Туган як

Акчасыз калгач, сөеклем ташлап качты

Тормыштагы бер ялгыш адымы кешенең бар гомерен үзгәртә дә куя икән. Танышымның улы Гарифҗан да үзенең бер ялгышы аркасында күпме борчу-газаплар кичергән. Очрашканда ерактан ук елмаеп, кул сузып килүче ачык йөзле егет ул. Йөрәгендә төзәлмәслек яра бардыр дип һич тә уйламассың. Бу юлы да, күрешкәч, кыенсынып кына сүз катты, үз...

Тормыштагы бер ялгыш адымы кешенең бар гомерен үзгәртә дә куя икән. Танышымның улы Гарифҗан да үзенең бер ялгышы аркасында күпме борчу-газаплар кичергән.
 
Очрашканда ерактан ук елмаеп, кул сузып килүче ачык йөзле егет ул. Йөрәгендә төзәлмәслек яра бардыр дип һич тә уйламассың. Бу юлы да, күрешкәч, кыенсынып кына сүз катты, үз башыннан үткәннәрне сөйләгәч, киңәш сорады.
 
Аның бар уй-хыялларын юкка чыгарган Әлфинур атлы чая кыз белән очрашу тарихы бик күп яшьләрнеке кебек гади. Үз компанияләре йомышы белән, оешмадан-оешмага йөреп арып беткәч, хезмәттәше Альберт белән кичке ашка Түбән Камадагы бер ресторанга керәләр. Үзләренә ризык китергәнне көтеп утырганда, күзләре янәшә өстәлдәге ике кызга төшә. Бәллүр бокалларны озын кызыл тырнаклы нечкә бармаклары белән ыспай гына тотып, шәрабтән авыз итә-итә, үзара елмаеп нидер серләшүче кызлар, бер карауда, егетләргә ошый. Тамак ялгап, «шайтан суы»ннан да авыз итеп алгач, акрын гына агылган көй аларны урыннарыннан кузгата. Үзләрен биергә чакыручы егетләргә кызлар елмаеп күз сирпиләр.
 
Гарифҗанга сыенып диярлек биюче кызның затлы хушбуй исе башын әйләндергәнме, әллә карашымы - анысын сорамадым, әмма Әлфинур исемле ул кыз белән алар рестораннан бергә чыгалар. Аны үзе яши торган фатирга кадәр озаткач, очрашырга сүз куешалар. Затлы рестораннарда дәвам иткән очрашулар Гарифҗанны бу кызга тагын да якынайта...
 
Әлфинурның кайнар кочагы, серле күзләре башын тәмам әйләндерә Гарифҗанның. Ул, хәт-та үзенең беренче мәхәббәте - Айсылуы турында бөтенләй оныта. Бер елдан Айсылу, югары уку йортын тәмамлап, табиб белгечлеге алып чыгарга тиеш. Алар вәгъдәләшкәннәр һәм үзләренең киләчәк пар-лы тормышлары турында хыялланып, татлы сөю утында яналар. Мәхәббәтләре никадәр көчле булса да, Айсылу аны үзенә артык якынайтмый. Гарифҗан яраткан кызын, иртәгәсе көнгә калдырмыйча, бүген үк үзенеке итәргә тели. «Көт, - ди Айсылу назлы елмаеп. - Күп калмады, бары бер генә ел көт. Аннан мин - синеке, син минеке булырбыз. Көт, әгәр көтә алсаң...»
 
«Акылга колак салган мә-хәббәт уңа», диләрме әле? Тик Гарифҗан, акылын җуеп, Әлфинурга мөкиббән киткән иде шул. Әлфинур белән ир һәм хатындай яшәүләрен Айсылуга да җиткерәләр. Укуын тәмамлагач, ерак районга табиб булып киткәнен, кияүгә чыкканын ишетә Гарифҗан.
Әлфинуры гына, егет уйлаганча, фәрештә булып чыкмый. Акчалы егетләр, җитәкчелек баскычына үрмә-ләгән замана ирләре белән шактый чуалган тәҗрибәле ханым була ул. Һәрвакыт елмаеп йөрүче, бар дөньясын онытып, үзен иркәләүче Әлфинур, җитмәсә аш-су әзерләүне дә өнәми. «Мин сине яратырга һәм синнән яратылырга туганмын, газ плитәсе янында кайнашуга караганда, сине кочагымда иркәләү рәхәтрәк миңа», дип сырпаланучы Әлфинурга ни дисен Гарифҗан?!
 
Ул аның һәр теләген үтәргә әзер була. Әлфинурга кыйммәтле бүләкләргә, бизәнү салоннарына, кыйм-мәтле туннарга күпме акча туздыралар, җитмәсә, рестораннарда ашап-эчеп йөриләр. Айсылуы белән яши башлагач квартир алырга дип җыйган акчасы шуларга кереп бетә.
 
Әлфинурның күңелен күрәм дип, аңа «иномарка» алып бирә. Үзе йөрергә өйрәтә. Машинасы булгач, читлектән ычкынган коштай, Әлфинур теләсә кайсы вакытта үзе теләгән җиргә чыга да чаба. Өйләнешү, квартир алу турында сүз кузгаткан җанашына, җайлап кына, машинаны да кредитка алуын, туй уздыру өчен таныш-белештән акча алып торырга кирәклеген аңлатып карый Гарифҗан.
 
Үзе сөйләгәндә Әлфинурның күзләре ни өчен сәер ялты-раганын соңыннан гына аңлый Гарифҗан. Кыз калдырган кыска хәбәрдә,«Синең квартир алырга да хәлеңнән килми икән. Мәңгегә хуш! Мине эзләмә!» дигән сүзләр була.
 
Җилбәзәк Әлфинур белән ике арадагы хәлләрне кат-кат уйлый егет. Үзен ярык тагарак янында утыртып калдырганына төшенгәч, кайгысын хәмер белән юарга тотына. Әле дә ярый, эшенән кумыйлар. Иптәшләре дә аны ялгызын гына кал-дырмыйлар.
 
«Акылыма килеп, тормы-шымны яңадан башладым. Айсылуымны онытканым, аны күз яше түктергәнем өчен бик нык үкенәм. Хатын-кызларның Айсылудан башка барысы да Әлфинур төсле икейөзледер кебек тоела. Җанда бушлык. Нишләргә?» - дип, киңәш көтеп миңа төбәлде Гарифҗан.
Ни дисең инде бу егеткә? Әлбәттә, яшәргә һәм үз тиңеңне очратуга өметеңне өзмәскә кирәк. Тормышта саф күңелле кешеләр бик күп ул, ә Әлфинурдай мәкерле, явызлары аз.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: