Туган як

Аерылышырга ашыкмыйк!

Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре...

Фирдания булачак ирен бик ошатканга, җаны-тәне белән тартылганга, мәхәббәт хисләре чәчәк атканга гына чыкмады кияүгә. Алар икесе дә – Казан университетына читтән килеп укып, тулай торакта яшәүче өченче курс студентлары. Фирдания авылда туып, әти-әни тәрбиясендә үсеп, аннан Түбән Камада белем ала. Бала буларак аш-су пешерергә әнисеннән өйрәнеп, һәркемгә ярдәмгә килә алырдай җитлеккән кыз булып өлгерә.
Студентлар арасында чит республикадан килгән, төгәл фәннәрне су кебек эчкән Җәүдәт тә аерылып тора. Ул Фирданиянең игътибарын яулап, янында күбрәк булырга тырыша. Ә дүртенче курста әти-әнисенә барып, кызларына өйләнергә теләвен әйтә. «Бу бәлки безнең ашыгуыбыздыр: университетны тәмамламаган, торыр җиребез булмаган килеш гаилә кору иртәрәк иде», – дип соңрак уйланыр хатын...
Тиздән тупырдап торган уллары туа. Яшь гаиләгә тулай торактан бүлмә биргәч, хатынның әнисе килеп, баланы караша башлый. Җәүдәт көндез укый, кич эшли.
Яшьләр тырышып укый, югары уку йортын тәмамлагач, юллама буенча башка шәһәргә эшкә китеп баралар, ә бер елдан Түбән Камага кайталар. Җәүдәтнең эшеннән фатир бирәләр, тормышлары да җитеш була.
Әмма юк шул, күңел тыныч түгел, әллә инде тормышта бер-береңнән арыйсың, сүреләсеңме... Бу гади генә арыганлык түгел. Ул – көндәлек мәшәкатьләр белән туган тормыш каршылыклары, бер-береңне аңламау, уртак тел таба алмау белән бәйле мәсьәләләр. Иренең бер сәбәпсез тавыш күтәреп, гаиләдә аңлашылмаучанлык тудыруы, Фирданияне әрнетә башлый. Әйтик, Җәүдәт: «Яшелчә ашларын дөрес пешермисең, әнием башкача пешерә иде», – дип үзәгенә үтә һәм нәрсәләр саласын, ничек пешерергә кирәклеген сөйләп, шуннан үзенә тәм таба. Шулпаның сыер итеннән тәмле икәнен һәр хуҗабикә белә. Безнең шартларда ирең нинди ит алып кайта, шуннан пешерәсең. Тавык итеннән пешергән ашны ашап, шулпасын чөмерә-чөмерә хатыннан гәеп эзләп утыру беркемгә дә килешмидер.
Җае чыкканда Фирдания дә җавап кайтара башлый. «Синең дә җитешмәгән җирләрең юк түгел, әнә аш бүлмәсендәге краннан ике атна су тамып тора. Минем күңелемне төшереп, юкка мине тәнкыйтьләп, гаебемне эзләп утырганчы, ир кеше эшен башкарсаң иде», – дигәч, Җәүдәт үпкәләп кунак бүлмәсенә чыгып, дәшмичә телевизор карап утыра башлый. Мондый бәхәсләр еш кабатлана. Яшь чактагы дәрт учагы сүнә, аралар суынганнан суына бара. Бервакыт Фирдания эшендә үзе белән бер ирнең кызыксынуын күрә: кирәкле һәм кирәксез урында ярдәм итә, машинада өенә кадәр кайтарып куя, чәчәк бүләк итә, аннан мәхәббәтен белдерә. Хатынның: «Син ут белән уйнама, минем әле законлы ирем, улым бар», – дигән кисәтүләренә карамый Данияр, һаман матур сүзләр әйтеп, кафе-рестораннарга чакыра. Фирдания еш кына уңышсыз гаилә тормышы турында уйлана: «Эшемдә нинди генә уңышларга ирешсәм дә, өйдә мин ялгыз. Озатучы, каршы алучы кешем юк. 25 яшемдә сөеп-сөелеп кенә яшәргә дә бит!» – дип уфтанып куя, Җәүдәтне яшьлеген, матурлыгын харап иткән бер золым итеп күз алдына китерә. Һәм Данияр белән очраша башлый, иренә хыянәт итә.
«Без капчыкта ятмый» диләр бит. Җәүдәткә бу турыда ирештерәләр. Ир югалып кала, нишләргә белми, хатынының хыянәт итүе көчле затлар өчен әйтеп, аңлатып булмаслык хәл, түбәнчелек һәм хурлык, аны үз башыннан кичергән ир генә беләдер. Җәүдәт гарьлегеннән беренче очраткан хатынга – Дусяга йөри башлый. Нәтиҗәсе, әлбәттә, аяныч тәмамлана – гаилә таркала.
Данияр Фирданияне, төньяк диңгез янында экологик яктан бик чиста, мәшһүр шәһәргә китәргә чакыра. Ул элекке хезмәт иткән флотында, «мине бүген үк эшкә алырга ризалар, фатир бирәләр», дип сайрый. Әмма улы турында уйламыйча да булмый. Бер көнне хатын сөяркәсен улы белән таныштыра. Бала: «Әни, миңа үз әтием кирәк. Әти икәү булмый, бу абый минем әтием була алмый», – дип кырт кисә. Ә Данияр бала белән уртак тел табарга теләми дә.
Фирдания соңгы көннәрдә йоклый алмый: сөяркәсенең үз-үзен тотышын күзәтә, ире белән узган елларны искә ала, аерылышу турындагы гаризаны кире алу турында уйлый.
Аерылышу өчен судка бару көне килеп җитте. Җәүдәтне күргәч, хатынның күзеннән яшьләр тәгәрәп төшә, ул аның җылы кулын тотып, кыса һәм пышылдап кына: «Әйдә аерылышмыйк, барысын да яңадан башлыйк», – ди. Ирнең дулкынланганы күренеп тора. Фирданиянең күзенә карап: «Сине кичерү җиңел булмас, әмма мин дә яратам булса кирәк. Син дә үзеңнең гәебеңне танырга тиеш», – дип, суд залыннан елмаешып, култыклашып чыгып, кайтып китәләр.
Тормышта вак-төяк проблемалар булмыйча тормый инде. Бер-береңне яратсаң, хөрмәт итсәң, тормышта хәл ителмәслек мәшәкатьләр, үтеп чыга алмаслык каршылыклар юк бит. Менә безнең геройларның тагын балалары туып, хәзер мөстәкыйль тормыш белән яшәп яталар, әти-әниләрен дә ярдәмнәреннән ташламыйлар.
Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: