Туган як

Алдагысын алдан белсәң иде

Мәсгут бәхетле гаиләдә дөньяга килә. Бар да җитеш. Әти-әнисенең яраткан бердәнбер балалары була. Укуда да сынатмый. Төрле түгәрәкләргә йөри. Аның тизрәк үсеп җитеп, әти-әнисенә булышасы килә. Әнисе гел авыргач, табиблыкка укып, аны аякка бастырырга хыяллана. Савыксын гына, кулларында гына күтәреп йөртер ул аны.

Кая да булса чыгып киткәндә, әнисе аны: «Исән-сау йөр, балакаем, хәвеф-хәтәрләргә очрама, Ходай үзе сакласын», – дип озатып кала. Андый теләкләрне чын күңелдән әни генә тели. Мәсгут өйгә һәрвакыт йөгереп кайта, яңалыкларын сөйләп аны куандыра. Бергә-бергә чәй эчкән вакытлары күңелне җылытып тора. Әнисе башыннан сыйпаганны да ярата малай. Аның  куллары гына шулай җылы, йомшак. Әтиләре исә гел эштә, арып та кайткалый. Шулай да йомшак күңелле ул. Киңәшләре белән малаен җилкендереп җибәрә. Мактап та куйса, Мәсгутның түбәсе күккә тигәндәй була.
Көз көне, якты кояшны болыт каплагандай, Мәсгутның дә җылыта торган кояшы сүнә – әнисе мәңгелеккә күзен йома. Ярый әле кайгыны урталай бүлеп күтәрергә әтисе бар. Мәсгут бик яшь шул әле – 15 яше тулды гына. Малай әтисе эштән  кайтуга ашын өлгертеп тора. Әнисе аны бик күп нәрсәләргә өйрәтеп калдыра. Бу гаиләдә «ирләр эше», «хатын-кыз эше» дигән сүз булмый. Ярты булып калган бәхет озакка бармый – әтисен нахакка төрмәгә утырталар. 
Мәсгутны әтисенең туганнары үз гаиләсенә ала. Аларның ике баласы бар инде, Мәсгут өченче булып килә. Баштарак яхшы мөгаләмәдә булсалар да, тора-бара үзгәрәләр. Малайның «үз өемдә үзем генә яшәсәм, бик бәхетле булыр идем» дип әрнегән көннәре аз булмый. Ашарга утырса, артык кашык итеп карыйлар. Үз өенә кайтармыйлар. Беренчедән, аның әле 18 яше тулмаган, икенчедән, туганнары вакытлыча яшәргә йортка кешеләр кертеп, акча эшлиләр. Абыйсы ике баласына да югары белем бирә. Ә Мәсгут мәктәптән соң заводка эшләргә керә. Белем ала алмавына бик көенмәсә дә, үзе өчен яши алуына сөенә. 
Әти-әнисеннән калган өч бүлмәле фатирны сатып, туганнары Мәсгутка бер бүлмәлене алып бирә. Егет булган бар киемен бер сумкага тутырып, чыгып китә. Кечкенә генә булса да, үз өе, үз почмагы бар. Әтисе төрмәдән кайткач, улына иптәш була. Аның кайтуына ашлар пешерә. Мәсгут тәртипле кызны очратып, гаилә корып җибәрә. Кызның да әти-әниләре бик кешелекле булып, «улым» гына дип торалар, хәтта квартир алырга ярдәм итәләр. 
Ә беркөн кемдер ишек шакыганга ачып җибәрсә, Мәсгут аптырап кала. Кайчандыр аны әшәке сүзләр белән сүгеп яшәгән абыйсының хатыны ике баласы белән басып тора. Үзе бетеренгән, усаллыкның эзе дә калмыйча, мескен бер карчыкка әйләнгән.
– Керегез, түрдән узыгыз, хәзер чәй куеп җибәрәбез, – дип ачык йөз белән каршылый аларны Мәсгут.
– Кереп тормыйбыз, әнине яшәргә сезгә алып килдек. Элек ул сине карады, хәзер синең чиратың. Гаиләләр кордык, балаларыбыз туды, үзебезгә дә урын юк, җитмәсә, өстебездә әни яши. Ял йортына да барасыбыз бар. Ә сезнең ялларга йөрергә вакытыгыз да, акчагыз да юк, – дип, әниләрен ишек төбендә калдырып китәләр.
Язмышны алдан белсәң иде дә, кешеләр кулына каласыңны уйласаң иде. Әти-әнисе Мәсгутны «сиңа таш белән атсалар, аларга аш белән атарга тырыш», дип тәрбияли. Күп михнәтләр кичерсә дә, ул ачык күңелле, кешелекле булып кала. Апасына карап тора да:
– Әйдә, апа, түрдән уз. Күңел иркен булса, урын табыла ул, – дип куя. Карчык кереп Мәсгутка карый да, башын иеп елап җибәрә. 
Мәдинә СӘХӘПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: