Туган як

60 ел буе бергә

Бу бәләкәй генә буйлы, җилдән җитез йөрүче әбине авылга кайтканда Чапчак автобусында еш очрата идем. Нишләп көн дә шәһәргә йөри икән, яше дә бар бит инде, дип уйлаган чакларым да булды. Кемдер, аның, урыныннан чыккан, тайган сөякләрне утырта алуы хакында да сөйләп алды. Аннары Чапчак авылы Сабантуенда да әлеге 85...

Бу бәләкәй генә буйлы, җилдән җитез йөрүче әбине авылга кайтканда Чапчак автобусында еш очрата идем. Нишләп көн дә шәһәргә йөри икән, яше дә бар бит инде, дип уйлаган чакларым да булды. Кемдер, аның, урыныннан чыккан, тайган сөякләрне утырта алуы хакында да сөйләп алды. Аннары Чапчак авылы Сабантуенда да әлеге 85 яшьлек әбинең бөтен уеннарда диярлек катнашуына, күңеле көр булуына сокланган идем. Ә берсендә, автобуста урыным шул әби янәшәсенә туры килде. Аның белән гапләшеп кайта-кайта утыз чакрымның узганын сизми дә калганмын.

Шундый тәмләп сөйли, авызына гына каратып тора инде менә... Алар Нәгыймулла абый белән 60 ел бергә гомер иткәннәр. Өлкәннәрнең күбесе тигез картаюны бәхет дип санаганын беләм. Түбән Чаллы авылында туып үскән Гыйная апа белән Нәгыймулла абыйга да шулай насыйп булган.

- Акыллы булды Нәгыймулла, кул күтәрмәде, дөрес, шофер кеше өйдә сирәк була, гел күрешеп тормагач, бер-беребездән туймаганбыз инде, - дип, көлемсери Гыйная әби Хәлиуллина, ул чакларда бөтен өй эшенең үз җилкәсендә булуына басым ясап. - Ә табак-савыт шалтырауга килгәндә, Нәгыймулла абыең бер сүз әйтсә, мин икене әйттем дә, шуннан татулана идек, - дип, темага нокта да куеп өлгерде. Нәгыймулла абыйның шоферлык стажы армиядән үк башланган.

1943 елның ноябрендә, армиягә алынгач, Ерак Көнчыгышка эләгеп, алдан сапер, аннары шофер булып, башта рота командирын, соңыннан мастерской начальнигын йөрткән. Гомерлек яры - Гыйная апа белән 50нче елның апрелендә - хезмәтен тутырып, туган авылына кайтканда көймәдә күрешкәннәр. Зәй суы аша биштәрләп печән алып кайткан чагы була Гыйная апаның. Ике ел очрашып йөргәннән соң кавышканнар. Әтисе Нурыйны алып киткәч, әнисе Гөлҗиһан белән подвалда яшәгән көннәрен бәгыре өзгәләнеп искә ала Гиная апа:

- Морҗага тикле сүтеп алып китеп, беренче безне таладылар авылда, кулак балалары дип, бик нык кыерсыттылар, 1945 елны (50 яшендә) суга батып үлгән әнием әле дә күз алдымда. Ул үлгәч, энем Шәяхмәт һәм сеңлем Кифая белән җир астында яшәргә курыктык, авырлыктан сыгылып елаган чакларым күп булды, ә әтиебезне соңыннан үгез сөзеп үтергәнлеге ачыкланды, - ди, күп хәсрәтләрне күргән нык ихтыярлы авыл карчыгы. Абыйлары Хаҗиәхмәт белән Хуҗиәхмәт тә сугыш кырында ятып калган. 1952 елны, Гыйная апа кияүгә киткәндә, Шәяхмәтне армиягә озаталар, ә сеңлесе Кифая Нәгыймулла абыйның туганы Мәхмүзәттидә кала. 1958 елда Хәлиуллиннар бик авырлык белән генә үзләренә өй җиткереп керә. Ул вакытта, өч яшь ярымлык уллары Әнәс егылып имгәнгәч, аны 4 елга якын Казанда дәваларга туры килә. Тик, бала барыбер йөри алмый, авып китә. Әле бит кызлары Әминә белән кечкенә уллары Мансурлары да бар. Көн дә мунчага җылы биреп, төшендә өйрәткән догаларны укып, Гыйная апа Әнәсенә өч ай дәвамында массаж ясый. Үзе әйтүенчә, төшендә дога гына түгел, ә сынган, тайган җирләрне дә утыртырга өйрәткәннәр. Бу эшләрне башкару өчен кул көче дә кирәктер бит дип, сораулы күзләрем белән Гыйная әбигә төбәләм. Ә ул исә, «көч кулланып, ордым-бәрдем эшләнә торган эш түгел ул, җаныкаем, ипләп, җаен белеп кенә башкарыла» дип, дәвам итә. Мине Нәгыймулла абыйның язмышыннан бигрәк (аның исән-сау икәнен беләм), ятим калган Шәяхмәт абый белән Кифая апалар язмышы кызыксындырды.

Баксаң, Шәяхмәт абый Ташкентта, лаеклы ялга чыккач, мәрхүм булган, ә Кифая апа Тукай районында ире Закирҗан абый белән гомер кичерәләр икән. «Тиздән сеңлемнең 80 яшьлек юбилеена барырга әзерләнәбез, бу ике туганым белән бик якын итешеп яшәдек», - диде әби. Сөйләшүебез барышында Закирҗан абый белән танылган җырчы Илһам ага Шакировның аналары бертуган икәнен дә белдем. Яшьли бик күп күз яшьләре түгү сәбәплеме, Гиная апаның күзенә ике тапкыр операция ясатырга туры килгөн. Соңгысын үткән ел ахырында гына кичергән ул. Шул рәвешле 60 ел гомер шатлык-сагышлары белән үтеп тә киткән. Гомеренең 40 елын шофер булып эшләгән Нәгыймулла абыйга техникадан аерылу бик авыр булган. Бу хакта сүз каткач: «Олы юлдан машина узып киткән саен йөрәгем өзгәләнә», - ди ул. Тигез картлык кичерүче Хәлиуллиннарның өч баласы да югары белемле. Кызлары Әминә Гарипова (өлкәннәр үзләре, ул булмаса без исән булыр идекме икән, диләр) - Чапчак дәваханәсендә өлкән табибә, уллары Әнәс Казанда, ә Мансурлары Каенлы авылында гомер итә икән.

- Балаларыбызга, 11 оныгыбызга, торыкларыбызга бездән хәер-дога ирешсен дигән теләктә яшәп ятабыз инде бүгенге көндә, Ходай хәсрәтләр генә бирмәсен, - диләр бер-берсен хөрмәт итеп алты дистә гомер кичерүче бабай белән әби. Әйе, андыйларга сокланырлык шул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: