Туган як

«Белгәне – аңлый, белмәгәне – каргый»

Бервакыт эштән кайтканда, баскычта утыручы карт әбине күреп аптырап калдым. Олы кеше бит, берәр җире авыртадыр дип уйлап, янына тукталдым, хәлен сораштым. Җыерчыклы бите буйлап аккан яшьләренә ирек биреп сүзләрен дә әйтә алмый торды ул. Өлкән кеше юкка ярсып еламас, бер-бер хәл булгандыр да, ярдәм итәр кешесе юктыр, дип уйладым....

Бервакыт эштән кайтканда, баскычта утыручы карт әбине күреп аптырап калдым. Олы кеше бит, берәр җире авыртадыр дип уйлап, янына тукталдым, хәлен сораштым. Җыерчыклы бите буйлап аккан яшьләренә ирек биреп сүзләрен дә әйтә алмый торды ул. Өлкән кеше юкка ярсып еламас, бер-бер хәл булгандыр да, ярдәм итәр кешесе юктыр, дип уйладым. Бу тирәдә күренгәне юк иде, яңа килгән күрше булырга тиеш. Бездән өстәге каттарак яшиләрдер дип, үзен озатып куймакчы булдым. Шул арада, «әни, син кайда», дигән кырыс тавыш ишетелде. Калган басмаларны бик авырлык белән атлый-атлый, әби миңа борылды:
- Рәхмәт, миңа бик күптәннән яхшы сүз әйткәннәре юк иде.
Берничә айдан соң таныш әбинең балалар мәйданчыгындагы утыргычта утыруын күрдем. Йөзендә шатлык билгеләре бер дә күренми иде, йөзе сулган. Нишләргә? Кешенеке-кештәктә, дип күрмәмешкә салынып үтеп китәргәме, әллә янына барып хәл-әхвәлләрен сорашыргамы? Бәлки аның белән көне буе сөйләшмиләрдер дә.
Көн матур, кояш көлә. Үземнекеләр җыйнау-лашып кунакка киттеләр, нигә өйгә ашыгырга дип, әби янына килеп утырдым. Күзләре бер ноктага төбәлгән, чәчләре тузган, иреннәре яргаланган. Кыйналган кеше генә, гадәттә, шулай күренә. Башымнан куркыныч уй үтте. Сөйләшеп киттек.
- Хәерниса минем исемем, кыз гына «чир син» ди.
- Кызыгыз белән яшисезме?
- Үзем генә яшим, кызым пенсия биргән көнне килеп җитә дә, акчамны алып, үземне эт урына сүгеп чыгып китә.Тагын килеп җитте, үзен күрмәс өчен, чыгып утырган идем.
Бичара ананы кызганудан йөрәгем кысылып куйды. Үземә чакырып, аш салып бирдем, кайнар чәй эчердем.
- Кайчан кайнар аш ашаганымны да хәтер-ләмим инде, - дип рәх-мәтләрен укыды.
Аннан соң, озак кына тын утырды да, үз тормышы турында сөйли башлады.
Бердәнбер кызын Хәерниса ирсез, ялгызы үстергән икән. Кызы техникум бетереп төзелештә эшли башлаган. Шунда бер егет белән очрашып өйләнешкәннәр. Соңыннан бергәләп эчә башлаганнар. Кияү кеше эчкән баштан кемнедер кыйнаган, шуның өчен төрмәгә япканнар. Ирен көтеп интекмәгән Хәернисаның кызы, аның дустын үз шешәдәшенә әйләндергән. Эчсә дә, баштарак эшләп йөргән, әнисенең квартирын да ремонтларга булышкан. Аек көннәре сирәгәйгәч, эшеннән куганнар. Хәзер ай саен әнисенең пенсия акчасын тиененә кадәр талап ала, әнисен кыйный да икән әле. Өчәр көн урын өстеннән тора алмый ята икән әби. «Нинди гөнаһларым өчен шулай җафаланам икән», дип аптырашка калган әбигә ияреп, квартирына кердем. Олы яшьтә булса да, чисталык ярата икән. Кухня ягыннан, «әни, синме», дигән тавыш ишетелде. Ул да түгел, тавыш иясе үзе күренде:
- Үтегез, сез кем буласыз? Пәрәмәчләр пешердем, әйдәгез, бергәләп чәй эчәрбез. Әнине көтә-көтә, пәрәмәчләрем дә суынып бетте инде, рәхмәт сезгә алып кергәнегез өчен.
Бер әбигә, бер кызына карыйм. Охшашканнар. Елмаеп торган яшь хатын йөзендә исерек билгеләре күренми. Минем үзенә гаҗәпләнеп карап торуымны күргәч, сүзен дәвам итте:
- Әй, әни, кеше ышандырып, син һаман тузга язмаганны сөйләп йөрисеңме?
Хәерниса апа, чыннан да, кызын ялгызы гына үстергән икән. Кызы кияүгә чыгып, ике ир бала тапкан. Әбинең үз-үзен тотышы кияүгә ошамагач, квартирны икегә бүләргә туры килгән. Аерым яшәсәләр дә, кызы килеп, әнисенең ашарына пешергән, өен җыештырган. Бераздан, Хәерниса әби үзенең эчкече ире белән кушылган. Иренең кыйнаулары эзсез узмаган, әбинең башына зыян килгән. Ирен утыртканнар... Уйдырма хәлләрен әби, бигрәк тә, таныш түгел кешеләргә сөйләргә ярата икән.
Мине пәрәмәчләр белән сыйлаган арада, әнисен дә онытмый.
- Әни, аша әйдә. Иртәгә табибка барырбыз, даруларың да бетеп килә.
- Минем хәлем яхшы. Ә син, барыбер, «чир». Балаларың да, ирең дә - барыгыз да «чир».
Баласы турында чит кешеләргә үзе сөйләгән уйдырма, ялган өчен уңайсызланасы урында, әбинең йөзендә нәфрәт, ачу чаткылары уйный иде. Хәсрәт ана дип, шундыйлар турында әйтәләрдер инде ул...
Кызы моңаеп кына: «Менә шулай яшибез инде без, белгәннәр - аңлый, белмәгәннәр - каргый», дип озатып калды.
Аның белән килеш-кәнемне белдереп, башымны гына селки алдым. Һәр гаиләнең үз фаҗигасе, үз җан ярасы шул...
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: