Туган як

Акыл арттан йөри...

Хатын-кызның табигате шундый инде: бәхәсләшә башласа – сүзен бирми. Хет кыйна син аны, хет аерып җибәр, барыбер ир заты гаепле булып кала. Моны безнең күбебез белә... тик телен генә тыя алмый.

...Беренче иреннән аерылганда, ирен гаепләде Гөлфинур. Янәсе, кул күтәрә, сүз тыңламый. Җитмәсә, иренең әнисе көн саен килеп тикшереп, «кысылып» йөри. Каенана киленне өйрәтергә тулы хокукы бар дип уйлады бугай. Тыңлатырсың хәзерге заман киленнәрен! «Нигә әле мин боларга түзеп торырга тиеш», дип сумкасына киемнәрен тутырды да, китте дә барды килен.
Ирсез озак яшәмәде үзе тагын. Икенче ире  белән уртак танышлар очраштырды. Очраштылар, сөйләштеләр дә, ир квартирында яши дә башладылар. Ул да ярамаслык түгел иде: иртән хатын торуга чәй өстәленә кадәр әзерләп торды. Эшенә алып барды, алып кайтты. Монысы да ярамады хатынга. Монысыннан да китте. Сәбәбе: акча аз эшли, булган акчасы беренче хатында калган баласына алиментка китеп бара. Түләсә ни булган соң, үз баласына түли бит. Юк, Гөлфинурның матур киемнәр киясе, чит илгә ял итәргә йөрисе килде. Бераз түзсә, бала да үсеп җитәсе, ир алимент түләүдән котыласы иде югыйсә...
Икенче иреннән аерылып озак та үтмәде, «Бог любит Троицу», «Унга барам – уңганчы барам» дигән булып, тагын үзенә ир тапты.
Вәт менә бу ир күрсәтте күрмәгәнен Гөлфинурга. Кая ул, чәе кайнаганны көтеп, урын-җирдә иркәләнеп яту! Үзе беренче булып торып, һәр иртәдә җылы аш әзерләргә тиеш булды. Ирнең монысына кичтән калган аш ярамый, бер пешкән нәрсә җылы вакытта гына ашала. «Башым авырта», – дип ятып кара, тибә дә төшерә караваттан. Әле яңарак өйләнешкән вакытта ашказаны авыртып диванга барып яткан иде, «Хәлең ничек?» – дип сорау юк, «Ашарга пешер, ятма ялкауланып», – дип, тартты да төшерде. Акчасын да бирмәде, өйгә ризык та алмады. Тормыш хатын җилкәсенә төште. Квартплата түлә, сумка тутырып ашарга ташы, эшкә йөгер – кыскасы, рәхәтен күр.
Күптән шул кирәк булган икән Гөлфинурга! Кешедән оят дип, тешен кысып түзә. Монысының да акчасы юк. Булса да, бар тапканын балаларына биреп бара. Өйгә шырпы да алып кайтканы юк. Ризасызлык белдереп кара – ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамый. Аның өчен хатын-кыз – икенче сортлы кеше. Гөлфинур тиз арада «чүпрәкбаш» булды да куйды.
Шундый бер тавыш-гаугадан соң, урамда Гөлфинур беренче ирен очраткан иде, егылып китә язды. Ире шундый матур, яшь хатын тапкан, көнләшеп үләрсең! 
Ярар, беренче ир хатын тапкан, бәлки икенчесе әле буйдактыр, дип өметләнде хатын. Төне буе йоклый алмый уйланып яткач, тәртәләрен кире борырга ниятләп, икенче иренә шалтыратты. Менә бит, анысы да өйләнеп йөри икән! Кичә генә никахы булган. «Бераз соң шул инде, берәр атна алдан шалтыраткан булсаң да, бәлки кире кавышкан булыр идек. Син бит акыллы хатын. Миңа ошыйсың. Тик хәзер инде бу хатынны алдыйсым килми. Башка шалтыратмасаң яхшырак булыр», – дип ир гадәтенчә йомшак кына әңгәмәне тәмамлап куйды.
«Акчасыз», «бозау» дип хурлаган иргә дә баручы табылган. Чит ил кирәк, дип тормаганнар... Ни нәрсәсе ярамас иде соң аның! Артыгын эчми, кул күтәрми, яшәр өчен квартиры, йөреп торырга машинасы бар. Әле алар гына җитмәсә, хатын-кызны хөрмәт итә торган ир иде! «Менә башыңа могҗиза эзләп, идеал ир эзләгән идең, таптыңмы инде?» – дип үзен битәрләде Гөлфинур.
Үзем хатын-кыз булсам да, шуны әйтим әле: юк ул бар яктан да булган ир. Андыйлар булса, аннан хатыннар китми! Эзләмәгез андый ирне, ялгыз хатыннар! Булганына риза булып яшәгез. Мин сезне эчкән, кыйнаган ирләргә түзеп яшәгез, димим. Бары тик акчасы аз, миңа караганда әнисен күбрәк ярата, дип кенә ирне ташлау ярамый бит инде! Барына шөкер итә белергә кирәк.
Энҗе ГАЛИЕВА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: