Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Үрнәк гаилә

Гражданлык актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре Раиса һәм Николай Мерясевларны сапфир туйлары белән котлады. Аларның бергә яши башлауларына 45 ел тулды. Раиса Федоровна һәм Николай Фёдоровичка Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин исеменнән котлау хаты, мактау акты һәм Россия гражданлык актларын теркәү идарәсе органнарының 100 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды....

Гражданлык актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре Раиса һәм Николай Мерясевларны сапфир туйлары белән котлады. Аларның бергә яши башлауларына 45 ел тулды.
Раиса Федоровна һәм Николай Фёдоровичка Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин исеменнән котлау хаты, мактау акты һәм Россия гражданлык актларын теркәү идарәсе органнарының 100 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды.
Мерясевлар Түбән Кама гражданлык актларын теркәү идарәсенең Мактау китабына кертелде. Алар - тату, бәхетле, бер-берсенә таяныч булып яшәүче гаилә үрнәге. Николай Фёдорович озак еллар «Красный Ключ» кошчылык фабрикасында машина йөртүче булып эшләгән, 2003 елда «ТРның атказанган транспорт хезмәткәре» исеменә ия булган. Раиса Федоровна - Россия Федера-циясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, Түбән Кама районы үзәк дәваханәсенең кардиология бүлеге мөдире булып 28 ел хезмәт куйган. 2014 елда Россиякүләм «Ак чәчәкләр» бәйгесендә лауреат исемен алган, узган ел аңа «Эштәге батырлык өчен» медале тапшырылган. Түбән Камада сәламәтлек саклау үсешенә һәм кардиология хезмәтен оештыруга зур өлеш керткәне, актив җәмәгать эшчәнлеге алып баруы өчен Раиса Мерясева «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеменә лаек булган. Котлыйбыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев