), өйләнүгә үк квартир бирәбез», дип, егетләргә алтын таулары вәгъдә итте. Ә егетләр авызларын ачып тыңладылар. Башлык чын белән ялганны шундый оста катнаштырды, 20-21 яшьлек егетләр түгел, кайсы ялган, кайсы чын икәнен, мөгаен, үзе дә аера алмагандыр.
Соңыннан ачыкланды, акыллы җитәкче, гәрчә идарәләре Ташкентның үзендә булса да, арыклар ясауга бәйле буларак, район үзәкләрендә һәм вак шәһәрләрдә коммуналь квартираларны арендага алган, бу идарәдә эшләүчеләрне шунда урнаштыралар да, эш беткәнче торак эзләп йөрисе юк.
Ташкенттан утыз чакрымлап ераклыктагы бер кечкенә шәһәргә эшкә җибәрделәр Салихны. Татарстан егетен яшьләр бик тиз үз араларына кабул иттеләр. Бергәләп, кичке уеннарга, татар концертларына йөри башлады. Язгы кичләренең берсендә шәһәр бакчасының татар яшьләре үзара «Зәлилә» дип йөртә торган урынында очратты ул Рәсимә исемле кызны. Үзбәкстанга күптән түгел генә килгән Рәсимә, вакытлы паспорты белән төзелешкә эшкә кергән икән, абыйсы белән җиңгәсе янында яши иде.
Август кичләренең берсендә Салих белән Рәсимә кичке уеннан соңрак кайттылар. Күпме шакысалар да, Рәсимәгә капканы ачмадылар. Ике метрлы дувал (балчык койма) өстеннән керерлек түгел, урамда да кунып булмый. Алар Салихның квартирына кайтып киттеләр, ә икенче көнне Рәсимәнең эшкә егет өеннән чыгып баруын күреп калганнар. Җитмәсә, шофер абыйсы Сәмаркандтан кайтып җитмәгәнлектән, өйдә ялгызы калган җиңгәсе Рәсимәнең шакыганын ишетмәмешкә салышса да, төн уртасында егет белән култыклашып каядыр киткәнен күрше-тирәгә чәчеп өлгергән иде. Никах укытудан башка чаралары калмады. Рәсимә ничектер, ә Салих моңа бик куанып риза булды.
Кырым татары Ибраһим абый никах укыгач, «эчкечелек - хәерчелеккә юл, бәхетсезлеккә сәбәп», дип үгет-нәсихәт тә бирде. «Сез -
Алла алдында да, кешеләр алдында да ир белән хатын хәзер, туйны үзегезгә уңайлы вакытта ясый аласыз», дисә дә, аларга туй ясарга насыйп булмады. «Баллы ай»лары узарга да өлгермәде, Рәсимәне пахта (мамык) җыярга җибәрделәр. Үч иткәндәй, Салихка «военкомат»тан повестка китереп тоттырдылар һәм 4-5 көн эчендә медкомиссия уздыртып, армиягә җибәрделәр. Горький урманнарында ике айга якын «яшь сугышчы» курсы узгач, хәрби ант бирдерделәр һәм, Салих шикелле шофер таныклыгы булганнарны Германиягә озаттылар. Германиядә дә ярты ел эчендә 2-3 урынга күчереп йөрттеләр яшь солдатны. Ул Рәсимәгә хат арты хат юллады, тик сөеклесеннән хәбәр дә килмәде... Аның каравы, алардан бер бүлмә аркылы гына яшәгән Нәзирә хат юллады аңа. «Рәсимә кияүгә чыгып Сарманга кайтып китте», дигән юллар егетнең кулын түгел, йөрәген өтеп алгандай булды...
Калганнарын Хәлимә сөйләгәннәрдән генә белә Салих, ә Хәлимә белән Рәсимә сердәшләр иде. Никахлы ир белән хатын булсалар да, ЗАГСта язылышмагач, Рәсимәне квартирдан чыгарганнар. Өстәвенә, вакытлы паспортының да срогы чыккан булган. «Татарстанга кайтып китте Рәсимәң», дип сөйләде Хәлимә. Ул анда Зәйдәге электр станциясе төзелешенә урнаша. Уллары Әнәс тугач, авылда бераз тора да, нәниен әнисендә калдырып, КамАЗга эшкә керә, квартир ала.
«Армиядән соң Ташкент якларына кайтмадымы икән дип, улы белән эзләп килгән иде Рәсимә. Кайтмадың шул. Үзе дә озак тормады, абыйсы да анда яшәми иде инде. Чаллыга кайтып китте, - дип сөйләп торды Хәлимә. - Әнәс институтны бетерәсе елны Рәсимә белән икесен кибеттә очраттым. Сөйләшүе, тавышы, йөрүе, хәтта битендәге миңенә кадәр синекенә охшаган. Берничә ел элек үзе биргән адрес белән Рәсимәне эзләп барган идем, квартирын сатып улы янына киткәнен әйттеләр».
Күрше шәһәрләрдә генә яшәлгән бит, никләр бу язмыш адәм балаларын Сак белән Сокка әйләндерә икән?.. Ә Салих үзе, армия хезмәтен тутыргач, Түбән Кама төзелешенә кайтты. Ташкент белән аралар өзелгән, чөнки Нәзирәнең хаты буенча Рәсимәне ул башка кешедә кияүдә дип белә, аның белән күрешүенә өмете өзелгән иде.
Киров өлкәсеннән, комсомол юлламасы белән, Түбән Камага эшкә килгән бик чибәр, нәрсәсе беләндер Рәсимәне хәтерләтүче Зоя очрады аның юлында. Урысларның бер бәйрәмендә Зоя аны, туганнары белән танышырга, авылларына чакырды.
Айныр-айнымас уянганда, алар Зоя белән бер ятакта иделәр. Табындагыларның күбәйгәнен, аңа «зятек» дип дәшкәннәрен һәм «горько» дип кычкырганнарын гына бераз хәтерли алды.
Эшләгән урыннарында, Салих белән Зояның өйләнешкәнен белгәч, «комсомол туе» оештырдылар. Ул елларда, бигрәк тә «комсомол туе» ясаучы катнаш гаиләләргә, ЗАГСта ук квартир ачкычы бирәләр иде. Квартир алу өчен генә «өйләнешеп», квартирлы булуга аерылышучылар күбәеп киткәч, бетерделәр аны. Салих белән Зоя да һич көтмәгәндә квартирлы булдылар.
Чирле булып туган улын дәваларга акча җиткерү өчен, Салих вахта белән Себергә йөри башлады. Сабый өч яшендә үлеп китсә дә, зур акчага ияләшкән ир Себергә эшкә йөрүдән туктамады. Бер кайтуында Зояны яхшы ук «төшергән» хәлдә күреп, «тагын бер эчкәнеңне сизсәм, ташлап китәм», дип кисәтте, эшкә керергә кирәген әйтте. Салихны да, бу мул тормышны да югалтасы килмәгәндер инде, хатынының башка эчкәне сизелмәде. Салихны көтеп ала, матур итеп озата. Ике елдан кызлары дөньяга килде. Әнисе кебек чибәр Галя бик яхшы укыды һәм институтны бетергәч, үзе кебек үк табиб булып эшләүче ире белән Америкага киттеләр, унике еллап инде шунда яшиләр. Аларның кызлары Таня татар телен түгел, урыс телен дә рәтләп белми, инглиз телендә сөйләшә.
Узган ел, баланы рус телендә яхшылап сөйләшергә өйрәтер, бергә рус телендә язган китаплар укырлар дип, Зояны да Америкага алып киттеләр. Тукайны үз телендә укый белмәгән татар баласы татар буламы? Пушкинны урыс телендә укый алмыйча, инглизчә сөйләшеп үскән оныклары Таня да ни татар, ни урыс түгел. Тамырларында урыс-татар каны акса да, ул америкалы була түгелме соң? Җитмешнең өске ягына чыккач, гомер иткән хатыныннан аерыласы килмичә. Салих шуларны әйтеп караган иде. Тик, кая ул тыңлау?! Зоя балалардан калмады. Әнә хәзер, «Әни авырый, юл ерак. Ул кайта алмас, үзең кил», дип чакырып яталар.
Юк, беркая да китмәячәк Салих. Кеше үзенең туган туфрагында гүр иясе булырга тиеш. Бәлки Рәсимәне дә күрер, соңгы мәртәбә йөзенә багар. Язмыш аның шул иң соңгы, тормышка бәйләп торучы бердәнбер өметен дә өзмәс бит инде.
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: