Туган як

Гаилә

Үзебез - монда, балалар - Киевта Ирем белән гаилә корып яши башлавыбызга 11 сентябрьдә 50 ел булды. Танышуыбыз Әлмәттә 1963 елның 5 август кичендә булды. Ул җылы кичтә Әлмәт «Яшь нефтьчеләр» көнен уздыра иде. Бию мәйданына иптәш кызым белән бардык. Без басып торган мәйданчыкның каршы ягында бер егет күземә чалынды....

Үзебез - монда, балалар - Киевта
Ирем белән гаилә корып яши башлавыбызга 11 сентябрьдә 50 ел булды.
Танышуыбыз Әлмәттә 1963 елның 5 август кичендә булды. Ул җылы кичтә Әлмәт «Яшь нефтьчеләр» көнен уздыра иде. Бию мәйданына иптәш кызым белән бардык. Без басып торган мәйданчыкның каршы ягында бер егет күземә чалынды. Озын буйлы, куе кара чәчле, кара күлмәктән. Мин иптәш кызыма әйтәм: «Рәкыя, кара әле, каршы якта бер таныш түгел егет басып тора. Менә күрерсең, ул мине биергә чакырачак». Һәм шулай булып чыкты да. Ул да чибәр кызга игътибар иткәндер, күрәсең.
Шул кичтән башлап без очраша башладык. Ул егет Кадим Рәхимов, Уфа авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Әлмәт районының авыл хуҗалыгы идарәсенә эшкә билгеләнгән булган.
Мин ул вакытта инде эшли идем, югары белемне читтән торып укып алдым. Без гаиләдә ун бала булып, сигезебез исән-имин үстек. Күп балалы гаилә булгач, көндез укырга мөмкинлек булмады. Ике ел очрашып йөргәннән соң, 1965 елның 11 сентябрендә язылышып, гаилә корып җибәрдек. 1966 елда мәхәббәт җимешебез, кызыбыз Эльвира туды.
Иремнең белемен арттыру теләге зур иде һәм ул Калуга өлкәсендәге, илдә бердәнбер Авыл хуҗалыгы терлекләренең физиологиясе һәм биохимиясе буенча Бөтенсоюз фәнни тикшеренү институты аспирантурасына керде. Без гаилә белән шунда күчендек. Ирем аспирантураны тәмамлагач, шунда эшкә калдырдылар. Озак еллар буе фәнни хезмәттә булды. Ә мин үзем күп еллар шул институтта баш хисапчы булып эшләдем.
Соңрак ирем Калуга шәһәрендәге Тимирязев исемендәге аграр университетның филиалында студентлар укытты, күп еллар декан булып эшләде. Ә мин ун елга якын баш салым инспекторы булып эшләп, шуннан пенсиягә чыктым. Бердәнбер кызыбыз урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлап, Мәскәүдә югары белем алды. Өченче курста бергә укыган Украина егете белән өйләнештеләр. 1986 елда институт тәмамлагач Киевка күчеп киттеләр. Кызыбыз Киевтагы бер заводка инженер-конструктор булып урнашты.
Гел сагынып торсак та, алар өчен борчылмадык. Киявебез бик яхшы, эш сөючән, гаилә корган елларны булдыра алганча ярдәм иттек.
Ул заманнарда Киев искиткеч матур иде. Бернинди тоткарлыксыз Калугадан, 12 сум түләп, елына икешәр мәртәбә поезд белән Киевка барып тордык. Илләр тыныч, халыклар дус, бәяләр арзан иде ул заманнарда. Ә инде ил хакимиятенә җимерү өчен килгән корткыч, карак түрәләр үрмәләгәч, элекке тыныч тормыш бетте. Кызыбыз, заводлар ябылу сәбәпле, квалификациясен үзгәртеп, баш хисапчы булып эшли. Ике оныгыбыз да югары белемле белгечләр.
Хәзер дә, елга ике мәртәбә Киевка поезд белән барып торабыз. Ләкин юл йөрү катлауланды: беренчедән, юл бәяләре күп мәртәбә артты (һәм арта бара), икенчедән, Украинага чит ил паспорты белән генә кертәләр. Анда булу вакыты 90 көннән арт-маска тиеш. Дөрес, Украина таможнясы поездда ук штамп сугып, 90 көнгә рөхсәт кәгазен бирә. Башка беркая да барып йөрисе юк.
Ә менә читтән Россиягә керү шактый катлаулы, килгән чит ил кешесе миграция хезмәте һәм эчке эшләр бүлегендә 3 көн эчендә теркәлергә тиеш. Хезмәт түләүле һәм арзан түгел. Өстәвенә, һәрчак чират та күп була.
Киев шәһәре Днепр елгасы буенда урнашкан. Ул хәзер дә матур. Ләкин, соңгы барганыбызда элекке кебек күзеңнең явын ала торган күп төрле чәчкә клумбалары һәм фонтаннар инде юк иде. Кибетләрдә, элеккечә, ашамлык һәм башка товарлар ассортименты зур (соңгы вакытта да кимемәде). Яңача төзелгән сәүдә үзәкләре дә бик күп. Бәяләр, безнең Россия белән чагыштырганда, шактый арзан. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк, Украинада хезмәт хакы һәм пенсия дә безнекеннән ким.
Транспорт бәяләре арзан. Мәсәлән, метрода йөрү 4 гривна, безнең акча белән 10 сум тирәсе. Чагыштыру өчен, Мәскәүдә метро бәясе -
50 сум. Башка әйберләрне дә чагыштырып үтим әле: шикәр комы Киевта 28 сум, бәрәңге 8-10 сум, йомырка һәм үсемлек мае бездәге кебек, кыйммәт. Сезон вакытында яшелчә һәм җиләк-җимешне бик арзан бәягә сатып алып була. Ә бездә, җәен дә, кышын дә бәяләр югары. Киевта аракы бездәгедән 2 мәртәбә арзанрак, тик шулай да, күпме йөреп тә, исерекләр очратмадык.
Әлбәттә, соңгы елларны тормыш дәрәҗәсе төшү аркасында халык арасында канәгатьсезлек чыгып тора, коммуналь хезмәт бәяләре югары булу, инфляция халыкны пикетларга чыгып каршылык белдерергә мәҗбүр итә. Кибетләрдә, базарда, урамда русча сораганга русча теләп җавап бирәләр, дошманлык хисе юк. Аллага шөкер, безнең балалар, дүртесе дә дүрт төрле учреждениедә эшлиләр. Эшләрендә (үзләре әйтүенчә) русча аралашалар, бернинди каршылык юк.
Гади халык шулай, ә менә Украина түрәләре, сәясәтчеләр Россиягә каршы «салкын сугыш» алып бара.
Украина телевидениесендә рус телендә 2 генә каналда тапшырулар көненә 45 минут кына бара. Ә фильмнар рус телендә күрсәтелеп, украин теленә субтитрлар белән тәрҗемә ителеп барыла. Без Киевта информацион сугышның нәрсә икәнен аңладык. Россия турында гел начарлык кына сөйлиләр. Гел тискәре темалар, материаллар алып, яхшы якларны яшереп калдырып, күп вакыйгаларны ачыктан-ачык бозып күрсәтәләр.
Мәсәлән, Кырым безгә кушылганнан соң, андагы халык начар яши башлады, ашамлык бәяләре югары, халык канәгать түгел дигән ялган мәгълүмат бирәләр. Пенсионерларга Россия пенсиясе түләнеп, эш хакы да күпкә югары булуы, Россиянең ярдәм итеп торуы хакында бер сүз дә әйтмиләр. Көн саен шул ук ялган, берьяклы мәгълүмат биргәч, кешеләр дә шуңа ышана башлый торгандыр инде. Ләкин Украинаның күпчелек халкы тиз арада тынычлык урнашуын тели. Озакка сузылган гражданнар сугышы Украинаның экономикасына, халык тормышына зур зыян китерә.
Үзебезнең алтын туйга килгәндә, туганнар белән күңелле генә бәйрәм итеп алдык. Киевтагы балаларыбыз белән скайп аша аралаштык.
Калугадагы һәм башка ерак җирдәге дусларыбыз да котлады телефон аша. Хәтта телеграмма да килде (ул төр элемтә чарасы онытылып бара бит инде). Өйдәге ләлә гөле дә иртән без торуга чәчкә аткан иде, ул да безне котлады...
Земфира РӘХИМОВА,
хезмәт ветераны.
Үз нигезеңнән аерылырга язмасын
Аягында йөргәндә кеше үз нигезеннән купмасын икән. Мәфтуха әби дә балаларының тәмле телләренә ышанып, шәһәргә күченеп килергә булды. Авылдагы өе торырлык иде дә бит... Тик кияве белән кызының исәбе квартирларын зурайтырга икән шул - йортны сатарга туры килде. Тагын да искерсә, алучы табып булмый, дип ашыктырдылар, рәхмәт төшкереләре! Капка төбендә утырган күрше-күлән Мәфтуха әби машинага кереп утыргач, елап калдылар кебек.
Хәзер, шәһәрдә көне буе дүрт стенага карап утыра әби. Урамга бик чыгар иде дә, тугызынчы кат. Лифт сигезенче катка кадәр генә менә. Аяклары бик авырта шул әбинең, читләр ярдәменнән башка йөри алмый. Әле бик тырышса да чыга алмас иде, чөнки кыз белән кияү эшкә киткәндә өстеннән бикләп китәләр.
Монысы ярты бәла генә, олысы алдарак. Кызы, йөрәк парәсе - әнисе белән җүнләп сөйләшми дә икән. Мәфтуха әбинең өе, җыйган маясы, хәтта үлемтеккә дип җыйган акчасы да кереп киткән бу квартирда аңа урын юк. Көне буе үзе генә утырган әби кызы белән бик аралашыр иде, тегенең теләге юк. Ә киявен күрмәс өчен Мәфтуха карчык үзе әллә ниләр бирер иде. Аның карчыкка яудырган «мәрхәмәтле» сүзләрен ишетмәс өчен колагына мамык тыгардай була. «Кайчан катасың инде, кортка! Акча бир, бирмәсәң, үзеңә үпкәлә» дигән «җылы» сүзләр белән янарга да күп сорамый. Кияве өйдә генә тузынса бер хәл иде әле, урамга чыгып, бар урамны яңгыратып кабахәт сүзләрен яудыра. Үзенең бер эчмәгән көне юк.
Үлгәч тәмугъ газаплары белән куркыталар, әби үлгәнче күрә тәмугъ газап-ларын. Ичмасам, кызы да әнисен якламый бит, иренең сүзләрен ишетмәмешкә салына. Барына да кул селтәп, авылына кайтып китәр иде дә, кайтыр җире юк шул. Эх, нигә сатты икән өен?.. Илдә чыпчык үлми. Мәфтуханы да мәрхәмәтле авылдашлары ярдәменнән ташламас иде әле. Ялгышты шул Мәфтуха, ялгышты гомерлек нигезен сатып. Башта берәр кыш килеп, торып карарга иде аңа. Ошамаса, килешеп бетмәсәләр кире кайтыр җире булыр иде. Шәһәр квартирының бәдрәфе өйдә, краннан кайнар су агып тора дип кызыктырсалар да, җан тынычлыгы булмагач, нәрсәгә кирәк аның уңайлыклары?..
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
Икенче никах - шайтаннан
Танылган бер җырчының «Беренче хатын - Ходайдан, икенчесе - шайтаннан», шуңа күрә бер генә мәртәбә өйләндем», дип биргән интервьюсыннан соң, ирләр дә шул заттан инде дип әйтәсем килде.
Беренче никахтан уңмагач, икенчесенә мин соңлап, балалар үсеп башлы-күзле булгач кына чыктым. Танышлар да димләгәч, күрер күзгә яхшы гына күренгән бу ир киләчәктә миңа таяныч булыр, картлык көннәребезне бергә каршыларбыз дип уйлаган мин җүләр. Әгәр ул ир кисәгенең нәрсәләр күрсәтәчәген шул вакытта белгән булсаммы? Өйләнешү түгел, яныма да якын китерми идем.
Ир дигәнем башта бик ягымлы булды. Бәхетемнән чәчәк атып йөргәндә, дус кызларым көнләшеп карадылар. Эшемнән килеп ала да, сөйләшә-сөйләшә җәяүләп өйгә кайтабыз. Аның квартиры бер, минеке өч бүлмәле. Шулай сөйләштек тә, квартирны олы улыма калдырып, никахлы ирем янына күчеп киттем. Өч айлап никах белән генә яшәгәч, ЗАГСка барып язылышып та кайттык. Миңа бүләк итеп алтын алка, кече улыма үзенең искерәк булса да йөреп торган машинасын бирде. Мин дә җавапсыз калмадым, ул фотога төшерергә яраткач, кыйммәтле фотоаппарат алып бирдем үзенә. Сүз дә юк, беренче өч елны тыныч яшәдек, сүзгә килү булмады. Минем иске бакчаны сатып, шәбрәген, якыннанрак зур өйлесен алдык. Ирем бакчага килсә дә, эшләргә яратмады, күбәләк куып, фотога төшереп йөрү белән мәшгуль булды. Мин, дивана, баш күтәрми чүп утаганда, ул күл буенда су коенып ятты.
Ир дигәнем тора-бара пешергән ашларымны яратмый башлады. Әйтерсең, аны алыштырып куйдылар! Көнләшә, кул күтәрә, иң начар сүзләр белән мәсхәрәли иде. Мин түзәргә тырыштым, битем кара янып чыкса да, кеше алдында сер бирмәдем, «егылдым, бәрелдем» дип сәбәп табып тордым.
Тик түзәр хәл калмагач, аерылышырга гариза бирдем дә, үз квартирыма кайтып киттем. Шуннан соң ирем тагын да ныг-
рак котырды. Безнең квартир ишегенә пычрак сүзләр язып тутырган 53 яшьлек ирне тулы акыллы дип атап буламы инде, я? Ышанасызмы, мал бүлешергә дип судка биргәндә ир дигәнем чәнечке-пычакка кадәр берәмтекләп санаган булып чыкты. Алып куйган карабодай, дөге ярмаларын да стаканлап бүлде, адәм мәсхәрәсе. Теге алтын алка белән машинаны кире алды, бакчаны сатып акчасын бүлештек. Минем фотоаппарат кына анда калды. Кадалсын сәнә, дип дәшмәдем. Ай саен нидер табып судка бирде. Суд юлын таптый торгач, йөрәгем авырта башлады. Олы улымнан әҗәткә дип шактый акча алган булган икән, аны да кире кайтармады.
И-и, хәзерге тынычлыкны күрсәгез иде! Исәнлек булса, башка кияү дип авызымны да ачмыйм! Иркенләп балаларыма кунакка йөреп, оныкларымны тәрбияләшермен, ичмасам. Кайтсам тыныч, китсәм артымнан «Кая киттең, б....» дип кычкырып калучы юк. Пенсиядә булсам да, эшләп торган көнем үземнең. Ирекле көннән башымны тагын бер кат элмәккә тыгасым юк.
Ә минем «җан кисәгем» тагын кемнеңдер башын әйләндергән бугай. Беркөнне чибәр генә ханымны култык-лап урамнан барганнарын күреп, теге хатынның киләчәген күз алдына китердем дә, кызганып куйдым үзен...
Фәния М.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: