Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

«Өлкән яшьтәге кеше өчен гаилә»

Өлкән яшьтәге кеше ялгыз калса, аңа яшәү кыенлаша һәм ул үзен якын иткән кешенең ярдәменә мохтаҗ була. Ә якын кешесе янәшәсендә, нинди генә яшьтә булса да, аңа яшәве жинелрәк.

Шуны исәпкә алып, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты тәкъдим ителгән. Бу проект 2017 елның гыйнварында гамәлгә кергән. Шулай итеп, өлкән яшьтәге кешеләр өчен яна гаилә табу мөмкинлеге тудырылды. Бу гаиләдә ул үзен аңлауларын, вакытында ашатуларын, авырган чакта ярдәм итүләрен тоеп яшәргә хаклы. Мондый шартларда ул үзен ялгыз итеп хис итми, үзендә яшәргә көч табачак. 
Тәрбиягә алган кеше белән тәрбияләнүче бер гаилә булып яшәргә, хужалык мәсьәләләрен бергә кабул итәргә тиеш. Проект шартлары буенча тәрбиягә алучыга да таләплар бар: якын туганнарына мондый мөмкинлек бирелми, ир кеше – 60, хатын кыз 55 яшьтән өлкән булмаска тиеш, тәрбиягә алган кешене үз йортына алып кайту зарур. 
Торак мәйданы шәһәрдә гаиләнең бер әгъзасына – 15 кв.м, Кама аланы һәм Прости авылында – 18 кв.м, Сухрауда – 16кв.м, калган торак пунктларда 21,2 кв.м булуы шарт.
Өлкән кешене тәрбиягә алу зур жаваплылык икәнен анларга кирәк, чөнки гаиләгә житди бурыч йөкләнә. Иң мөһиме – гаиләдә яшәүчеләрнең барысына да уңайлы булсын. Алар белән психолог эшләячәк. 
Тәрбиягә алынган кешегә яшәү шартларын булдыру, гаилә әгъзаларының  барысының да риза булуы мөһим. Алар социаль хезмәт белгечләре белән аралашып торачак.
Тәрбиягә алынган кеше үзенең бар булган мөлкәтенә үзе хужа булып кала, тәрбиягә алучылар аңа катнаша алмый. 
Шул ук вакытта ул пенсиясенең 75 процентын тәрбиягә алган кешегә биреп барачак. Хөкүмәттән дә ярдәм каралган: сәламәт булган пенсионер яки 3 группа инвалид өчен – 4 000 сум, 2 группа инвалид өчен – 6000  сум, 1 группага – 8000 мең сум түләнәчәк. 
Һәр килешү очрагы аерым каралачак.
Тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләр Кайманов урамы 16а йортта урнашкан «Милосердие» үзәгенә килә алалар. Телефоны: 43-50-98. 
Ләйлә ӘХМӘДИШИНА, «Милосердие» социаль үзәге. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев