Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Сыгылганда да сынмаган

Тәслимә Шәкүрова авыл мәктәбен тәмамлагач, фермада өч ел сыер савучы булып эшли. Аннары яңа гына төзелә башлаган Түбән Камага килеп, шин заводына эшкә урнаша. Аның шәһәрдәге тормышы әнә шулай башланган.

Покрышкалар җыеп эшләүче яшьләрне завод ике елга Ярославль шәһәренә җибәрә. Алар арасында Тәслимә дә була. Кыз чит шәһәрдә Саша исемле украин егете белән танышып, аңа кияүгә чыга. Кызлары Лилия туа. Ике елдан яшь гаилә Түбән Камага кайта һәм ирле-хатынлы шин заводында эшли башлыйлар. Матур гына яшәгәндә, Александрның әти-әниләре авырып китү сәбәпле, аларга ярдәм кирәк булуы турында хәбәр килеп төшә. Ир гаиләсен калдырып, туган ягына кайтып китә. Тәслимә китә алмый, чөнки әтисе үлеп, әнисе ялгыз яшәп кала. Ир белән хатын хәбәрләшеп торсалар да, ерак ара үзен сиздерә, алар кабат кавышмыйлар.
Заводта бер сменада эшләүче Рафаэль Тәслимәне озатып йөри башлый. Үзеннән сигез яшькә кече егетне хатын башта кабул итми. Ләкин ул чигенергә уйламый, сүзендә нык тора һәм алар гаилә коралар. Рафаэль уртак бала – малай тууын тели. Ләкин көтмәгәндә-уйламаганда язмыш икенче борылыш ала. Рафаэль балалы хатын белән чуалып йөри башлап, үз баласы туганчы ук, йорттан чыгып та китә.
Тәслимә 42 яшендә малай таба. Ләкин сабыйны бала тудыру йортыннан кайчандыр аның дөньяга килүен теләгән әтисе түгел, ә Асия әбисе килеп ала. Тәслимә көннәр буе заводта эшли. Әнисен карый, кызы Лилияне, улы Ринатны тәрбияләп үстерә. Барысына да җитешергә тырыша, бакчасында үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрне ел буена җитәрлек итеп әзерли.
Тәслимә заводта 38 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Бергә эшләгән хезмәттәшләре белән хәзер дә аралашып яши. Ел саен апрель аенда заводта уздырыла торган кул эшләре күргәзмәләрендә катнашып, беренче урын яулый. Ә көзен Кызыл Чишмә бистәсендә «Берегиня» клубы уздырган «Көзге уңыш» бәйрәменә үз бакчасы җимешләрен алып килә.
Тормыш үз җае белән барганда, Рафаэльдән хәбәр килә. Аның Тәслимәне күреп, сөйләшәсе килә икән. «Кеше бәхетен җимереп, үз бәхетеңне корып булмый», дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул. Ирнең язмышы туры юлдан гына бармаган. Тормышын җимереп, гаиләсеннән тартып алган хатын сөйрәлеп йөрүен ташламаган. Ияреп килгән кызы да әнисе юлыннан киткән. Йортта тәртип урнаштырырга тырышып, аларга кисәтү ясап торган Рафаэльдән ничек котылырга
белмәгәннәр. Хатынның 12 яшьлек кызы «мине үги әти көчләде», дип полициягә гариза язгач, ирне 8 елга төрмәгә утыртып куйганнар. Кайткач, ул айлар буе диспансерда туберкулез авыруыннан дәваланган. Соңгы елда аның ашказанында яман шеш тапканнар. Сеңлесе тәрбиясенә калган ирнең киң күңелле, сабыр Тәслимәне күрәсе килүе сүзсез дә аңлашыладыр.
Тәслимә һәм Ринат юлга чыгалар. Шулай
итеп 27 яшьлек Ринат кайчандыр үзенең дөньяга аваз салуын теләгән адәм белән беренче тапкыр очраша. Рафаэль күз яшьләрен тыя алмыйча,
улыннан гафу үтенә. Шул көнне генә булса да, ул үзен бәхетле итеп саный. Чөнки аның сау-сәламәт улы – дәвамчысы бар бит.
Ә Тәслимә язмышына рәхмәтле. Гомер көзенә кергәндә аны кадер-хөрмәттә яшәтүче акыллы улы белән килене бар. Килене Регина
бик тәртипле кыз булып чыга. «Әни» дип кенә тора, менә биш ел инде тату гаилә булып бер фатирда яшиләр. Гаиләдәгеләр иртән торып эшкә киткәч, дүрт яшьлек кызлары Рәминәне бакчага илтә. Тәслимә сабыйны
кичен үзе алып кайткач, балаларын
көтә-көтә, кичке аш әзерли. Ял көннәрендә Лилиянең ике кызы әбиләренә кунакка киләләр. Олыны – олы, кечене – кече итеп яши белүче бу тату гаиләнең киләчәге дә матур булсын иде, дип телисем килә.

Земфира Гарифуллина
Фото шәхси архивтан.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев