Туган як

"Гаилә" почтасына

Атадан бала туар... «Атадан бала туар, атасының юлын куар», ди халык. Тукталышта автобус көтеп торганда кемнәр белән нәрсә генә сөйләшергә туры килми. Берсендә, өлкәнрәк яшьтәге апа: «Синең балаларың бармы, кызым», дип сорап куйды. Җавап биргәнне дә көтмичә: «Тормыш корырга өлгермәгән булсалар, булачак кода-кодагыйларыңны яхшырак бел, шуннан соң гына ризалык бир»,...

Атадан бала туар...
«Атадан бала туар, атасының юлын куар», ди халык. Тукталышта автобус көтеп торганда кемнәр белән нәрсә генә сөйләшергә туры килми. Берсендә, өлкәнрәк яшьтәге апа: «Синең балаларың бармы, кызым», дип сорап куйды. Җавап биргәнне дә көтмичә: «Тормыш корырга өлгермәгән булсалар, булачак кода-кодагыйларыңны яхшырак бел, шуннан соң гына ризалык бир», диде. Һәм үз башыннан үткәннәрне сөйләде.
Ул апаның үзен кияүгә димләп биргәннәр. Кыз кулын сорарга килүчеләрнең мак-
тауларына караганда, булачак кияүдән дә яхшы, булдыклы кеше дөньяда юк икән. Чынлыкта, киресенчә булып чыга. «Балалар ятим булмасын, кеше арасында яман даным чыкмасын», дип, тешен кысып, түзеп яши бу апа. Ике малай таба. Карап торышка, малайлар бер-берсеннән аерылмыйлар кебек, тик холыклары гына капма-каршы икән. Олы улы - итагатьле, ә кече малае, әтисенә охшап, бик тә төксе, дорфа, тыңлаусыз, үз дигәнен генә эшли. Улларының икесе дә бер үк мохиттә үссәләр дә, нәселдәнлек (геннар) үзенекен иткән. Кайберәүләр бала-чаганың юньсезлеген гаилә тәрбиясенә генә сылтап калдыралар. Бер кеше дә баласын начарлыкка өйрәтми, булдыра алганча яхшы тәрбия бирәсе килә. Нихәл итмәк кирәк, халык ул уңайдан, «Аттан ала да туа, кола да туа», дип бик белеп әйткән.
Өйләнергә җыенган олы улына бу апа да: «Кызның анасы салгалый икән, кызы да шундый булмасмы? Яхшылап уйла», дип киңәш биргән. Әмма улы: «Мин бит әнисенә түгел, кызына өйләнәм, ул андый түгел», дип җавап биргән. Тик бер елдан хатынының салыштырганын сизеп: «Их, нигә сине тыңламадым икән, әни», дип чарасыз калып килгән. Әти-әни сүзенә колак салырга кирәк икәнен белсәк тә, тыңлап җиткермибез шул.
Элекке әби-бабайлар башлы да, зирәк тә булганнар. Балаларын башлы-күзле итәр алдыннан, булачак киленнең яки кияүнең 7 буы-нына кадәр тикшергәннәр. Хәзерге балаларга әйтеп кара син. «Я сам знаю, не ребенок», дип кенә кырт кисәләр. Начар тәрбия нәтиҗәсе дип, йомгаклап куярга ашыкмагыз. Тукталыштагы апа бик дөрес әйтә - кан хәтере аша күчә торган нәселдәнлекнең бала тәрбиясенә йогынтысын инкарь итеп булмый.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
Илле ел бергә
Бәхетле яшәү сере нидә? Бу сорауны гаилә юлыннан дистәләрчә ел иңгә-иң атлаучы парларга биреп караганыгыз бармы? Бәхет дигәнен ир затының көн дә чәчәк бүләк итүендә, кочаклашып-сөешеп кенә яшәүдә дип күзаллау һич тә чынбарлыкка туры килми. Чөнки гаилә тормышы да табигать кануннарына буйсына. Ә табигатьтә, билгеле булганча, кояшлы тын көннәрне, вакыт-вакыт, җил-давыллар алмаштыра, чәчәкле матур җәйгә алмашка буранлы салкын кышлар килә. Табигать тигезлеге дигән нәрсә бу.
Бу язмада мин сөйләргә җыенган Хәйруллиннарның гаилә тормышларына да табигать тигезлеге дигәне хас булгандыр. Шулай булмаса, илле ел буе гаилә дигән катлаулы тормыш юлыннан бер җан булып үтә алырлар идеме икән? Әлбәттә, мин монда, беренче чиратта, гаиләнең ир-канаты булган Рәшит абыйның - акыл көчен, ә Дания апаның сабырлыгын күз уңында тотам.
Икесе дә яшендәй янып торган чибәр егет белән сылу һәм чая кызның өйләнешүләренә дуслары шатланып кына түгел, ә көнләшеп тә карагандыр. Көнчелек дигәнең бик куркыныч көч бит ул. Тормыш дәрьясында гаилә корабы үз маягын җуймасын өчен, хатын-кыз затына никадәр түземлек, сабырлык кирәк була. Нихәл итәсең, бик күпләребезнең гаиләсе, үз юлларындагы көнчелек, хыянәт ташларына бәрелеп челпәрәмә килә түгелме?
Ә Рәшит абый белән Дания апа, нинди генә сынау килсә дә, үпкә-рәнҗүләрне бер читкә куеп, уртак тел таба, гаилә иминлеген саклап кала алдылар. Болай язганга хәтерләре калмас дип өметләнәм. Мин аларны бу шәһәргә килә-килгәннән бирле беләм. Узган гасырның совет системасы җимерелү алдында торган еллары иде ул. Дания Бариевна «Жилстрой» системасындагы 11нче төзелеш-монтаж идарәсендә кадр-лар бүлеге начальнигы булып эшләде, ә ул СМУ белән хәзер инде мәрхүм Илдар Хәйбулов җитәкчелек итте. Илдар Зарипович тормышта бик сирәк очрый торган зирәк акыллы һәм кешелекле шәхес иде, коллективына да шул сыйфатлары белән үзенә охшаш кешеләрне туплаган иде ул. Күпмедер вакыт миңа да бу җитәкчеләр кулы астында эшләү насыйп булды. Хәзер, инде бик күп еллар узып, үзем дә олыгаеп барган бер чорда, ул елларны олы тормыш мәктәбенә тиңлим. Боларны мин Дания апаның шул еллардагы бәхетле мизгелләрен дә, борчуларын да, проблемаларын да никадәр якыннан белүемне аңлатыр өчен телгә алдым.
Ил икътисадындагы үзгәрешләр, беренче чиратта, төзелешкә китереп бәрде кебек тоелды безгә. Акчасызлык заманы. Әмма бер генә кеше дә эшен ташламады. Совет чорының дөрес тәрбиясе каннарга сеңгән иде, күрәсең. Хезмәт хакы алганга кадәр очын-очка ялгап, ничек тә түзәргә кирәк. Соңга таба бик күпләрнең, хәтта ипилек-сөтлек тә акчасы калмый. Олылар ярый ла, гаиләләрдә бит әле үсеп килүче балалар да бар. Дания апаларны да юкчыллык читләтеп үтмәгәндер, әмма мин аның бер генә мәртәбә дә йөзеннән елмаю югалганын күргәнем булмады. Йөрәгендә утлар янса да, беркемгә дә сиздермәүче затлар бар. Андыйларны чакматашка тиңләргә буладыр. Дания апа да - шундыйлар затыннан. Әнә шул авыр елларда балалары Зөфәр белән Резидәне җыл-яңгыр тидерми үстерү -
ирле-хатынлы Хәйруллиннарны тагын да якынайткандыр. Сер түгел, авырлык-сынаулар бик күп гаиләләрне җимереп ташлый. Шуларның берсенә дә бирешмичә, бергә кала алучылар - иң бәхетле парлар.
Дөрес, бик күп еллар узгач, бер очрашуыбызда, шәһәр советы депутаты ярдәмчесе булган Дания Бариевна, ничектер, Рәшит абыйдан зарлана башлаган иде. Карашыннан күреп-аңлап торам, яратып зарлана. Әмма нәрсәгәдер бар җанын айкаган ачуына ирек бирсә, гаилә тормышлары чатнар кебек тоелды. Тыңлап-тыңлап тордым да, әгәр дә Рәшит абый шундый булмаса, бөтен кеше белә һәм ихтирам итә торган бүгенге Дания Бариевна булыр идегезме соң, дип әйтеп куйдым... Байтак вакыт үткәч, шул сөйләшүне кабат искә төшерде ул: «Әгәр дә миңа кушылып, Рәшит абыеңны хурлый башласаң, нишләп бетәр идек икән?! Бик тә ачуым килгән чак иде бит».
Илле ел буе гаилә юлындагы сынау-киртәләрне дә, шатлыклы мизгелләрне дә тигез дәрәҗәдә күтәреп, гаилә юбилейларына килеп җиткән Дания һәм Рәшит Хәйруллиннарның бу шатлыгын аларны якыннан белүчеләр белән беррәттән, балалары, өч онык-
лары һәм шул оныкларының дүрт баласы да чын күңелдән уртаклашадыр. Хәйруллиннарга, бәхетле һәм тигез парлар булып, киләчәктә дә тирә-яктагыларны сокландырып яшәргә язсын. Янәшәбездә бәхетле парлар никадәр күбрәк булса, дөнья яктырак, тормыш ямьлерәк була бит.
Барыбызга да өлге булырлык пар
«Гаилә»не укучыларга үзебезнең аксакаллар шурасы әгъзасы, яңа ел башында 85 яшен тутырачак Миңнегаян Ягъфәров һәм аның хәләле Клара ханым турында сөйләргә булдым.
Аларның сабый чаклары авыр сугыш елларына туры килә. Мамадыш ягындагы Ишки авылында дөньяга килсә дә, әтисе аларны Тула өлкәсендәге Казановка поселогына алып китә, үзе шахтада эшли. 1941 елның декабрендә Казановка оккупациядә кала. Фашист самолетларының бомба ташлаулары, поселокның җимерелүе, кешеләрнең үлүе сабый күңелендә тирән җәрәхәт калдыра. 1942 елның маенда, каты сугышлардан соң, немецлар Казановканы калдырырга мәҗбүр булалар. Шул елны ук, туган якка әйләнеп кайта алар. 7 класс тәмамлагач, Миңнегаян Мамадыш педагогия училищесына керсә дә, укытучы булу хыялы тормышка ашмый. Үз көнен үзе күрергә мәҗбүр булганлыктан, киномеханиклар курсында укый. Илне һава һөҗүменнән саклау гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң, туган якка кайтып, нефть ятмаларын эзләү идарәсендә эшли.
Буш арада, еш кына Красный Бордагы китапханәгә килә. Менә шунда Миңнегаян белән китапханәче Клараның гомер сукмаклары кисешә. Красный Бор (хәзерге Әгерҗе) районы Баржи Умга авылында укытучы гаиләсендә туган Клара, 6-7 яшьтә үк, әтисенең китапханәсендәге китапларны, Тукай шигырьләрен укый.
Клара беренче класска кергән 1941 елда әтисен фронтка алалар. Гаиләдә алар биш бала булалар. Ачлы-туклы яшәсәләр дә, Клара мәктәпне ташламый, алай гына да түгел, бу тырыш кыз, сугыштан соңгы елларда, Алабуга китапханә техникумын да тәмамлый.
Миңнегаян белән алар, бергәләп, концертлар, спектакльләр куеп йөриләр. Берсен-берсе сынаганнан, ике якның дә әти-әниләре, туганнары белән танышканнан соң, 1958 елда гаилә коралар. Миңнегаян, читтән торып, Казан элемтә техникумын тәмамларга да өлгерә.
1969 елда Түбән Камада Марксизм-ленинизм институты, ә 1975 елда Куйбышевта профсоюз хезмәткәрләре курсын узып, пенсиягә чыкканчы (1991 ел) җаваплы урыннарда эшли. УМСта - инженер-энергетик, «Строймеханизация»дә -
профсоюз комитеты рәисе, партия оешмасы секретаре вазыйфаларын башкара, район һәм шәһәр Советы депутаты булып та сайлана. Шул депутат булган туксанынчы елларда, Татарстанның мөстәкыйльлеген яулау, мәктәпләрдә татарча белем бирүне кертү, балалар бакчаларында татар төркемнәре булдыру, дәүләт органнарында республиканың ике дәүләт теленә дә тигез мөнәсәбәт булдыру өчен җан атып йөри ул. Туган телебезне дәүләт теле югарылыгына күтәрү өчен бар тырышлыгын куючы Миңнегаян Ягъфәров - 2000 елдан бирле аксакаллар шурасының иң актив әгъзасы. Шәһәребездә ул аяк басмаган балалар бакчасы һәм китапханә юктыр.
Миңнегаян әфәнде белән Клара ханымны балалар бакчаларына, китапханәләргә һәм уку йортларына яшьләр белән очрашуга еш чакыралар. «Балалар тәрбияләүдә һәм гаилә учагын сүндерми саклауда - ир белән хатынның бер сүздә булуы, бер-берсен ихтирам итүе мөһим», дип саный алар.
Бу рәвешле фикер йөр-терлекләре бар, чөнки алар үзләре ике кыз үстереп, аларга төпле белем һәм тәрбия биргәннәр. Олы кызлары Гүзәлия «Нижнекамскнефтехим»да икътисадчы, Казан педагогия институтын тәмамлаган кече кызлары Әлфия 2нче гимназиядә фортепиано дәресләре алып бара. Бәхетле әби белән бабайның бүгенге көндә дүрт оныгы һәм инде шул оныкларыннан берсенең үз баласы бар.
Бу тәртипле гаиләнең девизы: «Үз эшеңне намус белән, җиренә җиткереп, яратып башкар, кешеләргә хөрмәтле һәм игътибарлы бул, үз тормышың белән, балаларга һәм кешеләргә үрнәк, өлге бул».
Миңнегаян үз гаилә тормышларындагы барлык уңышларның сере Клара ханымның - үзенә турылыклы, тәртипле һәм эш сөюче, ирне ир итүче хатын, балаларны яратып тәрбияләүче ана булуында дип саный.
57 ел буе пар канатлар булып яшәүче бу парның гаилә тормышын, чыннан да, барыбыз өчен дә өлге итеп алырлык. Пар канатлары сынмыйча, озын-озак еллар сау-сәламәт булып яшәсеннәр иде Ягъфәровлар.
Суфиян МИНҺАҖЕВ, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: