Туган як

Беркемгә кирәксез картлык

(Дәвамы. Башы 20 ноябрь санында).

Рәсимә мамык җыярга китеп, 10-15 көн үтүгә, армиягә чакырып, Салихка военкоматтан повестка китереп тоттырдылар һәм 4-5 көн эчендә медкомиссия уздырып, армиягә озаттылар. Ул елларда эшне тиз тоталар иде: хәрбиләр Горький урманнарында 1,5-2 ай «яшь сугышчы» курсларын узалар, присяга кабул иткәч, шофер таныклыгы булганнарны Германиягә озаталар, яшь солдатны анда да ярты ел эчендә 2-3 урынга күчереп йөртәләр, Салихның Рәсимәгә язган хатлары бәлки шул сәбәпле дә җавапсыз калгандыр.
Калганнарын Хәлимә сөйләгәннәрдән генә белә Салих. Ә Хәлимә белән Рәсимә дуслар иде, бергә эшләделәр. Ибраһим абый никах укып, «Сез Алла һәм кешеләр алдында ир белән хатын» дисә дә, закон алдында Рәсимә Салихка беркем дә түгел икән бит: туй ясаганда ЗАГСта язылышмакчы иделәр, Салих армиягә алынгач, Рәсимәне ул квартирадан чыгаралар, чөнки квартира Салихныкы түгел, ә ул эшләгән оешманыкы икән, вакытлы паспортының да срогы чыккан. Татарстанга кайтып китте Рәсимәң, диде Хәлимә. Рәсимә яңа паспорт алып, Зәйдә электр станциясе төзелешендә эшли башлаган. Улы тугач, авылда бераз торган да, нәниен әнисендә калдырып, КамАЗга эшкә кергән, фатир алган. Салихның Германиядән язган 1-2 хатына «адресат выбыл» дип язып, кире җибәрәләр. Соңгы хатына алардан 1 бүлмә аркылы гына яшәгән Нәзирә күршеләренә «Рәсимә кияүгә чыгып, Сарманга кайтып китте», – дип ялганлап җавап язганын сөйләгән. Көнләшә иде ул Рәсимәдән. 
«Хезмәтеннән соң син анда кайтмадыңмы икән дип, улы белән килгән иде Рәсимә, юк шул, кайтмадың, абыйсы да анда яшәми иде инде, Чаллыга кайтып китте», – дип сөйләде Хәлимә. Хезмәттәше – Башкортстан егете Юлмахның:
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Байсамат,
Аермады безне Ходай,
Аерды военкомат, –
 дип җырлаганын тыңлап, үз язмышы турында уйланып, Рәсимәне сагыну хисләрен эченә йотып, йөрәк ярасын беркемгә дә сиздермичә 3 ел хезмәт итеп, Татарстанга Түбән Кама төзелешенә кайтты Салих. Нәзирәнең хаты буенча, Рәсимә башка кешедә кияүдә дип белә, аның белән күрешүдән өметен өзеп, аны да оныта алмыйча, беркем белән дә очрашмыйча өч еллап яшәгәч, комсомол юлламасы белән Киров өлкәсеннән Түбән Камага эшкә килгән бик чибәр, нәрсәсе беләндер Рәсимәне хәтерләткән Зоя исемле үзеннән яшь урыс кызы белән очраша башлады Салих.
Күпмедер очрашып йөргәч, урысларның күп санлы дини бәйрәмнәренең берсендә Зоя аны туганнары белән таныштырырга авылларына чакырды. Күчтәнәчкә аракыны мулдан мул итеп алып, авылга кайттылар. Салих Ибраһим абыйсының эчү турында әйткәннәрен гомере буе онытмады, аракы белән мавыкмады, китапларны күп укыды, шуңа күрә эчүгә өйрәнмәгән егет кунакта тиз исерде. Икенче көнне кичен айныр-айнымас уянганда, алар Зоя белән бер ятакта яталар иде: ул өстәл артында кешеләр күбәйгәнен, аңа «зятек» дип дәшкәннәрен һәм «горько» дип кычкырганнарын гына бераз хәтерли алды.
Рәсимә белән яшәгәндә Салих гаилә җылысын бик аз гына татып калды. Энесе белән сеңелесе сугыш вакытында яз көне кар астында кышлаган башаклардан суккан бодай ярмасыннан пешерелгән ашны ашап үлгән булганнар. Әтисе ул колхозга башка авылдан чакырылган тимерче булган һәм анда бер туганы да булмаган, үзе сугыштан кайтмаган, әнисенең вафат булганына да ике ел була, үзенә дә 30 яшь туларга күп калмаган. Гомере буе тулай торакларда яшәде ул: арыклар төзегәндә – палаткаларда, хезмәт иткәндә – казармаларда.
Аларның өйләнешкәннәрен белгәч, эшләгән урыннарында комсомол оешмасы бик шау-шулы «комсомол туе» оештырды. Ул елларда, бигрәк тә катнаш гаиләләргә, «комсомол туе» ясаучыларга ЗАГСтан ук квартир ачкычы бирәләр иде. Квартир алу өчен генә өйләнешеп, квартир алгач аерылышулар күбәеп киткәч, аны бетерделәр. Көтмәгәндә, Салих белән Зоя квартирлы да булып калдылар.
Салих Зоя белән яши, аның кочагында Рәсимәне уйлап ята. Уллары туды. Тик бала сәламәт түгел иде, дәваларга күп акча кирәк, улын дәваларга акча җиткерү өчен Салих вахта белән Себергә йөри башлады. Тик уллары 3 яшькә дә җитмәде, вафат булды. Әти-әнисе исерек килеш башланган баланың йә сәламәтлеге, йә акылы кимчелекле була икәнлеген белми иде шул Салих яшь чагында. Инде зур акча алырга күнеккән Салих Себергә йөрүдән туктамады, өеннән киткәндә аерылышу моңсулыгын да, өенә кайтканда очрашу шатлыгын да тоймый, тик ни эшли ала соң ул? Кыскасы, бер түбә астында ир белән хатын бар, ә гаилә юк.
Балаларын югалтып күпмедер вакыт үткәч, Себердән чираттагы кайтуында Салих Зояны яхшы ук «төшергән» хәлдә күреп, «әллә инде үзен әни кулында кыз түгел, ир кулында хатын  түгел шикелле тоя башлаганмы», дип шикләнде. Эчүне дә, эчкән кешеләрне дә сөймәгән Салих «тагын бер мәртәбә эчкәнеңне күрсәм, фатир ачкычын тапшырасың, я мин китәм», – дип кисәтте, эшкә керергә кирәклеген әйтте. Зояның Салихны һәм бу мул тормышны югалтасы килмәде, башка эчкәне дә сизелмәде, Салихны көтеп ала, матур итеп озата. Бу вакыйгадан соң ике еллап үткәч, кызлары дөньяга килде. Галя дип исем куштылар. Дөнья агышы ничек барса, шуңа риза булып яшәгән Салихның тормышында яшәү мәгънәсе барлыкка килде: ул гаиләсен сагынып кайта, гаиләгә ниндидер җан җылысы, яшәү яме керде кебек. 
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ, пенсионер.
(Ахыры киләсе санда).

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: