Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

«Үз әбиемне хәтерләтә» дип, бүләкләр җибәрәләр

Соңгы елларда блогерлык белән шөгыльләнү модага кереп китте. Бер яктан, бик җиңел эш кебек бу: телефоныңны тотып йөрисең дә, үзеңнең һәр адымыңны төшереп, социаль челтәрләргә куеп барасың. Ләкин үз аудиторияңне булдыру, кешеләрне җәлеп итү өчен шактый тырышырга кирәк. Аккаунт үзгә, кызыклы булырга тиеш. Шушы көннәрдә Түбән Каманың иң өлкән блогерларының берсе булган 86 яшьлек Фәния апа – nenei_tatar белән очраштым.

Әрнеп, төннәр буе йокламый

Блогерлар шәһәрдә генә түгел, авылларда да бар. Кемдер бакчасын көн дә төшерә, кемдер ашарга пешерә, ә кемдер төрле кызыклы хәлләр турында сөйләп җәлеп итә. Мәктәп укучылары да, урта буын да, хәтта өлкән яшьтәгеләр дә шул казанда кайный...

Фәния апа тумышы белән Башкортстандагы Яңавыл районының Кызыл Яр авылыннан. Әнинең әнисен анда – «нәнәй», ә әтинең әтисен «картый» дип йөртәләр.

– Михнәтләрне күп күрдем. Әти сугышка киткәндә, әни биш бала белән калды: иң олы апага – 14 яшь, иң кече энемә 9 ай гына. Картый да бар. Авыл рәисенең балалары юк, алар әнидән мине бирүен сорадылар. «Бирер балам юк, үлсәк, барыбыз бергә кочаклашып үләрбез, диде әни», - дип искә ала Фәния апа.

7 яше тулгач, 12 яшьлек абыйсы белән көн саен көтү көткәнен дә, кычыткан ашы тәмен дә, әнисе түләгән салымнарны, бәйләгән «өч бармаклы» (солдатларга мылтыктан ату өчен) бияләйләрне бик яхшы хәтерли ул. Барысы да ташка язган күк, күңелендә уелып калган. Әле хәзер дә төннәрен шуларны уйлап, әрнеп, йоклый алмый икән. Әтисе сугыштан хатлар язып торган. Ул да, әнисе дә хат язганда, җыр өстәп куя торган булганнар. Шуларның кайберләрен «нәнәй» әле дә хәтерли.

– Әни үзе язганнарын картыйга укый иде:

«Иртән торып тышка чыксам,

Ай тора каршымда.

Айга сөйлим серемне,

Ай сөйләр барысын да.

Иртән торып тышка чыксам,

Мәчет башы ай гына.

Җирләргә ятып елыймын

Башымдагы кайгыга».

Әти язган җавапны укыгач, картый белән кочаклашып елыйлар иде:

«Ашъяулыгым кыйгач-кыйгач,

Өстәлем кыек булгач.

Сез сагынмый торгансыздыр,

Барыгыз бергә булгач».

Кызганычка, Фәния апаның әтисе сугыш кырларында ятып кала. Кая икәнен нәнәй белми, чөнки үле хәбәре килгәч, әнисе: «Үзе кайтмагач, кәгазе нәрсәгә кирәк?» – дип, кайгы хатын барып алмый.

«Икесендә дә урладылар»

– Ике тапкыр тормышка чыктым, кызым, ләкин икесендә дә үзем теләп бармадым. Урладылар мине. Беренчесендә – әле яшь чагым, фермада эшлим. Ул егет артымнан йөрде, ләкин аны сөймәдем, гел кудым. Урлаганда кычкырганымны, ярдәм соравымны ишетеп тордылар, ләкин ярдәмгә килүче булмады, – дип дәвам итә нәнәй.

Кайтып китәр иде, авыл халкы әллә ни әйтер, хурлыгы ни тора?.. Эштән кайткач, өйгә керергә теләмичә, капка төбендә басып тора. Нәтиҗәдә, җиде айдан дүрт айлык авыры белән өенә кайта. Туган кызчыкка Зәбидә дип исем кушалар. Фәния апа җиде ел буе беркая чыкмый. Эшкә бара да өйгә кайта.

Авылны бетерәбез дигәч, «Леспромхоз»га күченә. Уңган, тырыш, тыйнак хатынга башкалар я үз улларын, я абыйларын димли башлыйлар. Тик Фәния апа барысын да кире кага. Рәис исемле егет тә артыннан йөри, тик яшь хатын үзенә игътибар итмәгәч, алдап, урлый.

Бу ир белән Фәния апа 43 ел яши. Аннан кызы Светлана туа. Ике генә кызы туса да, оныклар һәм оныкчыклар саны тугызга җиткән инде, шуңа күрә нәнәй үзен бик бай һәм бәхетле дип саный. 1972 елда гаилә Түбән Камага күченә. Фәния апа, башта төзелештә, аннары шин заводында эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга.

Оныгы ярдәме белән блогер була

Фәния нәнәйнең оныгы Альбинаның Инстаграмда язылучылар саны 17 меңгә җитә язган. Ул еш кына нәнәйне дә төшереп куя торган була. Җор телле әбекәйне бик күп кеше тиз арда яратып өлгерә һәм Альбинадан аның өчен аерым аккаунт ясавын үтенәләр. Оныгы Фәния ападан башта рөхсәт сораган, аннары Инстаграмда яңа блогер – nenei_tatar барлыкка килә.

Фәния апа 86 яшендә булгач, Инстаграмны телевидение, дип аңлый һәм блогерлыкны, видеога төшереп, телевизордан күрсәтү дип уйлый. Бүгенге заман телефоннарын да ул телевизор дип кабул итә. Альбина аның көндәлек тормышын гына төшереп, челтәргә урнаштыра: я кибеткә баралар, я пилмән ясыйлар, я бакчада эшлиләр. Ләкин шунысы да җитә, чөнки һәр фото, видео йөзләгән «лайк» яки күп кенә шәрехнамә җыя. Май аенда барлыкка килгән аккаунтка 1700 ләп кеше язылган. Альбина артыннан язылучылар, «бик яраттым», «үз әбиемне хәтерләтә», «сокланам бу әбигә» дия-дия, нәнәйгә бүләкләр дә – җимешләрдән бәйләм, тәм-томнар, намазлык биреп җибәрә.

– Тормыштан зарланучыларны аңламыйм. Көн саен шөкер итеп яшим. Ашарга-эчәргә бар, авыз тутырып ипекәйләр ашыйбыз, кибеткә керсәң, оҗмах ризыклары тулган, утын-су китерәсе юк. Балаларыма да йөк түгелмен, үз-үземне карый алам әле. Яшәве бигрәк рәхәт! – ди нәнәй.

Үзе әйтүенчә, намаз укыганда да, иртән торганда да, йокларга ятканда да, бөтен кешеләргә иң изге теләкләр тели, шөкер итә... Мин дә бу искиткеч әбидән тәэсирләнеп, аның өчен шатланып кайттым. Кемдер «өлкән яшьтә нинди блогерлык инде ул?» дияр. Тик Фәния нәнәй тормыштан тәм табу, азга гына да куана белү, хәтта беркатлылыгы белән күпме кешене сокландыра! Димәк, аның да кирәге бар бу челтәрләрдә, ул да оныгы ярдәме белән булса да, «блогер» дип аталырга хаклы, дип уйлыйм.

Фәния нәнәй турында кызыклы фактлар:

 – Иң яраткан ризыгы – ипи. Ул карбыз, банан, торт, хәтта печеньены да ипи белән ашый.

 – Иң яратмаган ризыгы – гөмбә, балык, эчәк һәм баш ите.

 – Ялкау, читкә йөргән һәм алдашкан кешеләрне җене сөйми.

– «Фирменный» ризыгы – пилмән. Бик тәмле һәм оста итеп ясый.

 – Авылларында мәктәп булган, ләкин соңрак аны бетереп, күрше авылда гына калган. Шулай итеп, кыз укырга керә алмаган. Нәнәй бүген дә укый һәм яза белми.

 – Фотога төшкәндә, суламый.

Фото: шөхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев