Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Сабый ышанычын, ихтирамын яулагыз

«Улыма дүрт яшь. Яшьтәшләренә караганда, бик оялчан. Җавап биргәндә дә, пышылдап диярлек сөйли, көлми. Аңа тормышта авыр булачак, дип куркам. Нишләргә? Ания Садыйкова»

Светлана Мажарова, психолог:
– Бала оялчан булганда, башка балалар белән танышуда кыенлык кичерә, ул еш борчыла, үз фикерен ачык аңлатып бирә алмый. Аралашу күнекмәләрен иҗат, әйтик, рәсем ясау яки театр сәнгате аша, тәрбияләргә мөмкин.
Тәрбия процессында мөстәкыйльлекне үстерү мөһим. Балада үз-үзенә ышанмау ата-ананың артык көчле күзәтчелегеннән килеп чыгарга мөмкин. Кайберләре сабыйлары үскәч тә, аның өчен бөтен нәрсәне эшлиләр. Үзе киенсен, уенчыкларын җыйсын. Киемен дә үзе сайласын, ышанычыгызны күрсәтегез.
Кайбер балалар, ата-аналары бик күпне көткәнгә, хата ясарга курка. Мондый вакытта алар «олылар хуплаган адым, эш кенә дөрес була» дигән фикер белән үсә. Ләкин олылар да хата ясый.
Ешрак бергәләп уйнагыз, балагызны уңышлары өчен мактагыз, кочакларга онытмагыз. Кибеткә барганда да сайлау мөмкинлеге бирегез. Балалар бакчасында бәйрәм иртәсенә әзерләнгәндә, балагыз шигырен башта гаилә әгъзаларына сөйләсен. Яшьтәшләре белән уйнасын. Яңа кызыклы кешеләр белән танышырга мөмкинлек бирегез. Һәм, әлбәттә, мондый баланы башкалар белән чагыштыру ярамый, юкса үзегез дә сизмәстән күңелен яраларсыз.
Бәлки, ул өметләрегезне акламагандыр, барыбер мактагыз, яратыгыз. Һәр бала гений булып тумый. Ә менә сабыегызның ышанычын, ихтирамын яулау күпкә авыррак һәм мөһимрәк. Киңәшләремә колак салсагыз, гадәттә, җиде яшьләрдә оялу юкка чыга.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев