Туган як

Аны гына яраттым

«Туган як»та басылган «Утыз ел көтәргә дә риза» (13 март) һәм «Үкенерлек булмасын» (3 апрель) дигән язмаларны укыгач, үз фикеремне белдермичә булдыра алмадым. Беренче язма авторының кичерешләрен аңлыйм, чөнки язмышым аныкына бик тә охшаган. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә дип, халык юкка гына әйтмәгәндер. Ә икенче хат авторы...

«Туган як»та басылган «Утыз ел көтәргә дә риза» (13 март) һәм «Үкенерлек булмасын» (3 апрель) дигән язмаларны укыгач, үз фикеремне белдермичә булдыра алмадым.
Беренче язма авторының кичерешләрен аңлыйм, чөнки язмышым аныкына бик тә охшаган. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә дип, халык юкка гына әйтмәгәндер. Ә икенче хат авторы Сәрия ханымның язмышы икенче төрлерәк булган, күрәсең. Шуңа күрә, алай ярамый, болай ит, дип язарга аңа җиңелрәк тә. Кешеләрнең төрлесе була: җирдә нык басып торучысы да, хисләргә бирелүчесе дә.
Миңа да беренче мәхәббәтем белән бергә булырга язмады. Институт тәмамлап, юллама белән Түбән Кама якларына килеп, әйбәт кенә кеше белән тормыш корып, өч бала үстердек. Хәзер инде, Аллага шөкер, һәрберсенең гаиләсе, балалары бар. Ирем әйбәт булды. Мин аны хөрмәт итеп яшәдем. Ләкин ул мәхәббәт түгел иде, шунысын соңрак аңладым.

Туган ягыма кайткан саен, беренче мәхәббәтемне күрәсем, аның белән очрашасым килә иде. Ләкин, дөрес аңлагыз, монда бернинди әшәкелек тә юк. Аны күрү, сөйләшү, исән-сау икәнлеген белү дә зур сөенеч иде миңа. Ул өйләнмәде, мине көтте. Ике бала булгач та, балаларны кабул итәргә риза булуын әйтте. Өченче балам тугач, миңа өметен өзеп булса кирәк, өйләнеп карады, ләкин тора алмады.
Инде мин дә ялгыз калдым, 38 ел бергә яшәгән иремне җирләдем. Бик авыр кичердем, хәзер дә җиңел түгел. Күптән түгел, очраклы рәвештә, беренче мәхәббәтемнең яман чир белән авыру икәнлеген ишеттем. Дөнья беткән кебек булды. Бернәрсәгә карамыйча, миллионлы шәһәрдә аны эзләп таптым. Очрашу аның бертуган апалары янында булды. Бер-беребездән күзләребезне ала алмадык. Ул үзгәргән, ябыккан, саргайган, күзләре генә элеккечә елмаеп, яратып карыйлар кебек тоелды миңа. 2 сәгатьләп вакыт бик тиз узды, сөйләшеп туя алмадык. Саубуллашканда барыбыз да елаштык, йөрәгем өзелеп төшә дип торам. Соңгы мәртәбә күрүем иде бит. Аннан соң телефон аша хәлен белешеп тордым. Ничек ярдәм итәргә белмичә, үземне битәрләдем. Ул чактагы хәлемне язып кына аңлатырлык түгел. Мин ерактагы, буем җитмәслек йолдызымны югалттым. Ә бит күңелем белән, бәлки әле очрашырбыз, бергә булырбыз, дип уйлана башлаган идем. Үзем сүз башларга планнар корып йөри идем инде. Кайдалыгын ачыкладым. Бик озак җыенганмын, күрәсең, өлгермәдем.
Ялгышларны төзәтергә,
Җитми калды бер гомер, - диясе генә калды.
Әйе, билгесез автор дөрес яза, монда кешегә акыл өйрәтеп булмый, кирәкми дә. Һәркемнең язмышы үзгә. Ихлас яратсаң, йөрәктән алып атып булмый шул.
Минем уйлавымча, билгесез автор гаиләсен ташламаячак. Ә йөрәге белән барыбер Аны гына яратачак. Аңа сабырлык теләргә генә кала. Мәхәббәт гел дә ике яклы булмый шул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: