Туган як

«Бала бирәм, кем ала?»

Йөкче абзый татар халкының бөек шагыйрен, ятим Габдулланы Казанда шулай «рекламалап», бер гаиләгә тәрбиягә биреп калдыра. Бәхетенә, Апушка яхшы кешеләр туры килә.

Хәзер дә асрамага бала алучылар шактый. Аларны чит кеше баласын алып тәрбияләргә нәрсә этәрә соң? Берәүләрнең үз балалары юк, ә бала тәрбияләп үстерәселәре бик килә; икенчеләр гаиләләре зур булуын, өйдә балалар шаулап йөрүен ярата. Ә җәмәгатьчелекнең күпчелеге балаларны акча өчен алалар дигән фикердә. Бу чынлап та шулаймы икән? Моны белү өчен мин интернетка кереп «чумдым».
2019 елда 12 яшькә кадәрге бала өчен ай саен 15000 сум акча түләнә, аннан өлкәнрәк булса, 20000 сумга кадәр. Болардан тыш, бала биргәндә дәүләт ярдәме буларак, опекунга да 17479, 73 тиен түләнә һәм һәр төбәктә өстәмә түләүләр каралган. Аз акча түгел бу дип уйлыйм. «Имәндә икән чикләвек», диярсең. Үзәк телеканалларда талаша-талаша тәрбиягә бала алуларын менә ни өчен күрсәтәләр икән.
Кемнең кем икәнен чамалап тормыйча, уңга-сулга бала таратуның ачы җимешләре инде шактыйдан күренә. Тәрбиягә алган балаларны кыйныйлар, үтерәләр, чылбырга утырталар – һәм бу мәрхәмәтсезлекнең очы-кырые күренми. Дөрес, үз әти-әниләре дә тыңлаусыз балаларының, тәрбия максатыннан, арт ягына берәрне «чәпәп» алырга мөмкин. Ә бит опекага бирүче органнар балаларның яңа гаиләдәге тормыш-көнкүреше белән танышып торырга тиешләр, чөнки шуның өчен хезмәт хакы алалар. Күп-күп итеп эшләнгән эшләре турында отчет язалар. Әгәр тикшереп торсалар, сабыйларны җәберләүләр күпкә кимер иде.
Әле күптән түгел генә Татарстанның бер районында опекага алган балаларның берсе үлгәч кенә шау-шу купты. Баксаң, бу балалар яңа гаиләдә җәбер-золымнан башка нәрсә күрмәгәннәр. «Әти-әни» дип аталырга тиеш булган хайвани затларның сабыйларга булган мөгамәләсен укыганнан соң, чәчләр үрә тора.
Волгоград өлкәсендәге бер фермер бушлай эшче көч тапкан. Балалар йортыннан өч бала алган да, алардан 50 чучка һәм алты сыер караткан. Ярославль өлкәсендә шук баланы баганага бәйләп куйганнар...Мондый мисаллар бик күп.
Ирексездән, «ә опека бүлеге нәрсә карый» дигән сорау туа. Аларга гаиләне планнан тыш та килеп карау вәкаләте бирелгән бит. Әгәр асрамага биргән сабыйларны килеп караштыргалап йөрсәләр, җиде яшьлек баланың күгәргән битләрен, пешкән урыннарын күрмичә калмаслар иде.
Бер уйлап карасаң, безнең дәүләттә башка сыймаслык законнар шактый. Үзең табып үстерсәң – акча бирмиләр, балалар йортыннан алсаң – түлиләр. Моннан нинди нәтиҗә ясарга була инде? Үзеңә тапмаска, тапсаң да, балалар йортында ташлап калдырырга, аның урынына берничә бала алып (закон сигезгә кадәр рөхсәт итә), шулар акчасына яшәп ятарга. Опекага бирүче органнарга барыбер бит – кеше баласы бирәләрме, әллә песи баласымы. Монысын да дөрес әйтмәдем әле. Юньле хуҗа песиен дә кемгә биргәнен ачыклап кына бирә һәм хәлен сораштырып тора.
Вәсимә ФАЗЫЛОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: