Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Сайлап алган язмышмы?..

Румия – медицина академиясенең соңгы курсында укучы, бүген-иртәгә кулына диплом алачак табиб. Төрле дәваханәләрдә, хастаханәләрдә практика үткәндә нинди генә язмышлы кешеләр очратырга туры килми аңа! Балаларына кирәк булмаган әби-бабайлар, терелергә өмете булмаган, ләкин яшәү теләге сүнмәгән авырулар...

Шулар арасында иң күңелне борчыган категория – наркоманнар һәм эчкечеләр. Наркоманнар арасында өлкәннәр юк. Чөнки алар озак яши алмый. Моны аңларга да була – кеше организмы төрле агуларга күпме түзә алсын?! Акчалары җитми башлагач, ниләр генә кадамый, ниләр генә кулланмый алар! Ә «ломка» вакытында карарга да куркыныч.
Шундый кешеләрнең берничәсе тарихына гына күз салыйк әле. Ни өчен тайгак юлга басуларын аңлый алырсызмы икән?.. Румия һич тә аңлый алмый: кызганыч булса да, берничек тә ярдәм итеп булмый шул. Котылырга теләкләре дә, өметләре дә юк.
... Менә Володя атлы бер егет. Алда аны ни көтә – билгесез...  Аңа  хәзер 28 яшь. Армиядә хезмәт иткәндә, иптәшләренә ияреп, беренче мәртәбә җилем иснәп караган булган.  Башта –шаярып, соңрак –чынлап. Җилемнән үлән тартуга, аннары җитди наркотикларга күчкән. Акча каян ала, билгесез. Хәзер ул  – стажлы наркоман. 
Ә Оля сабый гына әле. Кешегә әйтсәң, ышанмаслар – аңа бары тик унбиш яшь. Тик йөзенә карасаң, иң кимендә кырыкны бирәсең. Әтисе аталык хокукыннан мәхрүм ителгән, әнисе – наркоман, күптән җир куенында инде. Ни әйтәсең, Оляның да сукмагы туры шунда илтә. Ярты юлны инде узган. Гомеренең көзенә якынлаша. Иң гади сүзтезмәне дә аңлатып бирә алмый. Әйтик, «алтын куллы кеше нинди була ул» дип сорасаң, җавап бирә алмый. Ә көнгә күпме спиртлы эчемлек эчкәнен бик яхшы хәтерли, көнгә – бер шешә. Наркотикларны да күптән куллана. Кем күпме спиртлы эчемлек эчә ала дип, марафон да оештырганнар. Җиңүче Оля бер ай буе берәр шешә аракы эчкән. Кыз урамга чыгарга курка, чөнки полицейскийлар тотып алып китәргә дә күп сорамый. «За хранение» ул инде бер мәртәбә тотылган.
Мансур да тәҗрибәле наркоман. Инде ничә ел энәдә утыруын исендә тотмый. Ул мәктән башлаган. Тартканнар, кайнатып эчкәннәр. Мәктән ничек наркотик ясаганнарын шундый тәмләп сөйли – әйтерсең, ниндидер ачыш ясаган тәҗрибәле галим. Күзләре ялтырап тора, үзе җанланып китә. Тик бу күңел күтәренкелегеннән чыгару өчен аңа бер сорау бирү җитә, аның өчен иң авыры бу. Әгәр кемдер «хатының кайда» дип сораса, ул туктап кала. Бу сорауга Мансур беркайчан да җавап бирми, бары тик үксеп елый башлый.
Һәр наркоманның үз язмышы. Бәлки кайсындыр көчләп энәгә утыртканнардыр. Тик күпчелеге – наркотиклар бәйлелегенә үз теләге белән эләккән. «Акчалары күп булганнар, бай балалары гына рәхәткә чыдый алмый» дигән сүзләр дә өлешчә генә дөрес.
Хәзер әнә балачага, газ иснәп, ата-анасын хафага сала. Ахыры ни белән бетәсен уйлап бетерергә башы җитми. Әгәр алар каршысына шул Оляларны китереп бастырсаң – ышанмаячаклар. «Мин беркайчан да аның хәленә төшмәячәкмен. Теләгән вакытта ташлый алам», – дип, үзен дә, янындагыларны да ышандырырга тырышачак. 
Әй, балалар! Үзегезнең начар гамәлләрегез белән якыннарыгыз күңеленә нинди ут салганыгызны белмисез, аңламыйсыз шул... Әгәр аңласагыз?..
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев