Туган як

Дүрт ятимне канат астына алып

Кырык яше дә тулмаган Саҗидә дүрт баласын ятим калдырып, күзләрен мәңгегә йомды. «Әни, әнием, ач күзеңне, озак йокладың, җитәр, уян», дип битләреннән, күзләреннән сыйпаучы балаларының иң зурысына да унике генә яшь иде шул. Әтиләре Сәлимҗанга сыерын да саварга, балаларның өсләрен юып киендерергә дә кирәк. Үзенең дә күңеле китек. Балаларга да...

Кырык яше дә тулмаган Саҗидә дүрт баласын ятим калдырып, күзләрен мәңгегә йомды. «Әни, әнием, ач күзеңне, озак йокладың, җитәр, уян», дип битләреннән, күзләреннән сыйпаучы балаларының иң зурысына да унике генә яшь иде шул.

Әтиләре Сәлимҗанга сыерын да саварга, балаларның өсләрен юып киендерергә дә кирәк. Үзенең дә күңеле китек. Балаларга да сиздерергә ярамый. Утырып елыйсы килгән чаклары бик күп булды.
Дөнья шулай яратылган, хайваннар да, кошлар да парлашып яшиләр. Бала тулы ояга чит ана кош килеп кунармы, кунса да - озакка булырмы, канатлары астына балаларны җыя алырмы?..
Сәлимҗан уйларына бирелеп, авылда булган хатын-кызларны күз алдыннан үткәрә. Озак баш ватканнан соң, әнисе белән генә яшәүче сабыр холыклы Гөлзәйнәпкә сүз катып карарга булды. Тик риза булырмы? Бер, ике, өч, дүрт, дип бармак бөкләмәсме? Сәйдә әбинең ялгызы гына каласы килмәсә, нишләргә?
Ишек төбендә ничек сүз башларга белми торуын күреп, йөрәге белән сизенгән Сәйдә әби телгә килде: «Әйдә, Сәлимҗан, түрдән уз, самавыр кайнаган, чәй эчеп алырбыз». Тол ирнең тел төбен аңлагач, Сәйдә әби фатихасын бирде: «Балаларның дуслыгын саклагыз. Аның өчен әти-әни дус булып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә тиеш. Дус гаиләдә генә тормыш алга барыр, кыенлыклар сизелмәс».
Аллага тапшырып, Гөл-зәйнәп дүрт балалы тол Сәлимҗан йортының бусагасын атлап керде. Сынап та, сагаеп та, аңа дүрт пар күз төбәлгән иде...
Борчылулары юкка булган. «Апа, син безнең әни буласыңмы? Бөтен баланың әнисе бар, безгә дә әни кирәк», - сорау арты сорау яуды. Әтиләренең: «Әниегезне чәйгә дәше-гез, - дигән тавышы айнытып җибәрде. - Бергә-бергә тәмләп чәй эчик әле».
Гөлзәйнәп тә тамагына килеп тыгылган төер аша балаларга эндәште: «Әниегезне алмаштыра алмасам да, ятимлекне сиздермәскә тырышырмын. Әниегезне онытмагыз, әни ул дөньяда бер генә, аны беркем дә алыштыра алмый. Бергәләп тотынсак, авырлыкларны җиңәрбез».
Көннәр уза торды, уртак уллары да туды. Китек күңелләр дә төзәлде кебек. Барлык эшләрне бергәләшеп эшләделәр. Сәлимҗанның да күңеле тыныч. Эчке бер сөенеч белән хатынын, балаларын күзәтә. Гөлзәйнәпне сайлап ялгышмады ул.
Сәйдә әби генә картаеп, бетерешеп китте. Ире һәм балалар белән киңәшкәч, Гөлзәйнәп әнисен үз яннарына алды. Өйдә олы кеше булгач, тагын да күңеллерәк булып китте. Йортлары янганнан соң, туганнары, авыл халкы ярдәме белән яңа йорт та җиткереп куйдылар...
Балалар үсеп җитте. Кызлар кияүгә киттеләр, малай өйләнде. Кече малай да егет булып җитте. Сәйдә әби белән Сәлимҗан абый инде гүр ияләре. Гөлзәйнәп апа кече малае белән көн күрә, күптән лаеклы ялда.
«Балаларның кайтуын атна башыннан көтә башлыйм инде», ди Гөлзәйнәп апа Ахунова. Оныклары да «әби», дип кенә торалар. Бәйрәмнәр, ял көннәре җитсә, ишегалды машина белән тула. Әни кешегә күп кирәкмени?! Балаларының исән-сау йөрүләрен үз күзләре белән күрүенә сөенеп бетә алмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: