Туган як

Байлыкка кызыгу аркасында...

Үз кул көче белән тапканга канәгать булып гомер кичергән кордашымның төпчек кызы, бай тормыштан туеп, иреннән киткән. «Совет хөкүмәте безне рәнҗетмәде - өч бүлмәле квартир бирде, стипендия түли-түли институтта укытты, ел саен ял йортларына, санаторийларга путевка бирде, тиешле медицина хезмәте күрсәтте», дип элекке заманнарны сагынып сөйләп торды Миңгалим кордаш. Безнең...

Үз кул көче белән тапканга канәгать булып гомер кичергән кордашымның төпчек кызы, бай тормыштан туеп, иреннән киткән.
«Совет хөкүмәте безне рәнҗетмәде - өч бүлмәле квартир бирде, стипендия түли-түли институтта укытты, ел саен ял йортларына, санаторийларга путевка бирде, тиешле медицина хезмәте күрсәтте», дип элекке заманнарны сагынып сөйләп торды Миңгалим кордаш.
Безнең чор кешелә-ренең һәркайсы кебек үк, аңа бик яшьли эшкә җигелергә туры килгән. Шул ук вакытта, мәктәптә һәм институтта укырга да җитешкән ул.
Хатыны Миңнегөл белән дүрт бала үстер-гәннәр, өчесе үз гаиләләре белән матур гына яшәп яталар икән. Төпчек кызлары Филсинәнең генә тормышы мактанырлык булмаган. Байлыкка омтылган кыз институтның икътисад бүлеген сайлаган. Үтә дә чибәр кызның бар уе тизрәк диплом алып, аякка басу булган. Сүз катучылар күп булса да, «ул егетләрнең бернәрсәләре дә юк», дип фикер йөрткән кыз бай егеткә кияүгә чыгарга хыялланган. Шуңа ул хезмәт хакы югары булган эшкә урнашкан.
Бер корпоратив мәҗ-лестә үтә дә зәвыклы киенгән чибәр бер егет Филсинәне биергә чакырган. Айнур исемле ул эшмәкәр Филсинәдән 15 яшькә олырак булган. Хатын аерырга өлгергән, үз-үзенә бик ышанган бу егет Филсинәне эштән каршы ала, кыйммәтле рестораннарга йөртә, кыйммәтле бүләкләргә һәм чәчәкләргә күмә. Филсинә, бәхетеннән, кояштай балкып, хыял диңгезендә йөзгән. Озакламый, ул бай егетнең «хором»ында тора башлаган. Айнур үз шартларын куйган: «Миңа эшмәкәр хатын кирәкми, акчаны үзем табам. Өйдә утырырсың, мине тәрбияләрсең-карарсың. Әлегә безгә бала да кирәкми, чит илләрдә ял итәчәкбез, ә бала безгә комачаулаячак кына. Аннан, ЗАГС печатеннан башка да бик бәхетле яши
алачакбыз».
Кыммәтле җиһазлы бай йорт, чит илләргә сәяхәтләр, кыйммәтле кием-салым - Филсинәнең бәхетне әнә шуларда дип уйлавының ялгыш икәнен тормыш бик тиз күрсәтә. Башта бик тә игътибарлы булып күренгән ире өчен, чибәр Филсинә дә өйдәге зиннәтле җиһазның берсе генә икән бит. Ул да шул җиһазлар шикелле, көннәр буе өйдә утыра, өйгә керүче-чыгучы юк, кеше белән аралашырга ярамый. Иртән эшкә чыгып китүче Айнурга, хәтта икенче көн иртәсендә генә кайту да гадәти хәл. Янәсе, эше күп, корпоратив очрашуларсыз акча эшләп булмый. Бер көнне Айнур кайсыдыр оешма белән килешү төзегән, килешүне иртәнгә кадәр «юганнар», анда кызлар да булган. «Арып-талып» кайткан ире үзен көтеп торган хатыны әзерләгән ризыкны, «нигә миңа ул тәлинкәгә салдың», дип, этеп җибәргән, кәгазь салфеткага кулын сөрткәч, Филсинәнең битенә ыргыткан да, үз бүлмәсенә кереп бикләнгән.
Ул хәлдән соң, бер атна да узмаган, Айнур, теге уңышын «юып», ике-өч көн өендә күренмәгән. Төннәрен йокламыйча, үзен көткән хатыны сәбәбен сорагач, «Ярый, син ятакта кырын ятасың, миңа акча эшләү өчен хезмәттәшләремнең күңелен күрергә кирәк булды», дип мыскыллап көлгән.
Ахыр чиктә, Филсинә әти-әнисе янына кайтып егылган.
«Менә шулай яшьтәш, гомерем көзендә төпчек кызым бар тынычлыгымны алды. Анасы да, мин дә кайгыда. Кызымның гаебе дә юк, әмма «ирдән кайткан», дип сөйләүчеләр анысын уйлап тормый, ярага тоз сибәләр», дип тәмамла-ды Миңгалим кордаш
сүзен.
Байлык дигәне күз яшенә уралган була, андыйларга кызыкмаска иде кызың Филсинәгә, дип әйтергә теләгән идем дә, эндәшмәдем инде...
Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: