Туган як

«Бер чыбыктан сөрергә ярамый»

Сүзем ялгызы гомер кичергән, тормыш йөген җигелеп тарткан гүзәл затлар турында.

Әле бер көнне танышым шалтыратып, киңәш сорады. Алай, якын ук дуслар булмасак та, юк-юкта шулай шалтыратып, эчен бушата ул миңа. Бу юлы да җитди сәбәп бар икән: аңа икенче хатын булырга тәкъдим ясаганнар да, аның «Нишләргә?» дип миңа мөрәҗәгать итүе.

Луизаның инде ничә еллар буе тормыш арбасын үзе генә тартканын карап-күзәтеп йөргән бер ир заты: «Минем сиңа булышасым килә. Тик сөяркә булып, зина кылып йөреп түгел. Никах укытсак, кулдан килгән кадәр ярдәм итәрмен» – дип тәкъдим ясаган.

Нәрсә диим, бер акыл иясеннән: «Иң җиңел гамәл нәрсә?» – дип сорагач, «Кешегә киңәш бирү», «Ә иң авыры нәрсә?» – дигәнгә, «Шул кешегә биргән киңәшне үзеңә тоту», – дип җавап биргән.

Мин бу ханымны яхшы аңлыйм. Чөнки ире вафат булганнан соң егерме ел кияүгә чыкмыйча, ике баласын берүзе тәрбияләп үстерде. Яшь вакытта сораучылар булмады түгел. Кирәксә-кирәкмәсә, сүз катучылар, сөяркә булырга кыстаучылар, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар да булмады түгел. Тик Луиза балалары хакында, аларны үги әти кыерсытмасын дип, кияүгә чыкмады, кыек юлга да басмады.

Шөкер, балалары әниләре йөзенә кызыллык китермәделәр, икесе дә тәртипле, тәүфыйклы булып үстеләр. Менә хәзер инде, бераз булса да ял итим дип, икенче хатын булып кияүгә чыкмакчы. «Беренче хатыны бик авыр кичерер инде, каргамасмы икән?»– дип борчыла.

– Туйдым инде гел аска карап, кеше ни дип әйтер дип яшәүдән. Яшьрәк чакта ирләрнең күбесе бәйләнергә җай эзләсә, хәзер булдыра алганча минем үтенечләремә колак салмаска тырышалар. Йортлар идарәсеннән сантехник чакырсаң, бер атна буе килми теңкәгә тия, – ди.

«Рәхмәт сиңа, иремә кияүгә чыккан өчен» – дип, килеп кочакламас инде. «Ир бирмәк – җан бирмәк», – диләр түгелме соң? Борчылуы да, көнләшүе дә булыр. «Ярар, кеше күзенә бик күренеп, масаеп йөрмә инде. Ачы теллеләр беренче хатынына җиткереп бармасыннар», – диюдән артык китә алмадым.

Ирдән аерылып кайткан хатыннарга икенче төрле караш бит безнең халыкта. Ирле хатыннар өчен ялгызлар урам буйлап, дәртләрен кая куярга белми, ирләргә бәйләнеп йөрүче буларак кабул ителсә, ирләр өчен ялгыз гүзәл затлар үз-үзләрен яклый алмый торган бичаралар итеп кабул ителә.

Мәҗлесләрдә матуррак киенеп барып, берәрсенең ире белән биесә, хәзер кеше иренә кызыгучы «сөйрәлчек» булып кала. «Фәлән ел ир чырае күрми, ялгызым яшәдем», – дигәнгә бик сирәкләр генә ышаначак. Дөнья булгач, төрлесе булыр инде. Бардыр җилбзәкләре дә, эчтән янып, кешегә сер бирмичә йөрүчеләре дә... Аларның барысын да бер чыбыктан сөрергә кирәкми. Гомерләре әрнеп, ялгыз үткән гүзәл затларның күңелләрен дә аңларга тырышыйк. Сәбәпсез яман атлар такмыйк. Аларның да бар җаны. Язмыш бит ул: бүген җитешлектә яшәгәннәр, иртәгә тормыш төбенә төшәргә дә бик мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: