Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Татарча өйрәтәчәкмен

Без - дини гаилә. Ике кызыбыз гимназиядә белем ала, ә бер улыбыз белән төпчек кызыбыз балалар бакчасына йөри. Ничектер шулай килеп чыкты, өйдә мин алар белән гел рус телендә генә сөйләштем. Аларга татарча сорау бирсәм дә, ни кызганыч, җаваплары гел рус телендә. Дөньяга аваз салуга ук, күкрәгемә кысып, Аллаһы Тәгаләдән...

Без - дини гаилә. Ике кызыбыз гимназиядә белем ала, ә бер улыбыз белән төпчек кызыбыз балалар бакчасына йөри. Ничектер шулай килеп чыкты, өйдә мин алар белән гел рус телендә генә сөйләштем.
 
Аларга татарча сорау бирсәм дә, ни кызганыч, җаваплары гел рус телендә. Дөньяга аваз салуга ук, күкрәгемә кысып, Аллаһы Тәгаләдән үземә дә, сабыйларыма да хәерле гомерләр сораган, хәләл сөтемне имезеп үстергән ана буларак, балаларым үз туган телләрен белмәсен инде! Башыма шундый уй килүгә, йөрәгем кысылып куйды. Кызларымны һәм улымны кочагыма алдым да, шушы көнгә кадәр алар белән рус телендә генә сөйләшкәнем өчен гафу үтендем. Шушы мизгелдән, шушы көннән башлап, барыбызның да үз ана телебез булган татар телендә генә сөйләшергә тиешлеген аңлаттым. Минем сүзгә риза булуларын алар татарча әйттеләр. Сөйләшкәндә үзләре әйтергә теләгәнне татар сүзләре белән аңлата алмасалар, һәрвакыт ярдәм итәргә сүз бирдем.
 
Хәзерге вакытта мин балаларыма татар мультфильмнары күрсәтергә, йокыга китәр алдыннан татар телендә әкиятләр сөйләргә тырышам. Киләчәккә өмет белән карап, үсеп килүче буын белән татар телендә сөйләшергә омтылсак кына, татарлар булып кала алырбыз. Безгә үз ана телебез кадерле һәм аны үзебезнең дә белүебез, балаларыбызга да өйрәтүебез мөһим. Аллаһы боерса, мин хәзер инде моны бер генә минутка да исемнән чыгармаячакмын.
 
Кеше өйрәтергә тотынган бу дип, ялгыш фикер тумасын, әмма үзем шикелле үк дин юлында булган яшьтәшләремә әйтер сүзем бар. Үзегез татар була торып, нәни кызларыгыз һәм улларыгызның «мама», «папа» дип, русча эндәшүләре җаныгызны борчымыймы? Әллә сез үзегез дә татарыбызның «әтием», «әни-ем» дигән күңелгә якын сүзләрен белмисезме? Ни аяныч!
 
Шагыйребез Габдулла Тукай «И туган тел, и матур тел, әткәм, әнкәм теле...» дип, ничек матур итеп язган. Туган телебез - халкыбызның, димәк, һәркайсыбызның үз кыйммәтен мәңге җуймас рухи байлыгы. Шунлыктан, мәчетләргә йөрүче яшьтәшләремне, очрашканда, үзара туган телебездә сөйләшергә өндим! Туган телебезне белсәк, башка төрки телле халыклар белән дә җиңел аңлашырбыз.
Эльмира ВАФИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев