Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Юбилейлы сабый да бар

ЗАГС идарәсендә Түбән Каманың 55 еллыгына багышлап чаралар уздыруга старт бирелде.

15 гыйнварда Никахлашу сараенда быел иң беренче пар гаилә корган. 22 яшьлек түбән-камалылар Рәмзил Газизов һәм Айсылу Раимова максатчан һәм эш сөюче гаилә үрнәге булып тора. Кияү кеше – «Стройсервис» ҖЧҖндә, ә кәләш «ТАИФ-НК» АҖндә хезмәт куя. Яшьләрне ЗАГС идарәсе начальнигы Бэлла Махотина үзе котлаган һәм ЗАГС идарәсенең юбилей сертификатын тапшырган.
Быел беренче сабый 1 гыйнварда 14.48 сәгатьтә дөньяга аваз салган. Алинә (кызчыкка шундый исем биргәннәр) Нина һәм Реган Зөлкарнаевлар гаиләсендә туган. Алар Алабуга шәһәрендә яши.
2021 елда туган беренче якташыбыз Алиса исемле. Әти-әниләре – Дарья һәм Данил Андрияновлар. Елның беренче көнендә Түбән Камада барлыгы биш сабый туган.
55 нче «юбилейлы» сабый 9 гыйнварда Наталья һәм Вениамин Плотниковлар гаиләсендә дөньяга килгән. Алтынчы кызларына әти-әнисе Наталия дип исем кушканнар. Бу гаилә шәһәрдә күпләргә таныш. Наталья һәм Вениамин кызлары белән шәһәркүләм чараларда, конкурсларда катнаша, иҗат белән шөгыльләнә. Әти кеше «КамаТрансСервис» предприятиесендә – йөртүче, әниләре исә «Нефтехим-Медиа»да басма мәгълүмат чаралары редакторы вазыйфаларын башкара.

Фото: ЗАГС идарәсе сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев