Туган як

«Чит илләрдә солтан булганчы...»

Татарстанда гына түгел, Россиядә дә, ни сәбәпледер, гүзәл затлар чит ил кешеләренә кияүгә чыгарга кызыга. Шулай, «Күршенең бакчасында үскән үләне дә куерак, тавыгы күркә булып күренә» инде ул.

Быел Түбән Кама шәһәрендә чит ил кешеләре белән язылышучылар саны узган ел белән чагыштырганда шактый арткан.

«Бу елның алты аенда без шундый 30 язылышу теркәдек. 19 гаилә – якын чит ил гражданнары белән, 11е Төркия гражданнары белән язылышуын теркәде. Узган ел белән чагыштырсак, былтыр шул вакыт аралыгында 6 язылышу теркәлгән булган», – ди Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе башлыгы Бэлла Махотина.

Безнең шәһәрдә урнашкан эре предприятиеләргә эшкә килгән чит ил гражданнарының күплеген белгәнгә, чит ил кешесенә кияүгә чыгу авырлык тудырмыйдыр дип уйлыйм. Мине башка бер нәрсә борчый: аларның үз илләрендә хатыннары калмаганмы, килешү срогы беткәч, туган якларына үзләре генә кайтып китсәләр?.. Чөнки болай дип әйтергә сәбәбе дә бар: танышымның ике туган сеңлесе Түбән Камага эшкә килгән бер ир-егет белән танышып, никах укытты. Матур гына яшәп киттеләр, кызлары туды. Тик кызына өч яшь тулуга ир заты хатынга әйтмичә үз иленә кайтып китте. Телефоннан гына «Мин сине аерам» дигән хәбәр язган да, вәссәлам. Ханым бала белән утырып калды. Кызына алимент та юллый алмый, чөнки әтисе – чит ил кешесе.

Бу темага язарга керешкәч, барлык вакытлы матбугат битләреннән чит илгә (Германия, Төркия, Үзбәкстан) кияүгә чыккан кызларның язмышы турында язылган мәкаләләр белән таныштым. Кызганыч, чит ил гражданнары белән тора алмаган, таркалган гаиләләр җитәрлек. Мин чит ил кешесенә кияүгә чыгып киткәннәр йөз процент начар тора дип әйтмим. Бәхетле гомер кичерүчеләре дә бар. Ни әйтсәң дә, безнең гүзәл затлар сабырлар, түземнәр. Алар килеп туган авырлыкны ничек тә булса хәл итәргә тырышачак. Хәтта чит ил кешесенә кияүгә чыгып киткәннәре начар яшәсәләр дә сер бирмәскә тырыша. Моңа безнең минталитет гаепле: кешенең кайгысыннан көләргә яратабыз.

Күпчелек «Әллә кем булып чит илгә киткән иде, шул кирәк аңа диячәк». Шуңа күрә чит илдә яшәүче ватандашларымнан түгел, ә балалар үстергән әти-әниләрдән сорашу үткәрдем. Кызык, түбәнкамалылар газиз балаларын чит илгә җибәрергә, үз гаиләләренә чит милләт вәкилләре кертергә әзерме:

Халидә Сабирҗанова: «Мин ике кыз әнисе буларак, нинди генә яхшы булсалар да, кызларымны чит ил кешеләренә бирмәс идем. Анда – башка мохит, башка тәрбия. Монда кода-кодагыйлар белән аралашып, дус тату яшәүгә ни җитә! Әллә кайларга җибәреп, балаларны, оныкларны бер күрергә тилмереп ятарлык булмасын. Чит ил кешеләре үзләрендә пар тапсын, безнең кызлар-егетләр үзебезнең милләткә яр булсын.

Алсу Сәйфиева: «Әгәр балалар берсен-берсе ярата икән, мин балаларымның теләгенә каршы килмәячәкмен».

Илсур Әбраров: «Әгәр ул чит ил кешесе безнекеләргә өстән карамый, тигез күрә икән, уңай карыйм. Без барыбыз да Җир кешеләре, чикләр шартлы нәрсә генә. Иң мөһиме – килен (кияү) буласы кеше кешелекле булсын».

Шәхсән минем өчен чит ил барып ял итеп, танышып кайтыр өчен генә кулай. Аерым халыкның гореф-гадәтләре, ризыклары, теле минем өчен түгел. Яшь кызлар да «чит ил» дип авыз суларын корытканда, ныклап уйласыннар иде. Илдар Юзиев шигырендәге кебек:

Чит илләргә чыксаң, озак торма,

— Гыйбрәт алыр өчен чык икән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: