Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Йорт-җире булса...

Валя исемле танышым (исемен үзгәрттем) Түбән Камадагы квартирын сатты. Кызы белән Казанга күченделәр. Озак яши алмады, кайтты. Монда карт әнисе янында яши башлады. Эте, ике-өч песие бар. Тыныша алмадылар, Валя кешегә акча түләп, фатирдаш булып яши. Хуҗалары квартирны сатып җибәрсә, икенчесенә күченә. Күңеле чиста, кешеләргә яхшылык кына эшләүче бу рус...

Валя исемле танышым (исемен үзгәрттем) Түбән Камадагы квартирын сатты. Кызы белән Казанга күченделәр. Озак яши алмады, кайтты. Монда карт әнисе янында яши башлады. Эте, ике-өч песие бар. Тыныша алмадылар, Валя кешегә акча түләп, фатирдаш булып яши. Хуҗалары квартирны сатып җибәрсә, икенчесенә күченә.
Күңеле чиста, кешеләргә яхшылык кына эшләүче бу рус хатыны хуҗалары ташлаган эт-мәчеләрне дә ветеринарларга алып бара, ашатып йөри. Очны-очка ялгар һәм шул җан ияләренә дә булышыр өчен, пенсиягә чыкканчы, икешәр-өчәр җирдә идән дә юды. Үзе эштән бер дә курыкмый. Тик аңа Ходай хатын-кыз бәхете генә бирмәгән.
Әгәр дә торыр җире булган ир-ат очраса, авыл җиренә китәргә дә риза ул. Ничә еллар буе үз тиңен очратудан өмет өзмәгән Валяга, бәлки, яхшы ир туры килер? Кешенең тормышында бәхетле көннәр дә булырга ти-ештер бит ул?!
Ләйсирә ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X