Туган як

Бәхет өчен көрәшергә кирәк

Бәхетле булыр өчен көрәшергә кирәк. Моны Илмира үз җилкәсендә татыды. Ул булачак ире Рафилне йөргән кызыннан тартып алды дисәң дә була.

Илмира мәктәпне тәмамлаганнан соң педагогия институтына укырга керде. Группаларында егетләр өчәү, аларның берсе – Рафил төпле егет, машинада йөри. Группаларындагы кызлар күп булса да, нигәдер нәкъ менә башка шәһәрдән килеп укучы кылтык кыз Чулпанны сайлады ул.

Шәһәр кызы чисталыкның нәрсә икәнен дә белми, ашарга пешергәне дә йомырка тәбәсеннән гыйбарәт. Рафилне кунакка чакырганда, Илмирадан ашарга пешерттерә дә, «үзем пешердем» дип егетне сыйлый.

Өченче курста укыганда Чулпан кош тоткан кебек кайтып керде. Иртәгә Рафилнең туган авылына кайтасылар икән. Димәк, егетнең исәпләре җитди, әти-әнисенә ошаса, Чулпанга өйләнәчәген белдергән. Тик авылдан Чулпан күңелсезләнеп кайтты. Тел төбеннән аңлашылганча, егетнең әти-әниләре «колхозниклар» булгач кызга ошамаганнар. Әллә кыз аларга ошамаган – белмәссең.

Берничә көн Рафил дә күренмәде. Килмәсә дә аның кайгысы юк, соңгы имтиханнарны биреп йөргән көннәре. Бүген булмаса, иртәгә авылга кайтасы, анда кырыкмаса кырык эш көтеп тора. Иртәгә каникулга авылга дигән көнне Чулпанның бүлмәдә юклыгын гына карап торган кебек, Рафил Илмира янына килде. Сүзне озакка сузмыйча, турыдан башлады: «Минем әти-әнигә Чулпан ошамады. Ашарга да пешерә белмәгән, чәй эчкән чынаягын да артыннан юып куя белмәгән киленне өйгә кертмибез», – диделәр. Икенче атнага сине әниләргә күрсәтергә алып кайтам. Аларга ошасаң – өйләнешәбез. Тик белеп тор, безнең әти-әниләр биш сыер тота. Әгәр куркасың икән, бүген үк кире кага аласың». Илмира сөенеп риза булды, үзе дә авыл кызы бит, эштән куркып торганы юк.

Татарлар кая гына кунакка барсалар да күчтәнәчсез йөрмиләр, бу язылмаган закон. Илмира шуңа күрә күчтәнәчкә авылда сатылмый торган җимешләр алырга тырышты. Иртүк торып юлга чыктылар. Шәһәр халкы йокысыннан уянып кына килгәндә, алар инде авылда чәй эчеп утыралар иде. Чыннан да, гаилә нык тормыш белән яши. Өйләре зур, газ керсә дә кечкенә яктагы мичләрен дә сүтмәгәннәр, абзар-кура таза, нык.

Чәй эчеп, бераз вакыт үтүгә, гаилә печән әйләндерергә китте. Илмирага алар кайтуга ашарга пешереп торырга кушылды. Булачак каенана кызга суыткычны күрсәтте дә, «нәрсә дә булса әмәлләрсең шунда» дип тиренә һәм балаларына иярде. Алар утырган машина күздән югалуга, кыз суыткычтан ит алып җебетергә куйды. Исәбе – бәлеш пешерү. Чөнки бер ясап тыктың, үзе пешә. Әле менә мич ягып, мичтә пешерсәң, тел йотарлык була. Шул арада идәннәрне сөртеп чыгарырга да өлгерде. Итне сөякләреннән аерып, мичкә бәлеш ясап тыкты, сөягеннән шулпа пешерергә куйды.

Гаилә ачыгып кайтып, табын янына җыелгач, өстәлгә аш чыкты. Гаилә башлыгы әле бүген генә кайткан кунак кыз дип тормады: «Ашның ите кая, сөяк кенә салгансың» дип, кызга сораулы карашын төбәде. Рафил дә куырылып килгәндәй булды. Илмира гына елмаеп: «Ите бәлештә, бәлеш мичтә» дип җавап бирде. Монысына инде берсе дә әзер түгел иде. Чөнки инде күптәннән хуҗабикә үзе дә бәлешне газ мичендә генә пешергәнлектән, бу чыннан да, көтелмәгән хәбәр булды. Аш та, бәлеш тә тел йотарлык булып, ирләргә ошады. Рафилнең дә йөзе яктырып китте. Җитмәсә, өй җыештырылган, бакчада чүп уталган.

Йокларга егетләрне верандага, ә кызны зур якка салдылар. Илмира йоклар-йокламас ятканда, ачык тәрәзәдән кемнеңдер сөйләшкәнен ишетеп, ирексездән колак салды. Әтисе капка төбендә Рафилгә үгет-нәсихәтләрен бирә иде. «Улым, теге шәһәр кызы дөнья көтәрдәй түгел. Ярату ул тора-бара тормыш мәшәкатьләренә күмелеп кала. Мин үзем дә әниеңә яратып түгел, исәп белән, тормыш көтәрдәй булганга өйләндем. Тик тора-бара ул минем өчен иң кадерле кешегә, балаларымның әнисенә әйләнде. Ә Илмира – синең өчен. Сизмисеңмени, күзеңә генә карап тора. Озакка сузма, туй ясыйк. Теләсә кайда тормассыз, квартир алабыз. Беләсең, анлык кына рәтебез бар. Укып бетергәч, төпчек малай буларак авылга кайтсагыз бик шат булыр идек. Кайтмасагыз да әле егәр барда үзебез генә яшәрбез. Шулай булышкалап торсагыз да җитә» – дип әтисе үз сүзен әйтте.

Иртәдән Илмираның торып, сыерлар саварга чыгуы барысын да хәл итте. Шул көнне үк туй көнен билгеләделәр. Эшне кызу тотып, икенче атнада җыйнаулашып кыз сорарга бардылар. Бер очтан Илмираның әти-әнисенә дә печән әзерләп киттеләр.

Туйда кияү ягы яшь гаиләгә фатир бүләк итте. Укуны тәмамлагач, икесе дә шәһәрдә калдылар, атна саен авылга кайтып йөрделәр. Илмира каенанасы кебек бер-бер артлы өч ул тапты.

Дөрес, Рафил аңа бервакытта да «яратам» дигәне булмады. Әйтмәсә дә, үзен гаиләгә, балаларына багышлады. Ирнең бер вакытта да кеше алдында хатынының тунын кидерткәне-салдыртканы булмады. Мәҗлесләрдә башка ирләр кебек театр уйнап, «матурым» дип кочаклап та утырмады. Ул гаиләсен хөрмәт иткәнен гамәлләре белән күрсәтте. Ел саен хатынын ял йортына җибәрде. Үзе балалар белән өйдә калды. «Мәхәббәт тынычлык ярата» диләр бит. Алар да шулай тыныч кына, бер-берсен аңлап һәм таяныч булып яши бирәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: