Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

«Дөрес юлда булуымны аңладым»

«Ата-бабалы кеше – тамырлы имән» ди халык. Менә шәһәребездә гомер итүче Гыйлаҗевлар гаиләсе дә шулай саный. Гүзәл һәм ире, балалары, туганнары белән Алабугада узган конкурста катнашып республика күләмендә өченче урын алганнар.

Гүзәл ханым 27 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Нәселе турында мәгълүматны аның Азнакайда яшәүче апасы җыя башлаган, шәһәрдәшебез эшен дәвам иткән. Бүгенге көндә барлыгы тугыз буын турында билгеле.
– Нәселем белән горурланам, аның тамырлары Мөслим якларына тоташа. Ба-бам Фазлыймөхәммәтне дә хәтерлим. Ул бик матур җырлый иде. Гомумән, без җырчылар һәм гармунчылар нәселеннән, – дип сөйли Гүзәл Гыйлаҗева. 
Нәсел агачын альбомда да ясый, фанерадан да кисеп куялар. Соңгысы бик үзенчәлекле. Кәүсәдә – нәселне дәвам итүчеләр, ботаклары – балалар, алмалар исә – оныклар. Барлыгы 200гә якын исемгә урын табыла. Баба-ларының дин тотуы турында аларның исемнәре сөйли: Таҗимөхәммәт, Гайнемөхәммәт,  Хөснемөхәммәт, Нуримөхәммәт, Әбелкасыйм, Фазлыймөхәммәт...
«Без тарихта эзлебез» конкурсы турында белгәч, Гүзәл катнашырга теләк белдергән. Кызыл Чишмәнең «Мирас» мәдәният йортында   шәһәркүләм фестивальдә катнашып җиңгәннәр һәм республикага узганнар. Машина һәм автобус белән Алабугага барганнар. Икенче этапта инде гаиләсе генә түгел, сеңлесе, әнисе, туганнары, бакчадан ярдәмчеләр катнашкан.
– Башта өстәл корып, безнең гаиләдә нәселдән нәселгә күчкән ризыклар куеп, жюри әгъзаларын сыйладык. Аннары сәхнәдә сәләтләребезне күр-сәттек, нәселебез турында сөйләдек. Нәсел агачыбызга сокландылар, андыйлар башка булмады. Ләкин анда бик көчле командалар җыелган иде, – ди Гүзәл ханым. 
Нәтиҗәдә, 1 нче урынны – Актаныш, 2 нче урынны Алабуга алган, түбәнкамалылар да сынатмаганнар, «бронза»га лаек булганнар. Гүзәл ханым әйтүенчә, бу конкурста катнашу аңа күп нәрсә биргән. Беренчедән, ул үзен дөрес юлда булуын аңлаган. Кешеләрнең үз тарихына мөнәсәбәтләрен ба-лалары да күргән. Матурлыкны күрә белгән кешеләр начар юлдан китмәсләр, дип ышана түбәнкамалы. Инде киләчәктә ире ягыннан нәсел агачын төзү эшенә алынырга ниятли.

Гүзәлия Гыйлаҗева үзенең нәсел агачы янында. /Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X