Туган як

Бәхетем гомерлек булсын иде

Бервакыт танышым Люция телефоннан шалтыратып, «Алия синең белән очрашасы иде. Вакытың булса якындагы кафеда кичке сәгать 5тә очрашыйк», – дип сорады.

Аптырашта калдым. Нәрсәгә чакыра ул? Моңа кадәр дус булып та йөрмәдек. Ул чибәр, башкалардан үзен өстен тота. Барыргамы-юкмы?.. Тик шулай миңа гына аерым шалтыратып, чакыргач, бәлки эше чыннан да мөһимдер, ә минем кешене ярдәмнән калдырганым юк. Кафеда Люция мине көтеп тора иде. «Мин бик чибәр егет белән очрашам: аның эше дә яхшы, хезмәт хакы да югары, чит ил машинасы бар. Тик яратамы-юкмы белмим. Кулдан ычкындырасы килми, әмма без аның белән бергә булганда да, башка кызларга күз ташлавын күрәм. Минем белән дә, башкалар белән дә очрашып йөрсә, нишләргә?» – дип тезеп китте ул. Тагын аптырадым. Минем ни катнашым бар монда? Ул егетне белмим, мәхәббәт өлкәсендә башкаларга киңәш бирергә яратмыйм. Сөйләшә торгач, мине чакыруның максаты да ачыкланды.
Люция отпускка китәргә җыена икән, ә мин сөйгәне артыннан күзәтеп йөрергә, хыянәт итү-итмәвен ачыкларга тиеш булам икән. Моның өчен ул барлык мәгълүматны: адресын, эш урынын, телефонын бирәчәк. Хәтта шымчылыгым өчен акча түләргә вәгъдә итте. Мине сайлавының сәбәбен дә белдем. Янәсе мин аның егете кызыгырлык түгелмен икән. Сыным да, йөзем дә андый түгел.
Дөрес, Люция кебек сылу булмасам да, үземне алай мескен дип санамый идем, шуңа күрә ачуым чыкты. Тормышка һәм егетләргә карашым да башкача. Шымчылык белән сөйгәнеңне тота алмассың, син аны түгел, ә ул сине яратсын, үзенә тиң итсен. Люция кебек фикер йөртүчеләр киләчәктә бик бәхетсез була, гаиләләре барыбер таркала. Алай да, әллә танышым бик яхшы үгетли белгәнгәме, әллә башка сәбәп беләнме, ул тәкъдим иткән эшкә риза булуымны сизми дә калдым. Саклап тоткан отпускамны алып, җаваплы эшкә әзерләндем. Күзгә ташланмый торган сорырак төстәге кием, кара күзлек сатып алдым. Кинофильмда шундый кешеләрне күргәнем бар ич!
Икенче көнне Люция китеп барды, ә мин 7.15 сәгатьтә күземә кара күзлек киеп, сөйгәненең өе янында тора идем. Егет чыккач та, машинасына утырмады, ә автобус тукталышына тәпиләде. Гаҗәпләнеп артыннан атладым, ул утырган транспортка кердем. Егет тыныч, әдәпле, үзе утырмады, башкаларга урын бирде, беркемгә күз салуы да күренмәде. Эштән дә туры өенә кайтты. Бер атна буе күзәтеп йөрсәм дә, шикләнерлек берни күрмәдем. Бу хакта хезмәттәшемә дә хәбәр иттем.
«Акчаңны юкка әрәм итеп, мине дә җәфалама. Егетеңнең гөнаһысы юк», – дигән сүземне бүлдердем, Люция бер атнага әниләренә китәсен әйтте һәм йөкләнгән эшне дәвам итәргә кушты. Сөйгәне берәрсе белән очрашканда фотога да төшерергә кирәк икән.
Шулай тагын бер атна үтте. Үземне көн саен битәрли-битәрли, шымчы булып йөрергә мәҗбүр идем. Дөресен әйткәндә, акчасы да кирәкми иде, шулкадәр туйдым. Һаман кеше сорагач, баш тарта алмавымнан болар... «Люцияне яратмаса, хыянәт итсә, шуны ачыклап, очрашуларын туктату хәерлерәк, барыбер бәхетле булмаячаклар бит», дип үз-үземне юаттым.
Ә бервакыт ул эштән бер ир белән чыгып, якындагы кафега кереп утырды. Мин дә керергә булдым һәм ераккарак урнашып, гадәттәгечә, күзәтә башладым. Кинәт егет башын борды да, күзләребез очрашты. Котым очты, заказ биреп китергән ризыкны ашап та тормыйча, гардеробка ашыктым. Киенеп кенә беттем дигәндә, каршыма ул килде һәм: «Мин сезнең белән танышырга телим. Исемем Марсель була», – дип дәште. «Алия», – дидем пышылдап диярлек. Тиз генә чыгып китәргә уңайсызландым, күзләремне кая яшерергә белмичә тордым. Бәлки ул мине таныгандыр... Элек тә күргәне булгандыр... Әмма егет көтмәгәндә паркка чакырды. Ризалаштым, «бергә йөргәч, күзәтү дә җиңелрәк булыр», дип уйладым. Без көн саен очраша башладык. Аның белән сөйләшү кызык иде, икебез дә әдәбият, сәнгать белән кызыксынабыз. Тик сөйгәне турында берни сөйләмәде. Шуңа күрә беркөн түзмәдем: «Миңа кадәр очрашкан кызың бар идеме?» – дип үзем сорадым.
Марсель бераз дәшмичә торды. Аннары: «Очраштым. Ләкин аның белән берни турында сөйләшә алмый идем. Ул – буш куык, бөтен барлыгы – матур йөзе, сыны. Аңа бай егетләр кирәк. Күптән араны өзмәкче идем, синең белән танышкач, һичшиксез өзәчәкмен», – диде.
Мин ике ут арасында калдым. Бердән, Люциягә хыянәт итәм. Икенчедән, егеткә үзем дә гашыйк булдым. Ләкин Марсель аны сөймәве һәм аңа өйләнергә теләмәве турында әйтте бит. Алайса ник шулай уңайсызланам? Түзмәдем, беркөн Марсельга барысын да сөйләп бирдем. Кызарындым, бүртендем, кая карарга белмәдем... Ачуланыр, башка сөйләшмәс дип көттем, ә ул рәхәтләнеп кычкырым көлде генә. Люциянең кайтыр вакыты җиткәч, аның белән очраштым. Егете тәртипле, кызлар белән чуалмавы турында әйттем, үземнең аның белән танышу тарихын җиткердем. Ул башта гаҗәпләнде, аннары коры гына: «Барыбер хыянәт итте булып чыкты бит. Ләкин синең белән. Көтмәгән идем. Алай да шымчылыгың өчен хезмәт хакыңны түлим», – дип, алдыма конверт куйды. Акчадан баш тарттым, чөнки бәхетне сатып алып булмый. Люциядән тагын бер гафу үтендем һәм чыгып киттем.
Тукталышта Марсельне күреп, аңа таба ашыктым. Урамда кояш балкый, миңа карап елмая, бәхетем белән котлый кебек. Берүк гомерлек булсын иде ул бәхетем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: