Туган як

Балачак хатирәләре

Алтмышынчы елларның әле башы гына. Авыл кешеләре ипине үстереп кенә калмыйча, бераз тәмен дә тоя һәм туйганчы ашый башлаган чаклар. Сугышның беткәненә дистә ярым еллар узып киткән, репрессияләргә дә хөкем чыгарганга күпмедер вакыт узган. Авыл кешеләренең «дөньяның ямен инде без дә күрә, сизә башладык» дигәннәре исемдә калган.

Дөрес, сугыштан кайтмаганнар һәм гаепсезгә «халык дошманы» дип аталган туганнар булу һәрбер гаиләдә онытылмаслык кайгы иде. Шулай да, без – бала-чага гамьсез халык бит, ул кадәресен белеп тә бетермибез әле. 
Әти-әниләребез караңгыдан торып, иртәнге эшләрен карый башлый, ә без рәхәтләнеп «йокы симертәбез»...  
Әтиебез өйгә утын кертеп бирә дә, кире ишек алдына маллар карарга чыгып китә. Әнкәебез өй эшләрен карый башлый, без әле тәмле төшләр күрә-күрә, җылы юрган астында ятабыз.Мич ягыла, юрган астында булсаң да, ул кызгылт-сары ялкын шәүләсе читтән үк күренеп тора. Әгәр чи (кипмәгән) утын эләккән булса, аның киселгән башыннан бу чыгарып чыжылдавы ишетелеп тора. Аның шушы тавышы – үзенә күрә бер симфония, үзгәреп китә торган чытырдап алуы тәлинкәләр белән сукканны хәтерләтә кебек. 
Мичнең аралык ягында, казан куя торган чуен плитә өстендә, берсендә дүрт, икенчесендә өч салдырыла торган боҗралары бар. Әнкәебез, янып бетәргә якынлашкан утын кисәүләрен шул плитә асына бәләкәй кисәү агачы белән тартып куя да, берсенең боҗраларын салдырып, чишмә суы салынган яшел чәйникне кайнатырга куя. Чишмә суын без – балалар ташыйбыз. Кем нинди савыт күтәрә ала инде! Әле миңа, өч кыз арасында бер малай буларак, әнкәй вак утын да алып керергә кушачак. Чәйник астына өстәргә, савыт-саба юарга су җылытырга кирәк бит. Шул арада чуен чүлмәктә ризык әзерләнә башлый, ул әбәткә кайтуга әзер булырга тиеш. 
Мичтә кызгылт-сары ялкыннар әкренләп сүрелә башлый, табага көлчә пешәргә куела. Олы апабыз торып, әнкәйнең  «кул астына»  керә: көлчә нык кабара башласа, әлүмин калак белән ике-өч җиренә баскалый. Аның эзе соңыннан сындырырга да җайлы булып кала. Без, калган өч туган, күзләрне угалап, берәм-берәм торганда, әтиебезнең малларны карап бетереп, ютәлләгәне ишетелә башлый (сугыш вакытында тәмәке тартканга күрә, аның ютәлли торган гадәте бар иде). 
Чәй кайнаган, көлчә пешкән, суынмас өчен эмаль тәлинкәгә тезелгән, сөлге капланган, сары май савыты эченә каз канатыннан ясалган манчыгыч куелган. Алтыбыз да җыелып өстәл артына утырабыз, кабарган көлчәләр кабып, сөтле чәй эчәбез. 
Хәзер инде без (әтиебез эшкә чыгып киткән инде) әнкәй белән бергә дәррәү укырга чыгып китәргә җыенабыз. Шул арада әнкәй мичне томалый, әзерләп куелган чуен чүлмәкнең өстенә шул зурлыктагы таба ябып, «ухват» белән аны мичтәге янып бетмәгән күмерләр янына куя. Эченә нәрсә салынганын белмибез, ул ашар алдыннан гына беленә (каз канаты салынган итле ботка да булырга мөмкин)... 
Кабат өйгә җыелгач, калай тоткалы мич капкачы читкә алып куела, суынып та өлгермәгән, өстенә таба капланган чуен чүлмәк алына. Әнкәй аның көлен өрә, капкачын ача һәм өйгә тәмле ис тарала... Без – бала-чага, дәррәү калакларны кулларыбызга алабыз...
Аһ, ул балачакта әнә шулай гаилә белән утырып, әнкәй пешергән ризыкларны ашаулар! Ул вакытларны гомеремә дә онытасым юк!
Васил КАМАЛОВ.   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: