Туган як

Бер табыла ул эзләгәнең...

Балаларымның әтиләре белән күптән аерылыштык. Ничәмә-ничә еллар яшәп тә, хезмәт хакын кулыма алып кайтып биргәне булмады. Ашамлык алырга биргән акчасын да кибеттән кайткач тиененә кадәр санап кире ала иде. Баштагы мәлләрдә бик әйбәт тоелса да, холкы начар булып чыкты. Теленең пычраклыгына чыдар хәлләр калмый иде. Урам дип тормый, кеше барын...

Балаларымның әтиләре белән күптән аерылыштык. Ничәмә-ничә еллар яшәп тә, хезмәт хакын кулыма алып кайтып биргәне булмады. Ашамлык алырга биргән акчасын да кибеттән кайткач тиененә кадәр санап кире ала иде. Баштагы мәлләрдә бик әйбәт тоелса да, холкы начар булып чыкты. Теленең пычраклыгына чыдар хәлләр калмый иде. Урам дип тормый, кеше барын белми, әллә нинди начар сүзләр белән җанымны рәнҗетә.
Гадәттә, үзләре читләр белән чуалаучы ирләр шулай эшли. Түбән Кама кечкенә шәһәр бит, бер килеп, үзебезнең таныш гаиләдәге хатын белән йөргәне ачыкланды. Минем дә җаным бар, шулай мыскыллавына түзә алмыйча, теге танышыбызның иренә барып әйткәч, ул хатынын кыйнаган. Кыйналган сөяркәсе, оялмыйча, өебезгә кадәр килеп җитте. Ирем урында ауный иде, теге килеп кергәч, тизрәк киенә башлады. Бергә ятканда уңайсызланмагансың бит, нигә киенәсең, дигән сүзләремне ишеткәч, хәтта аптырап та калды бугай. Мине сукырга, җебегәнгә санаган булгандыр инде...
Чуан да тула-тула да, бер тишелә. Шуның шикелле, минем дә түзәрлегем калмагач, аерылыштык. Квартир икегә бүленде, өйдәге бар булган җиһазны аерылган ир үзенә алды. Миңа өч кызыбыз калды. Аларны үстерү, кеше итү мәшәкатьләре ялгызыма төште.
Гомерләр үтте, инде кызларыбыз да үз ояларына очып чыгып киттеләр, оныкларыбыз да үсеп килә. Әти тиешле кеше аларны кияүгә биргәндә дә булышмады, оныкларын да килеп күргәне юк. Хатыннан хатынга күчеп, үз рәхәте өчен яшәвен дәвам итә. Картайган көнендә кем карар да, авызына кем соңгы тамчы суны салыр - ул хакта уйлый белми, күрәсең. Алай дисәң, аракы белән урам хатыннары арасында буталучы ирләрнең гомерләре бер төрлерәк чикләнә ...
Мең авырлыкның бер җиңеллеге була икән. Ничектер, күршедәге хатын белән сөйләшкәндә, сеңлесенең «Туган як» газетасындагы «Димче» аша үзенә иптәш тапканын телгә алды. «Гомерең буе ялгыз яшисең, олыгайган көнеңдә үзеңә иптәш булыр, әйдә, синең хакта «Димче»гә белдерү бастырыйм, каршы килмә», дип үгетли торгач, ризалаштым. Белдерүен дә биргән, шалтыратучы ирләр белән дә үзе сөйләшкән. «Менә монысы сиңа туры килә. Яше дә, холкы да сиңа ошый торган. Сөйләшеп кенә кара», ди торгач, ризалаштым. Бергәләп очрашу урынына киттек.
Бер күрүдә бер-береңне ошату яшь чакта гына мөмкиндер, миңа инде беркем кирәкми, гомеремнең азагына җитеп барам дип уйлый идем. Бәхетемә, ялгышканмын. Мин - хәзерге иремне, ул мине әнә шул бер күрүдә үк ошатыштык. Байтак еллар без бергә инде. Ялгызларга тормыш юлдашы табып бирүче «Димче» почмагы да, туганыбыздай якын «Туган як» та гомерле булсын, дип телибез. Исемемне үзгәртеп язам. Дус бар, дошман бар дигәндәй, безнең бергәлектән көнләшүчеләр табылыр дип куркам.
Илленең, алтмышның теге ягына чыктым, алда картлык кына көтеп тора дип, һич тә төшенкелеккә бирелмәгез. Тормышны яратып яшәргә өйрәнегез. Янәшәгездә сезне аңларлык кеше булсын. Каян табасың аны дип, минем шикелле уйлап, дүрт стена арасында бикләнеп ятмагыз. Дусларыгыз, ә иң яхшысы, «Димче» аша юллагыз, тапмый калмассыз. Бар ул бу дөньяда сез эзләгән һәм үзе дә сезне эзләүче кеше. Тик өметегезне генә җуймагыз. Җырларда ничек җырлана әле, "Бар ул син эзләгән кеше, бәлки, якында гына. Тик табылмый эзләгәннәр көткән чагында гына, яшьлек таңында гына", дипме? Ә мин шуңа өстәп, әйтәм: бер табыла ул эзләгәнең...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: