Туган як

Барысы да яхшы иде...

Шәмсиянең кияүгә чыгуы да ни¬чектер очраклы, тиз вакытта була.

Булачак ире белән танышып, өч көн узгач, никах укыталар. Егет үзе матурлыгы белән аерылып тормаса да, чибәр кызны башка­ларга бирәсе килмәгәндер. Ике ел­дан уллары Шамил дөньяга килә. Менә явам, менә явам дип торган болыттан яңгыр түгел, боз ява башлагандай була. Бала еласа да, ашарга әзер булмаса да, хатын гаепле. Үзен ир дип санаган адәм, ике көннең берендә «талак» дип кычкыра, аннары гафу үтенә:

– Мин бит аны өч тапкыр әйтмәдем, димәк, чынлап түгел, – дип аклана.

Һавадагы болытлар кайчан да бул­са тарала, ә өйдәгесе куера гына. Түземлеге калмаган Шәмсия ба­ласын алып, әнисенә кайтып китә. Сабыйның балалар бакчасына йөргән чагы. Күпмедер вакыттан соң анысы да киреләнә башлый:

– Әтием кая? Мине бакчадан әтием килеп алсын! – дип үзсүзләнә.

Әнисе нишләсен, чит кешене «әти» иткәнче, бала үз әтисе белән яшәсен, бәлки үзгәргәндер дип, ирен үзләре янына чакыра. Ир көттереп тормый, улына бүләкләр алып килеп тә җитә. Аннан бигрәк тә бала куана. «Иртәгә бакчага әти белән барам, ул мине иңнәрендә утыртып йөртер» дигән хыяллар белән йокыга тала.

Әмма үзен әти дип йөрткән кеше, бер дә үзгәрмәгән икән. Сабыр­лыгы бик азга җитә. Баласын җәберләгәнен күргән ана, йөрәге сызлап:

– Улым, сиңа мондый әти кирәкме? – дип сорап куя.

Сабые, бәхетсез күзләрен әнисенә төбәп:

– Әнием, мин сиңа әйтергә генә курыктым. Кирәкми безгә мондый әти, чыгып китсен, әйт үзенә, – дип җавап бирә һәм елап җибәрә.

«Ярый әле әтисенең нинди икәнен үзе күрде, юкса гомере буе мине гаепләп, үпкәләп яшәр иде», дип уйлап куйды Шәмсия. Ир белән кыйналып яшәгәнче, тыныч кына ялгызың яшәвең мең тапкыр ар­тык.

Бакча юлларын гына түгел, мәктәп елларын да артта калдырып, бала югары уку йортын тәмамлап эшкә керә. Әнисе тырышлыгы белән ае­рым фатир ала. Барысы да яхшы, гаилә корып җибәрсә, тагын да ях­шырак булыр иде дә бит...

Ниһаять, ул көн дә килеп җитә. Яшьләр бер-берсенә тугры бу­лырга антлар биреп, олы тор­мыш юлына аяк басалар. Гаиләдә бер малай һәм бер кыз туа. Шәмсиянең куанычы чиксез була. Әмма «бәхет» дигәннәре күп бул­са, кителә икән шул. Гаилә корып 15 ел узгач, бердәнбер баласы, улы Шамил каты авырый баш­лый. Ике ел көрәштә үтә, әмма, чире бик зәһәр була шул, ике баланың әтисен, хатынының ка­дерле ирен, ананың бердәнбер улын мәңгелеккә алып китә.

Ярый әле, Шәмсиянең оныкла­ры-юанычлары Рамил һәм Аида бар. Картайган көнендә таянычы булып, ялгыз итмәсләр. Әбиләре алар өчен җанын да, тәнен дә ярып бирергә әзер. Кулыннан килгәнчә улы гаиләсенә ярдәм итәргә тырыша, ике бакча тота. «Ике ашказаның бармы әллә? Нәрсәгә кирәк шулкадәр әйбер?» дип сорасалар, җавабы бер:

– Оныкларыма җиләк-җимеш кирәк. Мин исән чакта рәхәтләнеп ашап калсыннар, – ди. Оныклары гына бакчага барып, әбиләренә булышырга ашкынып тормый. Хатын пенсиядә булса да, эшләвен дәвам итә. Балалар ятим­лекне сизеп үсмәсеннәр, матур киенсеннәр, теләгәнен сатып ал­сыннар.

Өендә бик ямансу чакларында, тәм-томнар төяп, Шәмсия әби килененә бара. Утыра торгач, кич җитә, ә оныклар аның кунып калу­ын сорый башлый. Аидасы әбине караватына ук яткыра, үзе дә яны­на ятып йоклый. Шәмсия иртән то­рып, аларга коймак пешереп куй­гач, бергәләп чәй эчәләр.

Ә чираттагы килүендә әбисе Аи­дага:

– Кызым, урын җәеп бир әле, икәү йоклар идек, – дигәч, анысы:

– Мин синең белән ятмыйм. Сиңа монда кунарга ярамый, өеңә кай­тып кун, – дип җавап бирә.

Әби югалып калды. Әллә шай­тан котырткан. Барысы да яхшы иде бит... Бүген кунарга рөхсәт итмәделәр, ә иртәгә «башка ки­леп йөрмә» дисәләр? Картлык көнендә таянычлары булуына ышанып яшәгән Шәмсия, хәзер бер Ходайга ышанып, кеше кул­ларына гына калдырмавын со­рап яши. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» – диләр, начар орлык чәчтем микәнни?.. Бәлки артык яратып җибәргәнмендер, чамадан арт­кандыр», – дигән уйлар килде аңа. Юк, алар өчен дип яши бит ул. Ба­рысы да җайланыр. Давыл да ду­лый-дулый да, бер тына, болытлар таралып аяз көннәр килер. Бакча чәчәккә күмелер. Шәмсиягә дә оныкларының балаларын күрергә бер насыйп булыр.

Кәүсәрия Шәйдуллина

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: