Туган як

Читләргә бирмим!

Ирем бүген дә өйдә кунмады. Әгәр дә ишегалдында дөнья гайбәте җыеп утыручы хатыннар белсәме?! Ярты көн эчендә шәһәрнең теге очына барып ирешәчәк. Ә ул очта безнең авылдаш, «чыбыксыз телефон»лы Алия яши. Болай да нәрсәдер иснәнгән бугай. Базарда очраган саен каршыма чыгып, кызганган булып кылана. Имеш, сулыгып калганмын, Талип белән арабызда...

Ирем бүген дә өйдә кунмады. Әгәр дә ишегалдында дөнья гайбәте җыеп утыручы хатыннар белсәме?! Ярты көн эчендә шәһәрнең теге очына барып ирешәчәк. Ә ул очта безнең авылдаш, «чыбыксыз телефон»лы Алия яши. Болай да нәрсәдер иснәнгән бугай. Базарда очраган саен каршыма чыгып, кызганган булып кылана. Имеш, сулыгып калганмын, Талип белән арабызда берәр нәрсә булмаганмы?
Сиздерәмме соң инде, башымны артка ташлап кычкырып көлдем дә, базардагы кызу кояш астында көннәр буе торсам, мин дә синең шикелле картаеп, ямьсезләнеп бетәр идем дип, авызын томаладым. Агарынып, кызарынып калды, дәшмәде.
Талипны ул да ярата иде мәктәптә укыганда. Әмма бездән ике класс югары укыган егет армиядән нечкә сыйраклы бер чикерткә ияртеп кайтты. Класстагы кызларның барысын да авылда сыер саварга калдырганнар иде, бер ияләшкәч, ике елдан артык эшләдек. Талип кайтканын җәйләүдә чакта ишеттек. Кунып эшли идек, иртә таңнан сыер савасы булгач. Ә ул кичне, савымнан соң, кызлар барыбыз да машина арбасына төялдек.
Клубка сары башлы чикерткәсен ияртеп чыккан иде Талип. Марҗа кызы, ахры. «Бу чәчбидән барыбер тартып алам, үземнеке итәм сине», дип, бию көенә мин Талип каршына килеп баскач та, сары баш авызын ерып тик торды. Биюдән соң, безнең яктагы «үбешле» уенына күчтек, Талипның кулын ычкындырмадым...
Талипны үземә бәйләп кую җае да чыкты. Су коенганда, кызлардан калып, бераз йөзәргә булдым. Ярдан Талипның төшеп килгәнен күреп, юри бата башладым, кычкырган булам. Бу суга ташланып, мине «коткарды»... Өебез авыл башында гына, шунда кадәр күтәреп кайтты... Ике арадагы хәлләрдән соң, я өйләнәсең, яки көчләде дип, төрмәгә утыртам, дигәч, кая барсын, читкә китәргә ризалашты. Иярә кайткан нәрсәсе баласын кочаклап елап калды, Талипның әнкәсе дә нидер такмаклады...
Шәһәрдә әйбәт кенә яши башладык. Кызыбызга инде сигез яшь. Тик Талип кына соңгы бер-ике айда үзгәрде. Үзгәрде дип, болай да юньле-башлы сөйләшми иде инде. Ә хәзер әнә өйгә кунарга да кайтмый башлады.
Үч иткәндәй, күрше Галия апа бу килүендә йөрәккә шом салып китте. Талипка иярә кайткан теге хатын да бер өч ай элек безнең шәһәргә килеп урнашкан икән. Талипның әнкәләренә, улы янына кайтып йөри, ди. Имеш, уку елы башланганчы малай авылда торачак та, аннан соң мәктәпкә шәһәргә киләчәк. Ул хатынны буйдак Шакирга димләп караган булганнар авылда. «Баламны чит кеше күзенә карап тилмертәсем юк, аның үз атасы бар», дигән, имеш. Ходай сакласын, Талипны эзләп килүе булмасын... Ир бирмәк -
җан бирмәк, диләр, умырып алган бәхетемне читләргә бирәмме соң?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: