Туган як

Эттән качып, бүрегә эләккәч

Эттән качып, бүрегә эләккәч Дустым Миләүшә авылдагы күп балалы гаиләдә туып-үсә. Әниләре авырганлыктан, әтиләре генә эшләп тапкан алты баланы ашатып-киендерергә каян җитсен ди?! Шуңа да алар җәйге ялларда совхозда эшләп, яңа уку елына үзләренә кием юнәтерлек акча эшләгәннәр. Унынчы классны бетереп, конкурстан үтә алмаган кыз Түбән Камага килеп эшкә керә....

Эттән качып, бүрегә эләккәч

Дустым Миләүшә авылдагы күп балалы гаиләдә туып-үсә. Әниләре авырганлыктан, әтиләре генә эшләп тапкан алты баланы ашатып-киендерергә каян җитсен ди?! Шуңа да алар җәйге ялларда совхозда эшләп, яңа уку елына үзләренә кием юнәтерлек акча эшләгәннәр. Унынчы классны бетереп, конкурстан үтә алмаган кыз Түбән Камага килеп эшкә керә. Хезмәт хакын авылда калган туганнарына да җибәрә.

Бер егет белән вәгъдәләшеп, туй күлмәкләре алган булсалар да, ярының көнләшкәнен белеп алуга, кыз кияүгә чыгудан баш тарта. Озак та тормый, кабат гашыйк була. Миләүшәнең ирен, нишләптер, әнисе якын итә алмый. Җае чыккан саен, "әнә шул Наилеңә чыккан булсаң, бәхетең мең артык булыр иде", дип кабатлый. Мәхәббәттән канатланган кыз беркем сүзенә дә колак салмый - аның Хәмитенә тиңнәр юк, янәсе. Миләүшә ире сүзеннән чыкмый, ашарына пешерә, юа, җыя. Нәни улын да тиешенчә тәрбия кыла. Иренең туганнарын ачык йөз белән каршы ала, озатып кала. Кыскасы, иренең сүзеннән чыкмый. Әмма гаиләдә үзен тиран хуҗадай тотучы иренә ярый алмый Миләүшә. Ахыр чиктә, иренең кул күтәрүен, кеше алдында кимсетүен күтәрә алмыйча, аерыла.

Бер-бер артлы еллар узды. Миләүшә бирешмәде - укыды, квартирлы булды. Улы Мөдәррисне дә эшкә өйрәтеп, кешелекле итәргә тырышып үстерде. Кияүгә чыкмады, ирләр белән дә артык чуалмады. Тормыш авырлыгыннан зарланмады, язмыш сынаган саен ныгый гына барды.

19 яшьлек улының өйләнүе уен белгәч, "Каршы төшмим. Иртә тормыш корырга уйладың. Ай-һай, ялгышмыйсыңмы? Узасы юлың бик озын булыр", дип кисәтеп куя.

Хәзерге шәһәр яшьләре эшләргә атлыгып тормыйлар. Бу мәсьәләдә яшь гаилә дә искәрмә булмый. Каенананың тырышуына карамастан, гаилә таркала. Әнисе алып биргән квартирны, барлык өй кирәк-ярагын калдырып, Мөдәррис өенә кайтып егыла. Йомшак холыклы кешегә хәмер белән дуслашуы һич тә авыр булмый. Бер яктан, улы кызганыч, икенче яктан, оныгы йөрәген өзә. Аерылган килене эштән калмасын, сүз әйтмәсеннәр дип, авырып киткән чакларында, оныкны үзе карый, пенсия акчасына барлык кирәк-ярагын алып тора. Берсендә, кардиологка күрсәтергә алып баргач, табиб хатын: "Карагыз әле, бу баланың әнисе бардыр бит", дип сорый, хәтта. Һаман саен әбинең килүенә аптырагандыр инде. Оныгына дәресләргә кадәр әзерләшә (әле бүген дә шулай). Мәктәптә макулатура җыярга кушкач, җилкәсенә салып илтеп үк тапшыра. Бары тик оныкка гына сүз әйтмәсеннәр, аңа гына яхшы булсын.

Әнисе кияүгә чыгып, икенче бала тапкач, оныгы Миләүшә әбисе янына килеп, башын аның күкрәгенә салып, сулкылдап елый. Хәтта, берара, өенә кайтмас була. Каенана элекке килене белән оныгының араларын җайлый. Әмма элекке килен олы улы белән яңа "әти" арасында күпер суза алмый. Ә үзе һаман баланың үз әтисен хурлый, пычрак ата, каенана адресына да яхшы сүз ишетелми. Озакламый, "яңа папаша" холкын күрсәтә башлый: эчеп кайта, сүгенә.. Ә үсмер онык үги атаның бар кыланмышларын сеңдереп, эчкә йотып йөри.

"Бу язмыш нигә бер кешегә өеп бирә соң авырлыкларны? Гомер буе тормыш михнәтләрен күтәрә. Үз борчуларым янына, инде менә ничә еллар буе йөрәгем - оныккаем, улым һәм икенчегә чыгып та бәхетсез булган элекке киленем өчен дә өзгәләнә", дип әйтүче Миләүшәне ни дип юатыйм? Ярый, Миләүшәнең үз гаилә тормышы яшьлектә тиң пар сайлый белмәве аркасында җимерелгән. Ә улы һәм оныгы? Эттән качып, бүрегә эләккән килен гаебе аркасында кыйнала түгелме соң ул сабый җаны? Һай, алдын-артын уйлый белмәүче замана яшьләренең кызулыгы күпме җаннарны елата...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: