Туган як

90 яшьлек «кияү»ле була язган

«Күптән сиңа сөйлисем килеп йөри иде. Көлсәң көл, авылга кайтып чак кына кияүгә чыкмыйча калдым бит әле», дип үзенең яңалыклары белән уртак-лашты Зәрия дустым. Миңа да бик кызык тоелды, түземсезлек белән аның сөйләгәнен көтәм. Вакыйга болай башлана. Авылга кайтасыларын алдан хәбәр иткәнлектән, кунак-ларны көтеп алалар. Авылда шулай бит ул, күршедәге...

«Күптән сиңа сөйлисем килеп йөри иде. Көлсәң көл, авылга кайтып чак кына кияүгә чыкмыйча калдым бит әле», дип үзенең яңалыклары белән уртак-лашты Зәрия дустым. Миңа да бик кызык тоелды, түземсезлек белән аның сөйләгәнен көтәм.
Вакыйга болай башлана. Авылга кайтасыларын алдан хәбәр иткәнлектән, кунак-ларны көтеп алалар. Авылда шулай бит ул, күршедәге хәлләрне күреп, ишетеп торалар. Кемгә кем кайта, кемнәр килә - барысы да күз алдында. Күршең булса, шундый булсын, күзәтеп, белеп, ә үзең юкта күз-колак булып торсын. Кунак хатын кайтасын ишеткән күрше бабае: «Миңа ярый торган түгелме», дип сорап куя. «Ярый, ярый,» диләр шаяртып. Тик шаяртуны аңламаган бабай, сабырлыгы бетеп, көн саен: «Кайчан кайталар», дип аптыратуын белә. Карчыгы берничә ел элек вафат булган бабайга ялгыз гомер итүләре кыен, күрәсең. Балалары да янында тормый, кайтып-китеп йөриләр.
Яшь барса да, күңел гел унсигездә диләр бит, туксанга якынлашкан бабаңа үзләренең шаяртып кына сөйләгәннәрен, кайтачак кунак хатынның әле пенсиягә дә чыкмаганын әйтеп карасалар да, ул үз сүзендә нык тора: «Таныштырасыз булгач, таныштырасыз! Калганы - минем эш, пенсиям икебезгә дә җитәрлек».
3-4 сәгатьлек юлны үтеп, Зәрияләр кунакка кайтып төшәләр. Хәл-әхвәл сорашып, бераз ял иткәннән соң, каз мамыгы йолкырга керешәләр. Абзар тулы казны ирләр кертеп тора, ә өмәгә җыелган хатын-кыз уен-көлке арасында чистартып та бетерә. Бер-бер артлы йомшак мендәрләр дә тутырыла...
Исәнлек-саулык та сорашмыйча ишектән бер бабай керә дә, Зәриягә туры карап: «Әй, мин сине алырга кердем, анда кунаклар белән мулла көтә, никах укытачакбыз», ди. Кайтканнарын ишетүгә йөгереп кергән, ахры. Әйтәсе сүзләрен онытылганчы тизрәк әйтеп бетерим, дигәндер инде. «Бер алдыма, ике артыма карадым, хуҗалардан башка берәү дә булмагач, аптырап калдым», ди Зәрия. Үзе әллә «ычкынган» бабаймы икән бу, дип, гаҗәпләнеп уйлап куя. «Мин сезне беренче күрәм, нәрсә турында сөйлисез», дип көч-хәл белән сорап куя Зәрия. Үзенең кияү эзләп түгел, каз өмәсенә кайтуын аңлатырга тырышса да, бабайның үз туксаны туксан. Хуҗалар бабайны көйләп, юатып чыгарып җибәрәләр. Чыгып киткән чагында да: «Мулланы көттермә, тиз килеп җит», дип кисәтә. «Көтәрләр, көтәрләр дә, китәрләр әле, бу тамашада катнашасым килми. Бер яктан - көлке, икенче карасаң, бала акылы кергән беркатлы карт кызганыч, ләкин ничек ярдәм итәсең», дип уйлап куя Зәрия.
Соңыннан бабай тагын кереп, мулла белән кунакларның киткәнен әйтеп, күршеләрен дә кунакка чакыра. «Олы кешенең күңеле булсын инде, бер чынаяк чәен эчеп чыгыйк», дип хуҗа хатын бик кыстагач, Зәриягә дә аңа ияреп керергә туры килә.
Бабайның күңеле шат, ачуы да юкка чыккандай тоела. «Безгә мулла булмаса да ярый, без аны болай итәбез», дип, өстәл өстенә бер «ак баш»ны да утыртып куя. Биш вакыт намазны калдырмыйм, дип сөйләнүче картның бер-бер артлы рюмкаларны бушатып куйганын күреп, чыннан да «ычкынган» ахры, дип күңеленә салып куя Зәрия. Хуҗалар бабайның гадәтен беләләр ахры, бернәрсәгә дә гаҗәпләнмиләр. Кунак хатынга сагыздай ябышкан бабайны хәйләләп, чыгып китү ягын карыйлар.
Әле шәһәргә кайткач та, байтак вакыт Зәриягә сәлам җибәреп ята картың. Күпмедер вакыттан соң бабайны үзе чамасындагы бер әби белән таныштыралар...
«Авылга кунакка кайтып, чактан гына туксан яшьлек кияүле булмадым», дип сүзен тәмамлады дустым.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: