Туган як

Акылсызлык бәласе

Гөлчәчәк чиләктәге чүпне урамдагы контейнерга чыгарырга җыенганда, ишектә кыңгырау тавышы ишетелде... Ишек ачуга, каршындагы чакырылмаган кунакны күреп, тез буыннары калтырады. Әлеге кунак, аны күпме күз яшьләре түгәргә мәҗбүр иткән элекке ире Рәдиф иде. Секунд эчендә күз алдыннан бергә яшәгән газаплы еллары үтте. Яратып чыкты Гөлчәчәк кияүгә. Бәхетле булырмын дип ышанды....

Гөлчәчәк чиләктәге чүпне урамдагы контейнерга чыгарырга җыенганда, ишектә кыңгырау тавышы ишетелде... Ишек ачуга, каршындагы чакырылмаган кунакны күреп, тез буыннары калтырады. Әлеге кунак, аны күпме күз яшьләре түгәргә мәҗбүр иткән элекке ире Рәдиф иде. Секунд эчендә күз алдыннан бергә яшәгән газаплы еллары үтте. Яратып чыкты Гөлчәчәк кияүгә. Бәхетле булырмын дип ышанды. Әмма Рәдиф ул теләгән ир булмады.

Әти-әнисе яшьли гүр ияләре булганлыктан, Рәдифкә тиешле тәрби бирүче, акыл өйрәтүче булмау үзенекен эшләгән булса кирәк. Мәктәпне көчкә "өчле"гә бетереп, көч-хәл машина йөртү "права"сы ала. Зур бер төзелеш ошемасы җитәкчесен йөрткәч, өйдә сирәк күренде. Җитәкчесе белән киңәшмәләргә, күңел ачу кичәләрендә еш булды. Бөтен тапкан акчасын үзенә тотты: кыйммәтле рестораннар, кыйммәтле кием... Үз акчасы җитмәсә, хатынының соңгы тиененә кул сузды, күршеләренә әҗәткә керергә дә тартынмады. Хатынының кияүгә чыккандагы киемнәре тушалып бетүе дә кызыксындырмады. Иң мөһиме, Рәдиф үзе инә-җептән төшкән яңа киемдә булсын, тәмле ашасын. Гөлчәчәк тешен кысып булса да түзде, янәсе Рәдиф зур кешеләр арасында йөри, теләгәнчә киенсен, теләгән ризыгын ашасын, хуҗалар янында ким-хүр булмасын.

Тик, көннәрдән бер көнне түрәләр тирәсендә йөреп эчәргә өйрәнгән Рәдифне хуҗасы эшеннән куды. Гарьлгеннән, ир башка шәһәргә ук китеп барды. Бераздан бер хатынга йортка керүе туырнда ишетелде. Иренең хыянәтен авыр кичерде Гөлчәчәк, үзенә кул салудан балалары гына коткарып калды.

Узганнардан айнып, Гөлчәчәк элекке иренә күз салды. Ун елга якын вакыт үзгәрткән ваемсыз ирне. Чәчләренә чал кунган, ябыккан-таушалган... Хәл-әхвәл сорашу, гафу үтенеү урынына, каршы килә алмаслык кискен сүз яңгырады: "Мин кайттым, яңадан бергә булыйк". Кыяфәткә үзгәрсә дә, холкы шул ук, әйтерсең, кичә генә чыгып киткән.

- Ә теге хатының?..

- Мин төрмәдә вакытта икенчене тапкан. Җүңсез ул, мине үз кирәгенә генә файдаланган. Тикшерүчеләргә, "барысы өчен мин гаепле", дип, аның җиңаятен дә үз өстемә алдым. "Мин сине көтәрмен", диде бит. Кайткач, бусагасына да бастырмады, куып чыгарды.

- Зарланма, безне ташлап киткәндә герой идең, хәзер без кирәкмени?

Рәдиф моны көтмәгән иде, ачуы кабарды. Ул бөтен ачуын ишектән керүче малайдан алды. "Нишләп йөрисең? Нәрсә кирәк сиңа? Бар, чыгып кит", - дип, үсмерне этеп үк җибәрде. Үзе киткәндә 4-5 яшьлек булып калган улының инде үсеп җитүен күз алдына китерә алмый иде, күрәсең.

"Үз улың, олы улың", - дип, улына торырга булышты Гөлчәчәк.

Берәү булса, үкенер, улларын кочагына алып, гафу үтенер иде. Ә Рәдифкә, уллары һәм хатыны алдында җебегәнлеген күрсәтергә тәкәберлеге комачаулады, ахры. Ә малайлар ныклы. Ярыйсы гына каты егылуына карамастан, олысы кулын да, телен дә уйнатмады. Ә күке әти үзенә төбәлгән улларына каш астыннан сөзеп карады да, каты кулда тәрбияляәчәген әйтеп, өстәлгә йодрык белән тондырды. Әмма ике улыныҗавабы һич тә Рәдиф көтмәгәнчә кискен яңгырады: "Безгә мондый әти кирәкми. Кертмибез! Безне ташлап китмәскә иде!"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: