Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

«Йөрәгең түзмәячәк — баладан котылуга үләчәксең...»

25 яшьлек Лизаның һәм аның вакытыннан алда туган нарасыеның үлеме турындагы хәбәр бу яшь хатынның гаиләсен белгән һәркемне тетрәндерде. Әле генә кызларын соңгы юлга озаткан ата-ана берничә көннән оныкларын да җирләде... Табиблар һәрвакыт кисәтеп килгән - тумыштан сирәк очрый торган йөрәк чирле Лизага бала табарга ярамый, юкса, ахыры аянычлы тәмамланачак....

25 яшьлек Лизаның һәм аның вакытыннан алда туган нарасыеның үлеме турындагы хәбәр бу яшь хатынның гаиләсен белгән һәркемне тетрәндерде. Әле генә кызларын соңгы юлга озаткан ата-ана берничә көннән оныкларын да җирләде...
Табиблар һәрвакыт кисәтеп килгән - тумыштан сирәк очрый торган йөрәк чирле Лизага бала табарга ярамый, юкса, ахыры аянычлы тәмамланачак. Әмма аның ана булу теләге шулкадәр көчле була, башкалардан яшереп, ул йөккә уза. Хатын-кызлар консультациясендә эшләүче табибларга да авыруы турында әйтеп тормый, тегеләре исә көмәнле хатынның документларын игътибар белән тикшерүне кирәксенмиләр. Ләкин берничә айдан Лизаның хәле начарая башлый. Дәваханәгә килеп эләккәч, авыруы көчле булуга карамастан, бала табарга карар кылган яшь хатынны аборт ясарга күндермәкче булалар, әмма ул табибларның үгетләүләренә колак салмый.
Иренең, әти-әнисенең Лиза белән сөйләшүләре дә нәтиҗәсез кала - булачак әни карынындагы сабыен төшертү турында ишетергә дә теләми. Ак халатлылар, бертуктаусыз, «йөрәгең түзмиячәк - баладан котылуга үләчәксең», дип кисәтеп килсәләр дә, үзсүзле Лиза туачак сабыеннан баш тартырга җыенмый, бәхетле ана буласына чын күңелдән ышана.
Өстәвенә, интернет аша танышкан үзе кебек авыру хатын-кызларның: «Табибларны тыңлама, без балалар таба алдык бит», - дип киңәш биреп ятулары да утка ялкын гына өсти, күрәсең. Туганнары сүзенә караганда, илнең төрле төбәкләрендәге, диагнозлары үзенеке белән бертөсле булган хатыннар белән һәрдаим аралашып тора.
Ахыр чиктә, аны һәм гаиләсен бихисап кәгазьгә кул куярга мәҗбүр итәләр. Хәер, Лизаның әти-әнисе дә, кыз үзе дә 25 ел вакыт эчендә иксез-чиксез документларга имза сырларга ияләшеп беткән булалар. Тумыштан йөрәге авыру кызга берничә операция кичерергә туры килә, ә әнисе белән әтисе, Лизалары пычак астына яткан саен, аның белән мәңгегә саубуллашырга тиеш булалар... «Чираттагы операциягә ризалашкан саен, табиблар безгә «балагыз үләчәк», дип әйтеп килделәр, әмма ул безне шатландырып яши бирде, буйга җитте, яраткан кешесенә кияүгә чыкты...» дип сөйләде йөрәк җимешен югалткан ана, кызы белән саубуллашырга килгәч.
Лизаның хәле кинәт начарлангач, әле генә алтынчы аен тутырган баланы ана карыныннан ярып алырга мәҗбүр булганнар. Табиблар фаразлаганча, яшь хатынның организмы бала күтәрү һәм табу кебек катлаулы процедураны тиешенчә башкарып чыга алмый - өч көннән Лиза үлә. Кадерлеләрен соңгы юлга озаткан туганнарының кайнар күз яшьләре кибеп тә өлгерми, Казаннан тагын бер кайгылы хәбәр килеп төшә - Лиза белән Маратның мәхәббәт җимеше, ана булу бәхетен тою бәрабәренә, үз гомерен кызганмаган бичара хатынның җан кисәге дә гүр иясе була... Табиблар сабыйның гомерен саклап кала алмыйлар. Шушы аянычлы вакыйгага берничә көн кала, республикабызда шундый ук йөрәк чирле тагын бер яшь хатын бала тапканда вафат булган, дип сөйләделәр. Ул да, Лиза кебек үзсүзле, үҗәт, теләгәненә ирешмичә тукталмый торганнардан булгандыр, мөгаен.
Аянычлы үлем. Ата-анасын кара хәсрәткә салганчы, берәр ятимне асрамага алып, шуны үз нарасыйларыдай күреп үстерсәләр, хәерлерәк булыр иде, бәлки?..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X