Туган як

Азгын мәчене акылга утырттым дип сөенә

Әллә үзенең дә койрык бозлы, әллә нәрсә шунда - соң кайтсам да, «иптәшләр» белән салып утырып тоткарлансам да, хатынның исе китми, урында сыердай әйләнеп ята да, гырларга тотына. Тик чыгырдан чыкты берсендә. Һәр шимбәдәгечә, җыендым да, икенче көнне генә кайтырга булып, «иптәш»ләр белән балыкка киттем. Шунысы әйбәт, соңгы җанкисәгемнең бакчасы...

Әллә үзенең дә койрык бозлы, әллә нәрсә шунда - соң кайтсам да, «иптәшләр» белән салып утырып тоткарлансам да, хатынның исе китми, урында сыердай әйләнеп ята да, гырларга тотына. Тик чыгырдан чыкты берсендә.

Һәр шимбәдәгечә, җыендым да, икенче көнне генә кайтырга булып, «иптәш»ләр белән балыкка киттем. Шунысы әйбәт, соңгы җанкисәгемнең бакчасы күл янында гына. Ул үзе - гараж күршемнең сеңлесе. Иртә таңнан, теге йокыдан торганчы, машинам белән шуның бакчасына килеп җитәм... Балыкка кармак салганда, көн үзәге җитә, балык җүләр түгел, бу абзыкайны кайнар кочак көтәдер дип, бер дә кармактагы алдавычка килеп капмый. Тилмереп бетәм яр буенда утырып. Үч иткәндәй, җәйге төн бик кыска. Әле бит ике-өч балык тотып, өйдәге аҗдаһаның борын төбендә селкисе дә бар.

Тәки уйлап таптым хәйләсен: җәтмә куеп калдыра башладым кичен. Өйгә кайткач, балыкчы маҗарасын сөйләп, хатынның колагын тондырып бетерәм. Шулай эшләсәң, сорашмый алар. Мин юкта яныңа кемне ияләштерәсең дип тә йөдәтәм, йодрык селкеп тә алам. Шикләнеп төпченә башлаганчы, үзең һөҗүмгә күчәргә кирәк икәнен абзагыз белә.

Бу юлы, үч иткәндәй, җәтмә салырга җыенганда гына кесә телефоны шалтырады. Башка вакыт алмый идем, бу юлы басып өлгердем бит. Эштән чакырталар икән. Урын-җир көйләп йөрүче җанкисәк турсайды, ышанмады, каһәрең. Имеш, хатының чакыра, бүтән беркем дә түгел. Аны тыңлап торыр вакыт юк иде, нәрсәдер мыгырдадым да, тизрәк машинама утырдым. Кузгалам дигәндә генә, пакетымны чыгарып бирде бу. Вәт, маладис, җанкисәк, үпкәләсә дә, мине кайгырта.

Төнге сменадан соң, бакчага барырлык хәлем калмаган иде, өйгә кайтып аудым. Машинадан алган пакетны ишек төбендә калдырганчы, ачып карарга башым җитмәгән... Өйдәге аҗдаһаны суялармы дип торам, күк күкрәгәндәй үкереп килеп керде йокы бүлмәсенә. Чәче-башы тузган, йөзе чалшайган, авызыннан ут чәчә, үзе ниндидер ефәк чүпрәк кисәген болгый: «Кайсы сөйрәлчегеңнеке бу?». Башка вакыт бу кадәр җенләнми иде, балык та, иптәшләр белән салып утырулар да бетте узган җәйдә. Машинам гына еш ватылып, күбрәк вакыт хәзер гаражда уза. Аждаһа шалтыратса, ышанмасаң, килеп тикшер, дип кенә җиффәрәм. Абыйсы гаражына ешлаган җанкисәк та елмая. Теге чакта минем ут капкандай чабулавымны күргәч, киеп мине кызыктырырга дип әзерләгән өр-яңа лифчигын, вакытыннан алда күрмәсен дип, кул астындагы пакетка тыгып куйган булган. Зарланмыйм, гараж да әйбәт минем, һич тә җанкисәкнең бакча йортыннан ким түгел. Хатынның да җаны тыныч. «Азгын мәчене акылга утырттым, себерелми хәзер», дип телефоннан кемгәдер сөйләгәнен үзем ишеттем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: