Туган як

Акылга утырттым

Бу ир затлары без – хатын-кызлар булмасак нишләрләр иде икән?

Ашарга пешерә белмиләр, белсәләр дә – пешермиләр, ичмасам, пычрак күлмәкләрен машинага атсыннар иде. Юк бит, анысына да өйрәтергә кирәк үзләрен. Үзара сөйләшкәннәрен тыңлап карасаң! Дөнья кендекләре алар икән бит! Шулкадәр авыр йөк тарталар – ничек түзәләр! Әйтерсең, иртүк торып ашарга пешерәләр, балаларны уятып, кайсын-кая озаталар, ашарга пешерәләр, өй җыештыралар, кибеткә чабалар, кер юалар, үтүклиләр! Булышмыйсың дисәң, «бу ир-ат эше түгел» дип акыл саткан булалар. Бик харап инде, ир-ат эшләрен кырып-җимереп эшләп баралар диярсең. Менә мин үземнекенә «ванна краныннан су тама» дип инде ел буе тукыдым. Аның җавабы бер: «Акмый бит әле». Бәреп чыкса, соң була бит – шуны аңламый. Ярый өйдә булган чак туры килсә. Люстраның бер лампочкасы янып чыккан. Алыштыр әле дип йөз әйттем, җавабы: «нәрсә, сиңа калган дүртесе җитмимени?» Ә атна саен я авылга, я балыкка чаба белә. Ярар, өйрәтермен әле мин сине! Белерсең өйдә кем баш икәнне!
Хатын-кызның кулына бер эләктеңме – беттең инде син! «Ир – баш» диеп никадәр күкрәк какса да, хатынын «чүпрәк баш», «чәче озын – акылы кыска» дип мыскылласа да, хатынны җиңә алган ир юк әле. Хатын-кыз я мәкер, я хәйлә, я усаллык белән ир затын барыбер җиңә.
Мин дә шулай иттем. Үзем теләгән эшләрне барыбер эшләттем. Минемчә булды!
Пәнҗешәмбедән үк «без шимбә көнне дуслар белән балыкка куна барабыз. Синнән сорап та тормыйм» – дип йөри башлады бу. Ә мин дәшмим. Дәшми генә уйлыйм, ирне бу гадәтеннән ничек тә булса биздерергә кирәк! Усаллык белән түгел, сугып кына егачак. Нинди дә булса башка хәйлә уйлап табарга кирәк. Шулай җиргә текәлеп, планнар корып бара идем, асфальттагы «Матурым, туган көнең белән сине» дигән язуга барып төртелдем. Менә бит оста кеше, исемен дә куеп тормаган. Кемнең матур буласы килми инде. Барыбызга да бата бу язу... Эврика! Таптым! Күрсәтәм мин сиңа балыкны!
Җомга кичендә ирем йокыга киткәнне көчкә көтеп алдым. Ярый, минем бәхеткә, йокысы каты. Бер йоклап китсә, һич уятам димә үзен. Ул йокыга китүгә, әллә кайчан ремонттан калган буяуны алдым да, тәрәзә каршысына асфальтка зур хәрефләр белән: 
«Җимешем, ирең китүгә шалтыратырга онытма!» –  дип сырлап куйдым. 
Ирем балыкка барыр өчен иртүк торган, гадәтенчә, балконга тәмәке тартырга чыккач, теге язуны укыган. Ә мин эш эшләнгәч, тынычлап йокыга киткәнмен. Җиделәр тирәсендә тавышка уянсам, ирем ванна кранын төзәтеп мәш килә. «Нәрсә, ник балыкка бармадың?» – дигән булам тегеңә. Сер бирми бит, «өйдәге эшләрне карыйсы бар» дигән була. Үзе әледән-әле минем телефонны күзәтә.
Ул көнне барлык вак-төяк ватык-сыныклар төзәтелеп бетте. Рәхмәт йөзеннән, мин дә бәйрәм табыны ясадым – балыксыз да бик шәп булды. Тагын шунысы да бар: минеке генә түгел, тәрәзәсе  язуга караган квартирдагы ирләр барысы да өйдә булган ул көнне. Күпме файдалы эш эшләгәнемне белсәгез!
Вәт, үзара пышылдашып, язуның кем эше икәнлеген гоманлыйлар ирләребез. «Подъездга видео куярга кирәк» дигән тәкъдимгә кадәр барып җиттеләр.
Әйтәм бит, юкка хатын-кыздан көләләр ирләр. Язуы минем хатынныкына охшаган бит, нишләптер, буявы да безнең туалет плинтусы буявы кебек дип, уйлап та карамый. Сөяркә эзләгән була. Сөяркәгә вакыт әрәм иткәнче рәхәтләнеп йокы туйдырам мин!
Ә без булсак, төбенә төшмичә, кем, кайчан, ни сәбәпле язган икәнлеген ачыкламыйча туктамыйбыз. Менә шуннан уйлап карагыз инде, кем акыллырак та, гаилә дилбегәсе кем кулында?
Энҗе ГАЛИЕВА. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: